Урман юлында (Хикәя)

Урманда очрашу5нче бүлек

Түбәдән салынып торган лампочка тонык кына яна. Район милиция бүлеге нә­чәлнигы бүлмәсендә соңга хәт­ле җи­наятьләрне ачыклау комиссиясе эшләде. Бүлмәдә җы­елган тәмәке төтенен хәтта шар ачык тәрәзәләр дә җилләтеп бетерә алмый. Өстәл артында тикшерү бүлеге нәчәлнигы майор Гладышев, уйга батып утыра-утыра, күн креслога чумып, йокымсырап киткән. Гла­дышевның кайчандыр шомырт кара төстәге күпереп тор­ган чәчләре сирәкләнгән, чәч араларына көмеш нурлар си­белгән кебек. 45 яшендә генә булуына карамастан, яраткан каһарманы Василий Чапаевка охшарга тырышып, мыек җибәргән. Берәр авыр мәсьәлә чишәргә туры килгәндә бармак­лары, ирексездән, мыек очларын бөтерә башлый. Читать полностью

Чыганакларга кайту

Батршин19 декабрьдә Самараның техник университеты бинасында “Чыганакларга кайту” (Возвращение к истокам”) дип атал­ган форум уздырылды. Чараны, Самара өл­кә­сенең Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, региональ Диния нәзарәте, “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фонды һәм Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкәсе бүлеге оештырдылар. Чакырылган кунаклар арасында тарихчы һәм җәмәгать эш­леклесе, тарих фәннәре докторы, професор Энгель Ризак улы Таһиров, Татар төбәкчеләре оешмасы рәисе Альберт Борһанов, өлкә хөкүмәте вәкилләре, университет укытучылары, студентлар һәм татар җәмәгатьчелеге бар иде.
Читать полностью

Урман юлында (Хикәя)

Урманда очрашу4нче бүлек

Әхәт, ашыга-ашыга, бабалары йортына таба юнәлде. Юл буе башында мең төрле уй бөтерелде. Ничек итеп картларга бу хәбәрне җиткерергә? Артык шатланудан  әбисенең чире кузгалып китмәсен иде бит. Бабаларына барып җиткәнче уйларының очына чыга алмады ул. Аптырагач, ни булса — шул булыр дип, капка келәсен күтәрде. Ишегалдында йөгереп йөргән кош-корт, җил-җил атлап кергән Әхәткә юл биргәндәй, тирә-якка сибелделәр. Юкәле тау артына тәгәрәп төшеп баручы кояш соңгы нурлары белән ишек-тәрәзәләрне иркәләде. Әйтерсең лә йортыгызга шатлык килә, каршы алыгыз дип, картларны чакыра. Сап-сары итеп ышкып юылган баскыч төбендә аяк киемен салып, оекбашларын каккалап, Әхәт өй эченә узды, көр тавыш белән сәлам бирде. Читать полностью

Урман юлында (Хикәя)

Урманда очрашу3нче бүлек

Көзен караңгы тиз төшә. Күз­ләргә эленгән йокы пәр­дә­сен үгезләр мышнавы, арба тә­гәрмәчләре шыгырдавы ерта. Ике туган, бер-берсенә елышып, сөйләшеп туялмыйлар. Читать полностью

Урман юлында (Хикәя)

Урманда очрашу2нче бүлек

Юл яңгырдан соң җебегән, үгезләр әкрен генә, үз җайларына атлыйлар. Рәхимҗан башыннан узганнарны әкрен генә, тирән кичерешләр аша бәян итте. Читать полностью

Ул минем яраткан җиңгәм иде

VWlEc-JaZEIuq5fw6sr1p2SyRZkMww_lFF3Jjk3wIjdexydqvTmaUWDealdEQ9c9TVff4be9ZT84GMptP6wOdj2AМин сезгә гап-гади башкорт хатыны — яраткан җиңгәм Минзия Әмиргали кызы Муллагильдина турында сөйләргә телим. Яратып хөрмәт иткән кешебез 30 июльнең кояшлы матур көнендә, безне зур кайгыга салып, бакыйлыкка күчте. Абыем белән алар 60 ел буе тигез гомер иттеләр. Читать полностью

Урман юлында (Хикәя)

Урманда очрашу1нче бүлек

1946 елның көзе аеруча яңгырлы һәм салкын килде. ”Большевик” колхозы игенчеләре уңышны тиз арада җыеп алырга тырышсалар да, дәүләткә икмәк тапшыруны тиешенчә үти алмадылар. Шуңа күрә райком әгъзалары ”Большевик” колхозына ярдәмгә ике чылбырлы трактор җибәрергә дигән карар чыгардылар. Читать полностью

Җилкәсеннән бурыч төште

LyswZRYNUBTW1aGgJtY93tLNhGLG1rsEct2Ss9u66Oj85LJCjZ1Z4mnlk8v5AnxxTXdd4MdY-S96iviryLZqAqbBГазетабызның алдагы санында финанс проблемалар кичергән физик затларга ярдәм итүче «Банкротство 360» фирмасы турында мәкалә басылып чыккан иде. Әлеге фирма ярдәмендә бурычларыннан арына алган кешеләрнең язмышлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Читать полностью

Әтиемне яратам!

xqRvn4aKPuTUDMovXbnuA5RGWY0Tcmitox3WOYael8CDAh2tr3F3Uxz3c5v7CzV361MjWfRTx9YNgawnOdS8PQtbКөннәр артыннан көннәр үтә, айлар елларга җыела, артка борылып карыйсың да хәйран каласың. Инде минем җитез әтием дә үзенең 60 еллык юбилеен бәйрәм итә.

Әтием Ринат Шәрифуллин минем иң якын кешем — ярдәмчем һәм таянычым, йөрәк сердә­шем. Авыр вакытларда мин аңа гына таянам, ул да мине үзенең таянычы дип атый. Әтием – минем иң якын дустым. Мин аңа киңәш сорап килгәндә беркайчан да җавапсыз калдырмый, игътибар белән тыңлап, ничек эшне хәл итәргә кирәклеген аңлатып бирә. Читать полностью

Тольяттида кунакта

tcXd4RZbaL1ddRsah6q4vt064MH6HY8gvH_t3fZwQt0vRL-F_7YWp4YNtLF3vbfJyQuAR56B3Vlspr65kRmwE2YJУзган атнада Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучылары — барлыгы 160 бала, Тольяттига экскурсиягә барып кайттылар. Читать полностью

Иң шәп сакчы һәм ярымсакчы

A1264ZjbnlMP6BVUewAiIX-LjovZKdKlqekR2I4bpjOrF9ZjiVrrF_SOAVu1Fm7LJ9jMvDcQHXhZpb2qQk1TwZSX4-9 декабрьдә Казанда узган «KAZAN CUP 2022» @каzan-cup төбәкара футбол турнирында Самараның «Олимп» футбол клубының яшүсмерләр командасы да катнашты. Алты көн дәвам иткән ярышның бөтен этапларын да уңышлы үтеп, «Олимп» командасы көмеш медальгә лаек булды. Читать полностью

Безмерное признание и уважение / Алар мәңге безнең йөрәктә

5b2ba037200df8a8ebc2e15def6764d1Глава Камышлинского  района Рафаэль Багаутдинов на дому пообщался с семьями уроженцев села Степановка Дениса Маркелова и села Новое Усманово — Ильнура Ганеева, погибших в ходе специальной военной операции на территории Украины.

Читать полностью

Игътибар! Конкурс!

ekr-agxQEywN5EaFC8lGCWB7SUSW2M_ksuGnmq-1dheRsd82TcohcTGFHhix8XmekgCjf3ejUgONnNCW-p1EISeC“Бердәмлек” газетасы редакциясе, һәрвакыттагыча, Яңа ел алдыннан әдәби конкурс игълан итә. Читать полностью