Ученики школы «Яктылык» приняли участие в субботнике (ВИДЕО)

xsvlJARgBD164b4z2fDWmoHKOxwj9QDDZQIEf2L879VA7p3v7Mhi9X-WYY0CgEOUQOzhYRrFIfxhkbdPlEiU0wnMРодители и ученики  МБОУ Школа «Яктылык» с пользой провели выходные. Они уже второй год принимают участие в экологическом субботнике — наводят порядок на острове Зелёненький и сажают сосны. Читать полностью

Мин аларны жәлләдем…

067f02a5dacea4a5624d0f2be66995e827 сентябрьдә Камышлы районы, Иске Ярмәк авы­лы­ның Халикъ Садри исе­мен­дәге Мәдәният йортында Та­тарстанның халык ар­тисты, Г. Камал театры артисты бу­лып эшләгән мәр­хүм авыл­дашыбыз Рәшит Шам­каевны искә алу кичәсе уз­дырылды. Авылыбызда яшәү­че туган­нары һәм кол­ле­га­лары ини­циативасы буенча чарага керү бушлай иде.
Читать полностью

Шундыйларга авыл таяна…

rptТерлекчелек тармагы, игенчелек белән беррәттән, авыл ху­җалыгының мөһим тармакларының берсе булып тора. Үзгәртеп кору чорында авыр шартларда калган авыл хуҗалыкларының күбесе бүгенге көндә уңышлы гына эшләп киттеләр. Шуларның берсе — Кошки районының Степно-Шенталинский авыл хуҗа­лыгы продукциясе җитештерү кооперативы. Әлеге кооперативны Рамил Дамир улы Гыйззәтуллин җитәкли.
Читать полностью

Кайгы уртаклашу

ВахаҗевКамышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәгән авторыбыз Тәлгать Гата улы Ваһаҗев 86 яшендә вафат булды
Читать полностью

Кунакчыл Казанның онытылмас мизгелләре

АбзаловаБыелгы июль ахырында Бө­тендөнья татар кон­грес­сының 30 еллык юбилеена багышланган съезд гөрләп үтте. Чакырылган күпсанлы делегатлар, шәрәфле кунаклар арасында мин – Татар Байтуганы авылындагы Сәләй Вагыйзов музее мөдире Нурания Абзалова да бар идем. Хәер, чакыру килеп төшкәч, үз-үземә ышанмыйча тордым, шатлыктан хәтта күзләремә яшьләр килде. Минем хезмәтемне шулай югары бәяләгәннәре өчен оештыручыларга чиксез рәхмәтләремне юллыйм. Читать полностью

Остазыма мең рәхмәт

B_mpyn4q4CwМинем язмам Кызыл Яр районы, Кызылсу авылында яшәүче олы яшьтәге укытучы апабыз турында булачак.
Читать полностью

Авылдашлар тату булганда, зират та чиста була

Алмалы зиратыКеше, җир йөзендә күпме генә яшәсә дә, ахыры була инде ул. Шул чакта мәетне күмү мәшәкатьләре башлана. Шәһәр зи­ратларында каберләр артык күп тә, кыйбат та. Рубежныйдагы илә дә зур зиратка килеп, туганыңның каберен чистарту өчен башта аны табарга кирәк әле! Шуңа күрә вафат булганның туганнары, бертавыштан, туган-үскән авыллары зиратын сай­лыйлар. Ләкин шунысы да бар: күп вакытта авыл инде беткән, зираты ташландык хәлгә килгән булырга да мөмкин. Яисә, ту­ган авылы картлары каршы төшәргә дә мөмкин, чөнки го­мер бакыена авылга кайтып күренмәгән, әби-бабаларының зи­рат­ларын карамаган кешене авыл зиратына китереп күмү тагын бер ташландык кабернең барлыкка килүенә китерергә мөмкин.

Бу четерекле темага Елховка районының Березовка авылында гомер иткән Рөстәм Ривгать улы Галләмов белән сөйләштек. Читать полностью

«Большие гастроли»: Альметьевский драмтеатр выступит на сцене театра «Колесо» / Әлмәт театры Тольяттига кил

Большие гастроли25-26 октября в рамках федерального проекта «Большие гастроли» с ответным визитом в Тольятти сыграет свои спектакли Альметьевский государственный татарский театр.

Тольяттинский драматический театр «Колесо» имени народного артиста России Глеба Дроздова, с большим успехом гастролировавший в начале сентября в Альметьевске, в рамках федеральной программы «Большие гастроли», реализуемой «Росконцертом» по Всероссийскому гастрольно-концертному плану Министерства культуры Российской Федерации, принимает с ответным визитом 25 и 26 октября один из лучших театральных коллективов Республики Татарстан – Альметьевский государственный татарский театр. Читать полностью

Камышлы педучилищесына мәдхия

Безымянный

Роза Байбекова (сулдан уңга), Рауза Рәхмәтуллина, Җәүһәр Габдуллина һәм Сәгыйдә Яхина

1941 елда, Ульяновск пед­училищесын сугыштан ераг­рак булган Камышлы авылына күчергәннән соң, Ульяновскида укыткан бөтен укытучылар да диярлек Камышлыга күчеп килә. Алар, авыл саен йөреп, студентлар җыялар иде. Читать полностью

«Кияү урлау», яисә Язмыштан узмыш юк

Кияү урлауК. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм ко­медия театры Салават Юзеев әсәре буенча куелган “Кияү урлау” спектаклен Самара та­машачысына тәкъдим итте. Спектакль 17 cентябрьдә “Ме­тал­лурглар” мәдәният сара­енда узды.
Читать полностью

Гореф-гадәтләр дәвамлы булсын

пятачокҮткән гасырның алтмышынчы — җитмешенче елларында Куйбышевта (Самара) “Татарча пятачок”лар модада булган. Төрле авыллардан килеп, тулай торакларда яшәп, авыр сәнәгать заводларда һәм фабрикаларда эшләүче яшьләр һәм сту­дентлар, берәр паркта җыелып, гармун уйнап, җырлап-биеп, ял кичәләре уздыралар. Бу инде авыл егетләре-кызларының татар моңына, милли бәйрәмнәренә сусавын бастыру, авылдашлары, дуслары белән очрашу, насыйп ярларын табу урыны булган.

Еллар уза торган, авыл яшьләре шәһәрләргә китеп бетеп, ыгы-зыгылы тормышка күнеп, бөтенләй шәһәрләшеп беткәч, кайнап торган “Пятачок”лар да акрынлап сүрелә, күңелләрдә матур яшьлек хатирәсе булып кына истә кала… Читать полностью

Самараның Тарихи мәчете кунаклар кабул итә

6Самараның Алексей Толстой урамында 1891 елда төзелгән Тарихи мәчеттә ремонт эшләре тәмамланды һәм 1 — 2 октябрьдә аны ачу тантанасы һәм Идел Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңа­ен­нан киңкырлы бәйрәм чаралары узачак. Та­тар җәмәгатьчелеге тарафыннан әлеге ча­ра­­ларның оештыру комитеты рәисе итеп Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе, “Прогресс-В” компанияләр төркеме башлыгы Ва­зыйх Мөхәммәтшин сай­ланды. Нәкъ шушы ком­пания 10 ел дәвамында әлеге бинаны төзек­ләндерү белән шөгыльләнде.
Читать полностью

Тарихыбыз яшьләр кулында

конференция

Лилия Әхмәдуллина (сулдан уңга), Петр Кабытов һәм Шамил Галимов

Самараның Алексей Тол­стой урамындагы Тарихи мә­четнең капиталь ремонттан соң ачылуы 130 еллык юбилее һәм Болгар дәүләте рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла торган күпсанлы чараларның берсе 28 сентябрьдә Ле­нин проспектындагы өлкә уни­версаль фәнни китап­ха­нә­сен­дә үтте. “XIX – XX га­сыр­ларда, татарларның аякка ба­су чорында, Казанская ура­мын­дагы мәчетнең урыны һәм роле” дип аталган фәнни кон­ференциядә дин белгечләре, милли оешмалар әгъзалары, төбәкне өйрәнүчеләр, мил­ли тормыш белән кызык­сы­нучы олы буын вәкилләре, сту­дентлар һәм “Яктылык” мәк­тәбе укучылары һәм укы­ту­чылары катнашты.
Читать полностью