Шушы көннәрдә Кошки районының Иске Фәйзулла авылы тарихына багышланган “Подвиг длиною в жизнь. Село Старое Фейзуллово» дип аталган яңа китап дөнья күрде. Авторы — Фәрид Шириязданов. Читать полностью
Оста куллары төймә генә төйми
13 августта Россиядә төзелеш тармагы хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтте
Төзүче һөнәре – җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берседер. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән ил, төбәк, шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Төзүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын уңайлы итә. Шушы армас-талмас уңганнар планлы төзелеш тә алып баралар, капиталь ремонт та үткәрәләр, урамнарны, ишегалларын, паркларны, юлларны төзекләндерәләр һәм салалар. Төзүчеләр тырышлыгы белән илебез көннән-көн матурлана бара. Читать полностью
Спорт тормыш сыйфатын һәм яшәү дәрәҗәсен күтәрә
Августның икенче атнасында үткәрелүче Физкультурачылар көне — профессионал спортчыларның гына түгел, ә йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә.
Шул уңайдан 30 елдан артык гомерен спортка, сәламәт тормыш рәвешенә, укучыларга физик тәрбия бирүгә багышлаган Рамил Нуретдинов белән әңгәмә корып, бу юнәлештәге үзгәрешләр һәм проблемалар турында сөйләшеп алдык.
Бер күрешү — үзе бер гомер
Камышлы районы, Иске Усман авылының Советская урамында туган-үскән авылдашларыбыз очраштылар. Читать полностью
«Ибн Фадлан» Самарада
Яңа фильм үткәннәр турында уйланырга мәҗбүр итте
Үткән ял көннәрендә Татарстанның «Без — бергә» яшьләр хәрәкәте командасы һәм Самараның «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды «ZoomCinema» кинотеатрында «Ибн Фадлан» фильмын тәкъдим иттеләр. Читать полностью
Кызылсуның басу капкасы
Ата-бабаларыбыз заманында авылга кергән-чыккан кеше басу капкасы аша үтеп йөри иде. Тар гына бүрәнә-такталардан кадаклап куелган изге капка символ гына булса да, борынгылар аны җил-давылдан, явыз җанварлардан саклый, дип ышанганнар. Читать полностью
Халкыбызның асылын ничек саклап була?
Соңгы халык санын исәпкә алуга татарлар әзерләнеп килделәр һәм бик теләп үзләрен — татар, туган теле дә татар теле дип белдерделәр. Шулай да, кызганычка, татарлар саны бик күп¬кә кимегән булып чыкты. Өстәвенә, мәк¬тәпләрдә татар телен укытуга сәгатьләр бик аз бирелә башлады, катнаш никахлар саны артканнан арта бара. Әлбәттә, бу тенденция милли җанлы халыкны бик борчый. Читать полностью
“Каракүз”гә бардык әле…
Татарстанның “кара алтын” башкаласы Әлмәттә этнофестиваль үтте
Зур максатлар куеп, алга бару өчен кеше, иң беренче чиратта, үткәнен белергә тиеш. Ә үткәнне өйрәнү үз нәселең, милләтең, туган җирең, кан-кардәшләреңнең тарихын белүдән башлана. Дөрес, бүгенге көндә интернет челтәреннән теләсә нинди милләт, нәсел-ыру турында бик күп мәгълүмат эзләп табарга була. Әмма аларның берсе дә үз күзләрең белән күрү, үз кулларың белән тотып, яшәеш рухын үз күңелең белән тоемлап карауга җитми… Читать полностью
Набрались сил и знаний / Сәламәтлек һәм белем туплап кайттылар

“Самарбикә” “Ак калфак” белән очрашты
16 июльдә Самараның “Халыклар дуслыгы” этнопаркында Самара өлкәсе татар хатын-кызлары Ульяновск оешмалары активистларын кабул иттеләр. Читать полностью
Саф күңелле пешекчеләр татлы ризык белән сыйлыйлар
22 июльдә Россиядә Сәүдә хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтте
Искиткеч тизлектә барган көндәлек тормышыбызны сәүдә үзәкләреннән, кафе-кулинарияләрдән башка күз алдына китерүе дә кыен. Арып-талып эштән кайткан кешенең кичке ашны әзерләп торырга вакыты калмый, юл уңаеннан кулинария кибетенә кереп, пилмән-кәтлит сатып ала да гаиләсен өстәл янына чакыра. Ә сатып алынган ризыкның сыйфатлы, тәмле, хәләл булу-булмавы икенче мәсьәлә инде ул.
Самараның Гагарин урамы, 115Б йорт адресы буенча урнашкан «Белоснежка» хәләл кафесын шәһәр халкы күптән инде яратып өлгерде. Читать полностью
Ил төкерсә — күл була
Самара өлкәсендә чыгып килүче бердәнбер татар газетасы басылып чыга башлауга быел 33 ел тулды. «Бердәмлек»нең финанс проблемаларын да, штаты кыскаруын да безнең укучыларыбыз яхшы белә. Шулай да газетабыз атна саен чыгып торуын дәвам итә. Тугры әбүнәчеләребездән килгән хатлар, эшебезне югары бәяләп, әйтелгән рәхмәт сүзләре безгә алга таба да тырышып эшләргә, укучыларыбызны шатландырып торырга көч бирә. Читать полностью
Авылымда бүген Сабан туе
Авылымда бүген Сабан туе,
Халкым җырлый, бүген кем көлми.
Сабан туе дәрәҗәсе булып,
Баганада сөлге җилферди. Читать полностью