Табигать сулышын тоя белергә өйрән

Усман ГафаровУрманнар — планетабызның үпкәләре, төзелеш чималы, җи­ләк-җимеш, печән-утын чыганагы буларак иң зур табигый байлыгыбыз булып тора. Ә Самара өлкәсе урманнары ни хәлдә икән?  18 сентябрь – Урманчылар көне уңаеннан бу сорау белән Самара өлкәсенең урман хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Усман Хәмзә улы Гафаровка мөрәҗәгать иттек.
Читать полностью

Туган якның матурлыгы кешеләреннән килә

туган як 2Камышлы районының “Туган як” иҗ­тимагый оешмасы, моннан өч ел элек кенә барлыкка килүенә карамастан, халык телендә “Кече Татарстан” дип аталган җирләрнең тарихын, нәсел шәҗәрәләрен, буыннар бәйләнешен өйрәнү юнәлешендә шактый катлаулы бик мөһим эшләр башкарып килә.
Читать полностью

Тормыш сыйфаты яхшырыр

111Хәзерге чынбарлыкта мон­­дый хәлләр авыллар тор­мы­шында сирәк була торган күренеш. Ә менә Мулла авы­лына бу бәхет елмайды: ав­густта авыл уртасында, нәкъ мәчетебез янында өр-яңа мед­пункт бинасы калкып чыкты. Бу авыл халкы өчен бик шат­лыклы хәл булды.
Читать полностью

Тальян гармунга монолог

Безымянный.png111Балачак хатирәләрен онытмаган кеше беркайчан да картаймый, аның йөрәге гел яшь кала
Читать полностью

Авыл халкы рәхмәт җиткерә

мечеть мансурБезнең Яңа Мансур авы­лының 33нче мәхәллә мәчете бик борынгы. 1788 елда тө­зелгәннән бирле бер көнгә дә ябылмыйча эшләп килә. Советлар чорында башка мәчетләр эшчәнлеге туктатылганда да, ул Похвистнево районында бер­дәнбер мәчет буларак дин кардәшләребезгә тарихи-мә­дә­ни мирас булып хезмәт иткән. Сакланган мәчет бинасын гел карап, яңартып торырга кирәк. Читать полностью

Милләт өчен янып яшәүче яшьләребез үсә һәм ныгый

татар яшьлэре1 — 5 сентябрьдә Казанда XXXII Татар яшьләре көннәре узды. “Идел” яшьләр үзәгенә төрле төбәкләргә, илләргә та­ралып яшәүче татар яшьләре җыелды. Алар, 5 көн дәвамында махсус остаханәләрдә катнашып, лекцияләр тыңлап, белем туп­ладылар, төбәкләрдәге яшьләр оешмалары эшчәнлеге һәм проектлары белән таныштылар, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Быелгы Татар яшьләре көннәрендә татар телен һәм татар тарихын өйрәнүгә басым ясалды. Гомумән, телебезне саклау, аны яшьләргә өйрәтү һәм популярлаштыру әлеге ча­раның төп максаты булып тора. Читать полностью

Ерактагы якын туганнар

МунчалиТатарстанның Чүпрәле районында үткәрелгән унбишенче “Мунчали укулары” дини-гамәли конференциясендә Похвистне­во районының Гали авылыннан бер төркем милләттәшләр һәм мөфти Талип хәзрәт Яруллин баруы турында язып чыккан идек инде. Әле игътибарыгызга тәкъдим ителәчәк язма Гали авылының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кәүсәр Шәйхетдиновадан килеп төште. Чараны үз күзләре белән күргән, йөрәге аша үткәргән актив ханыбыз язып җибәргән кайтавазны укучыларыбызга да укырга кызыклы булыр, дип өмет итәбез. Читать полностью

Бәхетле гаилә нигезе — мәхәббәт

БезымянныйРоссия халыкларының туй традицияләре һәм гореф-гадәтләре, көзге яфраклар кебек үк, төрле һәм матур. Менә инде 13 ел дәвамында, әбиләр чуагы вакытында, ЗАГС идарәсе, Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, «Милли туйлар фестивале» оештырып килә. Читать полностью

Татар журналистикасы легендасы

AgliullinБүген, 7 сентябрьдә, “Бердәмлек” газетасының беренче мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга 79 яшь тулган булыр иде. Читать полностью

Алгы сызыкта — патриотик тәрбия

педсовет24 августта ГТРК Самара телестудиясендә Самара өл­кәсе мәгариф хезмәт­кәрлә­ренең традицион август конференциясе узды. Ви­део-конференция режимында оештырылган утырышта төбәкнең 1000нән артык мә­гариф учреждениесе, мәк­тәпләр, балалар бакчалары, урта һөнәри һәм өстәмә белем бирү уч­реждениеләренең педа­гогик коллективлары, актив ата-аналар — барлыгы 50 меңгә якын кеше катнашты. Анда Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, югары уку йортлары ректорлары советы рәисе, академик Геннадий Котельников, өлкә мәгариф министры Виктор Акопьян, Россия Федерациясе мәгариф ми­нистры киңәшчесе Мария Муркова катнаштылар.
Читать полностью

Үткәннәрне белмичә, киләчәккә бару мөмкин түгел

j48_aTmFcSvV6IchS7EkiWmhLYa9hf4zd30S85PJBlfuUVueW1u5n_OhZzr369IKYnmmak2X8mdxXyxS8M-70IU01100 ел элек Идел буе Болгарстаны ислам динен рәсми рәвештә дәүләт дине итеп кабул итә. Бу вакыйга киләчәктә күпмилләтле һәм күпконфессияле Россия цивилизациясен булдыруга нигез сала. Россия Федерациясе президенты күрсәтмәсе буенча, юбилей датасын бәйрәм итүгә гомумроссия статусы бирелде. Шуңа күрә бөтен регионнарда, шул исәптән Самара өлкәсендә дә, әлеге түгәрәк юбилей кысаларында төрле чаралар ел буе узачак. Бу турыда Самара өлкәсенең «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фондының попечительләр советы рәисе Гомәр БАТРШИН белән әңгәмә бастырабыз. Читать полностью

Кабык үз эчлеген суырырга түгел, сакларга тиеш!

K1pMN6CY7boAu0pLT6RFCQ18ozN57CJqR2B6iFK8GVTx1IXJMqe78PPikBsdQ07ztSE73eVdg2NOoQIaaEivYhaLИслам дине буенча җәмгыяви яшәеш нигезендә дәүләт идарә системасы түгел, ә үзидарә системасы ята. Дәүләт — җәмгыяви үзидәрә системасының тышкы корылмасы яки саклавыч кабыгы вазифасын гына үти. Ә кабык үз эчлеген суырмаска, сакларга тиеш. Кызганычка, бүгенге тормышыбыз киресен раслый: идарә органнары дилбегәне үз кулларына алсалар да, авылларның күбесе күрексез хәлдә кала бирәләр. Ә ислам динендә мөселман бәндәсе үз милкенә, үз җиренә, үз иленә хуҗа булган хәлдә бер Аллаһыга гына буйсынып яшәргә тиеш диелә. Читать полностью

«Төп мәсьәлә — милләтләр арасында тынычлык һәм килешүчәнлек булдыру»

V1y40GI3m8kahM9_Xh-mk7_ODtoRj_2qh4rCvJ9hiecDM-v_UC5UzvLf0svgEgsq-V_LlDo1GQBTqf83kz_jlh5v28 – 30 августта Казанда милли һәм региональ матбугат чараларының IX форумы узды. 30 регионнан килгән 300ләп делегат Россия милли матбугат чараларының язмышы һәм киләчәге турында фикер алыштылар, семинарларда катнаштылар, докладлар тыңладылар.

Әлеге чарада Самара өлкәсеннән “Самар татарлары” журналы редакторы Данияр Сәйфиев һәм “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева да булып кайттылар. Читать полностью