Идеал Галәветдиновның вафатына 21 мартта бер ел тулды
Була бит шундый кешеләр: кая барса, һәр җирдә ул үз кеше. Нинди эшкә алынса да, барысын да белә, гади генә кеше белән дә, зур түрәләр белән дә тигез, матур сөйләшә, беркемнән оялмый, беркайчан каушамый… Читать полностью
Шәрыктан килгән Нәүрүз
34 ел элек беренче Нәүрүз бәйрәме оештырылган иде
Әгәр март ае төнендә кырга чыгып тыңлап торсаң, ерактан чабып килгән ат тояклары чыкылдавын ишетергә мөмкин. Бу, соргылт елгыр атка атланган, иңенә яшел чапанын салган үлемсез пәйгамбәребез Хозыр Ильяс чабып килә. Ул һәр елны шулай килеп, мартның 21ендә Нәүрүз бәйрәме белән Шәрык яңа елын башлап җибәрә. Азия якларында аңа юл күрсәтү өчен кырда учаклар ягып куялар икән. Шуларның иң соңгысы Нәүрәзгә каршы төнне ягыла… Читать полностью
Фольклор — лаеклы урында
Похвистнево районының Гали авылында “Халкым минем” фестивале үтте
Аны 15 ел элек Гали авылы эшкуары, Похвистнево районының “Туган тел” җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов башлап җибәргән иде. Хәзер инде ул, Расих Мөҗаһит улы истәлегенә багышланып, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе ярдәмендә даими уздырылып килә. Читать полностью
Милләтебезне нәрсә яшәтә?
Ана телебез, милли үзаңыбыз торышы турында күп сөйләнсә дә, бу проблема торган саен кискенләшә бара. Кызганычка, халкыбызның рухи халәтен, милләт язмышын чын күңелдән кайгыртучылар азчылык санда. Ә менә Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән Фәһим Хәниф улы Йосыповны милләтпәрвәр дип атар идем. Бүген газета укучыларыбыз игътибарына аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Читать полностью
Дамир Йосыпов: «Хыялыма тугры булдым»
«Кукуруз рәтләре буйлап, кояшка таба» картинасы прокатка чыкты
2019 елның 15 августында очучы Дамир Йосыпов, двигательләренә кошлар эләгеп эштән чыккан самолетны кукуруз кырына утыртып, 233 кешенең гомерен саклап калган иде. Шул ук ел азагында якташыбызның батырлыгы турында фильм төшереләчәк дигән хәбәр таралды. Ниһаять, кинофильм прокатка чыкты. Читать полностью
Педагоглар династиясе дәвамчысы
Похвистнево районы, Гали авылы тулы гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлчәчәк Рәис кызы Таҗетдинова – педагоглар династиясе дәвамчысы. Ә бу һөнәрне сайлаган кешенең йөзе — ачык, күңеле — юмарт, холкы сабыр булырга тиеш. Читать полностью
Камышлыда Бәраәт кичәсе
Үткән дүшәмбедә Камышлының Городок бистәсе мәчетендә Бәраәт кичәсе үткәрелде. Дини бәйрәмгә мәчетнең хәзерге имам-хатыйбы Искәндәр Минегалимов, бу мәчеттә күп еллар имам вазифаларын башкарган Әхтәм ага Госамов һәм тагын унбишләп хатын-кызлар җыелган иде. Читать полностью
Иҗат юлыгыз нурлы булсын
Менә кулымда «Бердәмлек» газетасының быелгы бишенче саны. Беренче битендә — «Әгәр мин Кыш бабай булсам» дип аталган мәкаләне бизәп, укытучы белән укучы кыз фотосурәте бастырылган. Мәкаләнең баш исеме дә, геройлары да, һәркемне үз янына чакыргандай, елмаеп карап торалар. Читать полностью
Расихыбызны сагынабыз
Хәерле көн, туганнар! Без авылыбызның эшкуары, Похвистнево районы «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе, иганәче Расих Мөҗаһит улы Латыйповны бик сагынабыз! Ул 2017 елның 6 мартында вафат булган иде. Гомер узган саен, аның башкарган эшләренә сокланасың, нәтиҗәләрен башкачарак күрәсең. Сөйләгән сүзләребез, искә алганнарыбыз дога булып барсын, Әмин!
Боз китә, яз килә…
«Чайка» чаңгы базасында «Сәламәтлек көне» узды
Менә кыш белән яз тарткалаша торган чак та килеп җитте. Табигатьнең җанлануын, тирән йокыдан уянуын түземсезлек белән көткән кешеләр нәкъ менә шушы вакытта язны каршылауга багышланган төрле бәйрәмнәр оештыралар. Бу йола, бабаларыбыз мирасы булып сакланып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Самара татарлары гореф-гадәтләребезне югалтмау, яшь буыннарга тапшыру өчен күп көч куя. «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм «Яктылык» татар мәктәбе тырышлыгы белән ун ел дәвамында уздырылып килүче «Боз озату» бәйрәме моңа дәлил.
Теләк булса — барысына да өлгереп була
Кышкы киемнәрне салырга әле иртәрәк булса да, календарьда — март. Димәк, яз килә. Ә яз ул 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән башлана. Җир йөзендәге миллионлаган кешеләр арасыннан сиңа гына тиешле мәхәббәтеңне табу, яраткан кешеңнең — яраткан хатыны, Ходай биргән балаларыңның назлы әнисе булу бәхете кебек мәңгелек кыйммәтләрне чагылдырган башка бәйрәм юктыр, мөгаен. Бу бәйрәм социаль, милли, дини чикләрне дә белми, һәркем өчен бердәй кадерле һәм аңлаешлы. Читать полностью
Агроном җир сулышын тоя белә
“Камышлы хәбәрләре” газетасында хәбәрче булып эшләгән елларымда “Коминтерн” колхозы, соңрак “Ермаковский” хуҗалыгы агрономы Наил Нуркәшиф улы Гарифуллин белән еш кына очрашырга туры килә иде. Ул вакытларда хуҗалыкның басулары — чиксез, бөртекле культуралар йөзләгән гектар җирдә чәчелә, хуҗалыкның баш агрономына бер кырдан икенче кырга барып җиткәнче дистәләгән чакрым юллар үтәргә туры килә иде. Читать полностью
Мәхәббәт һәм матурлыкны тудыра хатын-кызлар
Хөрмәтле «Бердәмлек» газетасы хезмәткәрләре — гүзәл асыл затлары, яраткан кызларым! Сезне 8 Март бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тигезлек, тыныч тормыш телим. Йөрәгегез тулы уй-хисләрегезне, фикерләрегезне, яңа идеяләрегезне халыкка җиткереп, тормыш вакыйгалары белән кызыксынып, иң матур миз¬гелләрен сайлап, яраткан газетабызны тулыландырып, яктыртып, безгә җиткерәсез. Эшләрегез гел алга барсын! Яңадан-яңа укучылар өстәлеп, газетабызның тиражы артсын. Һәр көнегез бәйрәм булып, сөенечләр, шатлыклар белән тулып торсын. Бәйрәм белән сезне! Читать полностью