Матур киләчәк сезнең кулларда

fV1wyNjhViYСамаралылар “Болгар — Туган тел” форумында булып кайттылар

Әлеге бәйрәмгә 65 ел тулса да, ул һәрвакыт яшь булып кала. «Совет яшьләре көне»н 1958 елда билгеләп үтә башлаганнар, ул июньнең соңгы якшәмбесендә уздырылган. Чөнки бу вакытта уку елы инде тәмамланган, имтиханнар тапшырылган, димәк, студентларга бераз ял итәргә дә була. 1993 елда бәйрәмне 27 июньгә күчергәннәр, ә быелдан башлап, Яшьләр көнен июньнең соңгы шимбәсендә уздыру карарын имзалаган Владимир Путин. Читать полностью

Антына тугры калган

eIBiH-MOEysКамышлыда гомер итүче Нәбиулла Харис улы Фәтхетдинов – Бөек Ватан сугышы каһарманы. Бүгенге көндә аңа 96 яшь.  1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе илебезгә бәреп кергәндә, Нәбиуллага ундүрт яшь кенә була әле. Ул, өлкәннәр белән беррәттән, колхозда эшләп йөри. Ә 1944 елда унҗиде яшь тулган егеткә повестка килә. Читать полностью

Барысы да җиңү өчен

FeFPJ2jYEhAСамара халкы махсус хәрби операция зонасында­гы якташларыбызга актив яр­дәм итә. Һәркем бул­ды­рал­ган кадәр үз өлешен кер­тергә тырыша: кемдер мас­кировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый, кемдер гуманитар ярдәм җыя, хәрбиләрнең гаиләләренә булыша.  Читать полностью

Укытучы булырга теләгән идем…

77Ga4RyZiYwТыл ветераны, милли активист Әмир Җәббаровка 21 июньдә 99 яшь тула!

Әмир ага Җәббаровны Самара татарлары арасында белмәүчеләр бик аздыр, мөгаен. Ул үзе Башкортостан якларында туып-үссә дә, инде күп еллар Самарада яши һәм үзен самаралылар исәбенә кертә. Яше олы булса да, Әмир абыебыз егетләрчә төз һәм җитез, бер намазын да калдырмый. Читать полностью

Безгә «Кыйбла» кирәк!

qHHJKouTwZMГазетабызның 27 майда басылып чыккан 21 санында Әсхәт Гайнетдиновның «Те­ләмәгән кеше сәбәп эзли» дип аталган мәкаләсе укучыларыбызны пошаманга салды. Редакциягә хатлар килә башлады. Шушы көннәрдә Елховка районы, Мулла авылында яшәүче бер төркем уку­чыларыбыз исеменнән Гөлсирә Фәхретдинова шалтыратты. Аның сөйләвенчә, Әсхәт аганың мәкаләсен укыгач, авылда «Кыйбла» кушымтасы бүтән чыкмый икән, дигән хәбәр таралган, олы яшьтәге әбүнәчеләребез моңа бик борчылалар, ди. «Бердәмлек»тә дини кушымта булмаса, газетага язылмаячакбыз дию­челәр дә булгалаган. Читать полностью

Ак сөлгеләр уйнап тора көрәшчеләр билендә

mx8pUajvuEIКамышлыда район Сабан туе гөрләп үтте

Язгы чәчүләр тәмамлангач, татар авылларында борын­гыдан килгән Сабан туйлары башлана. Менә Камышлыда да үткән атнада, төгәлрәк, 10 июньдә, бәйрәмчә киенгән халык Сабан туе кырына агылды.

Дөрес, быел бәйрәм кайгысымы инде, үткәрмәсәләр дә ярар иде, диючеләр дә аз булмады. Әмма милли бәйрәм бит, күңел ачып, бәйрәм итеп кенә йөри торган чара түгел. Ул татарларны, янәшәбездә яшәгән башка милләт кешеләрен берләштерә торган вакыйга да. Быел, мәсәлән, Сабан туенда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ярдәм җыю чарасы булган.

Читать полностью

Денис авылы Сабан туенда халык тарихларда язылган кебек ял итә / Сабан туе — дуслык туе

_d55L0lsOVY10 июньдә Шенталы районы Денис авылында милләтебезнең асылташлы мәрҗәне булып саналган Сабан туе бәйрәме үтте. Барлык уеннар, көрәш, чабыш атларын котлау, данлау, артистлар чыгышы бер мәйданда узды. Халык бер утырган җирдән бәйрәмнең бөтен ямен күрде, тойды. Сабан туе кырында  (мәйданнан читтәрәк махсус урын бар) шулай ук волейбол ярышы да үтте. Читать полностью

Кырык елдан соң очрашу

Q_QbSiyfXRgЮтазыдан Самарага сәлам

Әссәләмәгаләйкүм, Самара өлкәсендә яшәүче мөселман кардәшләребез! Сезгә Татарстанның Азнакай шәһәреннән мин, шәһәрнең «Зәңгәр мәчет» имам-хатыйбы, шәһәр советы депутаты — Нәфис Хәкимов һәм хәләл җефетем Гөлнара хат язабыз. Читать полностью

Сез иң кирәк кеше икәнсез!

VrIqqDrBG_w18 июньдә Россиядә медицина хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтә

Авыл җирендә эшләүче фельдшерлар – туганың кебек якын кешеләр алар. Аз гына кәефсезләнә, сызлана, бигрәк тә авырый башласаң, ФАПка барасың, яисә шалтыратып өеңә чакыртасың. Иң беренче диагнозны да алар куя. Еш кына дару белән генә түгел, җылы сүз, якты йөз белән дә дәвалыйлар. Читать полностью

Сабан туе – бәйрәм дә, зур эш тә ул

jzvqmteyQXc3 июньдә Похвистнево районының Мәчәләй авылында Сабан туе гөрләп үтте

Яраткан бәйрәмебезгә шәһәрләрдән балаларыбыз, туганнарыбыз җыелып кайттылар. Күп көрәшчеләр, спорт сөючеләр килде. Бик күңелле булып үтте быелгы бәйрәмебез дә. Читать полностью

Шәфкатьлелекнең чиге юк

k9rBbsfSOWoШенталы районының Татар Әбдекие авылында мәктәп булмаса да, күп еллардан бирле социаль хезмәт күрсәтү бүлеге эшләп тора. Анда минем танышым Әлмирә Әсхәт кызы Шаһвәлиева да эшли. Шунда очраштык та. Читать полностью

Күңелендә — ислам, кулында — скальпель

w8kQ6DLYA9MШенталы районының Мактаулы гражданины Әнвәр Суфьяновка — 80 яшь!

“Кайда туган — шунда кирәк булган” мәкале әйтерсең лә алтын куллы табиб Әнвәр Суфьянов турында. Аның хезмәт юлы бер генә урында – район үзәк хастаханәсендә үткән. 7 июньдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы Әнвәр Сәлман улын җәмәгать эшләре дә урап узмаган. Читать полностью

Тормышның төп кыйммәте – гаилә

LfgpfsqxdVkРөстәм Әхмәтҗанов язмышка ышана

Рөстәм Әхмәтҗанов — Челно-Вершины районының Хөсәен (Благодаровка) авылы урамнарында футбол тубы куып үскән малай-шалайларның берсе ул. Кечкенәдән, әтисенә ияреп, авыл мәчетенә йөргән, ислам дине нигезләрен, милли йо­ла­ларыбызны, гореф-гадәтләребене күңеленә сеңдереп үс­кән. Читать полностью