Офиста утыра алмас идем

Каримов водитель30 октябрь — автомобиль йөртүчеләр көне

Әти-әнием, туганнарым күрше өлкәдә яшәгәнлектән, авылга еш кайтып йөрибез. Өч сәгатькә якын вакыт эчендә трассада баручы машиналарның төрле маневрлар ясаганын, шахмат тактасындагы фигуралар кебек берсен-берсе уза-уза элдерткәнен күзәтеп барырга туры килә. Шушы агымда озын прицеп яки цистерна таккан йөк машиналарын күрсәм, бераз куркып куям. Алар янында җиңел машиналар уенчык сыман гына бит…

Якынлашып килүче Автомобилистлар көне уңаеннан менә шушы куркыныч йөк ташучы машина йөртүчеләр турында язарга булдык. Читать полностью

Расих Вакказов: «Татарлар ныграк торалар»

vckexMbUaKYp7dt0_jGjtnKyt2270O7-QxIaWJDodVnrhprLzIyDbvgyeRfsienNNaka2H_mtCu__bN2RKxU9jrIМөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне – Мәүлид бәйрәме уңаеннан, өлкәбезнең авыл һәм шәһәрләрендә мәҗлесләр дәвам итә. Татарларыбыз авыр хәлдә яшәүче милләттәшләренә генә түгел, башка дин һәм милләт кешеләренә дә ярдәм күрсәтергә тырышалар, өйләрдә һәм мәчетләрдә җыелып, Мөхәммәд галәйһиссәламгә салаватлар әйтәләр, садакалар тараталар…

Шушы изге көннәрдә без Зубчаниновкадагы Болгар мәчете имамы Расих хәзрәт ВАККАЗОВка шалтыратып, “Болгар мирасы” мәчетендә Корбан, Мәүлид бәйрәмнәре ничек узуы турында белештек. Читать полностью

«Үзәк»тәге — үзәктә

clDXHnSJ_osnO_KhxxFjZ536s08GgpwWA0iC2HEqpbk7D4_yBkD-LwR_sHSxH3WqpxBflDYNFcLeexJ1b5j01S0HМәүлид кичәсендә Мәчәләй авылының Үзәк мәчетенә бик күп кунаклар җыелып килделәр. Мөселманнарның күркәм гадәте буенча догалар укыдык, салаватлар әйттек, хәер-сәдакалар өләштек. Пәйгамбәребезнең туган көнен хөрмәтләдек һәм бер-беребезгә дә, дөньяларга да — иминлек, йөрәкләребезгә — иман, җаннарыбызга — тынычлык, тәннәребезгә — сәламәтлек һәм гаиләләребезгә хәерле гомерләр теләдек. Читать полностью

Көз

WebWFuRbvm01jX8vp8wumnfXpjaQo8sWDdMrknJcmAv_0_d9C-iBWxzfuHFok6A-6tzEF5TYsFmx05ABbvHk1kk3Җылы көннәр үтте,
Килде салкыннар,
Агачта яфрак саргайды,
Кыскарды көннәр. Читать полностью

Кызбурун турында риваять

news_38566Төньяк Кавказда, Нальчик шәһәрендә яшәгән вакытта, җирле газетада басылып чыккан бер хикәя, ә бәлки, риваятьтер, минем күңелемдә онытылмаслык тәэсир калдырды. Инде чирек гасыр вакыт узса да, мин аны кабат-кабат искә алам.
Читать полностью

Вагыйз Кадыйровның изге эшләре

Кадыров«Самара татарлары» журналының 2022 елда басылып чыккан 1нче санында Фәрит Ширияздановның «Хорошие дела будем помнить всегда» дип аталган мәкаләсендә Вагыйз Кадыйров турында бик матур һәм киң итеп язылган. Аның турында күпме генә язсаң да, аз булыр кебек, минемчә. Мин аның турында үзем күргән, үзем белгәннәрне «Бердәмлек» газетасы аша өстәргә булдым. Журналның — үз укучылары, ә газетаның үз укучылары бит.
Читать полностью

Россиянең иң көчле коралыдыр

mKeJVRWc8-bvvUvgNtUrmniQr1sVAwROVjx7Vf9nQzjteebmiCNCJzavzin9dY9BYVsfa-QZPtsnD_u3Tv_sefWnЭльвираларның гаиләсендә моңа кадәр хәрби хезмәткәрләр юк иде. Элек солдатларга күз күтәреп карамаган, гарнизоннар тормышы аның өчен түгел, дип уйлаган кызның язмышы башкача язылган булган икән. Бүгенге көндә Эльвира — өлкән сержантның хатыны.

Эльвира һәм Артурның мәхәббәте Санкт-Петербургта башланып китә. Читать полностью

«Тарихыбызны, милли моңыбызны югалтмыйсы иде»…

ВасимяГазетабызның узган са­нында, Самараның «Заря» мә­дәният йорты каршында татар балалар ансамбле оеш­тырыла, дигән хәбәр ур­наш­тырган идек. Әлеге яңа­лык күпләрдә кызыксыну уятты, шулай ук шактый сораулар да тудырды. Шулай булгач, сезнең игътибарыгызга бу про­ектның авторы, педагог Вәсимә Фәрдиева белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Читать полностью

Гали авылында Мәүлид бәйрәме узды

1J43Uby4ZSxthGH6svAPmAQd9JTbuvZXsbgyvri1vZJARxXfq_P93O9jk-0qyU73OKfqaLzwkO64U7j3JgkLSEGjАллаһүммә салли галә сәйидинә
Мөхаммәдин вә галә әли Мөхәммәд
Пәйгамбәребез туган көндә әйтик күп саләвәт
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Расүлүллаһ
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Хабибәллаһ.

Мәүлид көне — рабигыль әүвәл аеның уникенче көнедер. Мәүлид көне — Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәлләмнең туган көне булып, ул шул көнне таң алдыннан дөньяга килә. Мөхәммәд пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи вәссәләм) тормышының кай ягын гына карасак та — ул һәр яктан үрнәк. Әти, гаилә башлыгы, рухи остаз, хәрби җитәкче, сәүдәгәр, иптәш буларак — ул һәркайда безнең өчен идеал һәм соклану өчен зур мисал. Яшь буынга Пәйгамбәр өйрәтеп калдырган кыйммәтләрне яхшылап сеңдерергә, үзләштерергә кирәк. Читать полностью

«Дөньядагы иң яхшы укытучы – Россия укытучысы»

Шамкаева Наиля5 октябрьдә, Укытучылар көнендә, Самараның опера һәм балет театрында губернатор Дмитрий Азаров регионның мәга­риф системасы ветераннары һәм педагоглары белән очрашты. Өлкә җитәкчесе аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, атказанган остазларга бүләкләр тапшырды, тармакның үсеш перспективалары, үсеп килүче буын кешеләрен тәрбияләү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Читать полностью

Эше барның — ашы бар

СадриеваХалыкара хатын-кызлар көне, Әниләр көне — барыбызга да таныш һәм якын бәйрәмнәр. Ә Халыкара авыл хатын-кызлары көне турында ишеткәнегез бармы? Бу — авылда яшәүче һәм эшләүче асыл затларыбыз бәйрәме. Ул ел саен 15 октябрьдә билгеләп үтелә. Читать полностью

Яктылыклылар пионерга керделәр

xsvlJARgBD164b4z2fDWmoHKOxwj9QDDZQIEf2L879VA7p3v7Mhi9X-WYY0CgEOUQOzhYRrFIfxhkbdPlEiU0wnMБаланы сүз белән түгел, үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк, диләр. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе җитәкчелеге бу гыйбарәгә бик зур әһәмият бирә. Мәктәп балаларының иҗ­тимагый эшләрдә актив кат­­нашып килүе ту­рында әбүнәчеләребезне даи­ми та­ныштырып торабыз. Ме­нә тагын алар турында язар­га сәбәп килеп чыкты — 8 ок­тябрьдә яктылыклылар “Чис­та ярлар” дип аталган мас­штаблы экологик акциядә икен­че тапкыр катнаштылар.   Читать полностью

Сәламәтлек — иң зур байлык

343Сәламәтлек — иң зур байлык, диләр, хак сүз. Аллаһы Тәгалә миңа бик күп сынау­лар бирде. Гомеремдә берничә мәр­тәбә үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Хәрби хезмәтемне өч ел Гер­ма­ниядә үтәдем. Ходаем аннан исән-имин туган авылыма — Камыш­лыма әйләнеп кайтырга насыйп итте. Рәхәтләнеп эшләп, балалар үстереп ятканда бик авыр чирләр, катлау­лы операцияләр кичерергә ту­ры килде. Шушы авыр вакыт­ларда районыбызның тәҗ­рибәле табиблары мине үлем тырнагыннан алып калдылар. Аларның ярдәме минем күңел хатирәләренә мәңге уелып калган. Аларга зур рәхмәтләр әй­теп, искә аласым килә. Ме­нә алар: хирурглар Илдар Шәй­хетдинов, Олег Никоноров, Гадел Кәлимуллин, Рим Сә­гыйров, Назыйм Сәлахов, Фә­һим Шәйхелисламов; терапевтлар: Вилсур Гыйльманов, Рөстәм Шәрипов, Владимир Горбунов, Нурания Горбунова, Исмәгыйль Баһаутдинов, Азат Әһлиуллин, Мәрьям Ваһаҗева, Сания Гыйльманова; офтальмологлар: Хәҗәр Акчурина, Лилия Абдулова; рентген-та­биб­лар: Михаил Мелешкин, Флюр Якупов, Рәшит Шәй­хет­ди­нов; нерв авырулары табибы Зөлфия Гайзуллина; дерматолог Мәсхүт Хәкимов һәм башкалар. Читать полностью