Зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар “выжт” итеп узып та китте. Көзнең һәм яңа уку елы башлануын игълан итеп, мәктәпләрдә җиз кыңгырау яңгырады. Бу бәйрәмне мәктәп бусагасына тәүге тапкыр басучылар да, чәчләренә чал кунган укытучылар да, ата-аналар да ниндидер дулкынлану белән кәтеп алалар. Балалар сыйныфташлары белән күрешергә, яңа форма, портфельләрен дусларына күрсәтергә ашыгып дулкынланса, ата-аналарны һәм мөгаллимнәрне исә уку программасына кертелгән яңалыклар, имтиханнар һәм башка мөһим мәсьәләләр борчый. Читать полностью
Мәчәләй чишмәләре Кыйблага таба агалар
Похвистнево районының Мәчәләй авылы янындагы тау астыннан кайчандыр бәреп чыккан чишмә, челтер-челтер итеп, авыл халкын куандырып ала да Кыйблага таба агып китә. Нинди генә саф сулы булса да, һәр чишмәгә ярдәм кирәк. Безнең авылда бу эшне әлеге чишмә янында урнашкан мәчетнең дин әһелләре үз кулларына алдылар. Авылдашларыбыздан да ярдәм сорап, планлаштырылган эшләребезне җиренә җиткереп, матур иттереп чистартып-яңартып куйдылар. Бу эштән беркем дә читтә калмады. Читать полностью
Җылы түгел, ялкынлы сүзләр кирәк
“Туган тел” өлкә татар җәмгыяте әгъзалары Мансур Садретдин улы Ямалетдинов һәм Дамир Юрий улы Гатинның вафатына бер ел тулу уңаеннан Самараның Җәмигъ мәчетендә искә алу мәҗлесе үткәрелде. Бу көнне соңгы елларда вафат булган бөтен татар активистлары да зурлап искә алынды.
Читать полностью
Сез мәктәпкә әзерме?

Ислам Моратов
Август — балаларны мәктәпкә әзерләү вакыты. Күпләр аңа алдан ук әзерләнеп куя. Ә кайберәүләр кайчан алырбыз, нәрсә алырбыз, әле исемлеге дә төзелмәгән, бала үсеп китәргә дә мөмкин, диләр. Читать полностью
Ризаэддин казыйның сабакташы ХӨСНУЛЛА АХУН
Самара өлкәсенең хәзерге Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылының берничә кешесе данлыклы Чыршылы (Чәшеле) мәдрәсәсендә укыган булса да, алар мөгаллим хезмәтенә алынмаганнар. 1888 елда, җыен карары нигезендә, Гәрәй Әһлиуллин, Сәлах Зәйнәгетдинов һәм Габделгани Габдерәшитов әлеге мәдрәсәгә мөгаллим сорап баралар. Шулай итеп, уку йортыннан заманы өчен шактый алдынгы карашлы хәлфә Хөснулла Баһаветдин углын Иске Ярмәккә җибәрергә карар кылалар.
Читать полностью
Социаль контракт нәрсә ул?
Самара өлкәсендәге мохтаҗ гаиләләр һәм аз керемле гражданнар 2010 елдан башлап социаль контракт дип аталган дәүләт ярдәменнән файдалана алалар. Ул аз керемле гаиләгә мөмкинлекләр ачарга һәм акрынлап үз-үзен тәэмин итүгә күчәргә ярдәм итә. Аны уртача керемнәре Самара өлкәсендә билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләр һәм гражданнар ала ала. Социаль контракт буенча ярдәмнең максималь күләме 350 000 сум тәшкил итә һәм ул 3 елга 1 тапкыр гына бирелә. Социаль контракт һәм аны рәсмиләштерү нечкәлекләре турында тулырак мәгълүматны https://vk.com/samregion_press?w=wall-205716060_2366 сылтамасы буенча табарга мөмкин. Читать полностью
Жигулевск мәчете, стела һәм «Бәйсезлек»
Самара өлкәсе мөселманнарның региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Жигулевскига эш сәфәре белән барып кайтты. Ул анда төзелә торган яңа мәчет төзелеше барышы белән кызыксынды, «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды советы рәисе Гомәр Батршин һәм Жигулевск шәһәр башлыгы Илья Сухих белән очрашулар үткәрде.
Читать полностью
Милли җанлы шәхесебез иде ул…
Качып китсәң дә — чәчеп кит

Зарыгып көткән күрешү
Мәктәп директорының эш көннәреннән бер бәләкәй генә, ләкин бик әһәмиятле вакцина.
Ике дәресемне уздырып, кабинетыма кереп үземнең директор эшләре белән шөгыльләнергә уйлаган гына идем, ишекне дә шакымыйча дулкынланган, бераз битләре дә кызарынган өченче класс укытучысы Мария Сергеевна килеп керде.
«Сынущик» белән «дущинка» әнисе буласым килми
Күптән түгел социаль челтәрдә утырган вакытта сыйныфташымның кызы белән аралашкан видеосын күреп алдым. Аның кызы белән минем кызым яшьтәшләр, икебез дә чиста татар авылыннан, татарча укып үстек, шуңа күрә кызыксынып карый башладым. Әтисе белән әнисе баладан сүзләр кабатлата: Читать полностью
Мәхәлләбезнең ике йолдызы

Мөхәммәдрасих Абушманов — беренче рәттә сулдан икенче, Дамир Моратов — уңнан беренче
Похвистнево районы, Мәчәләй авылының Үзәк мәчетендә ел саен Хәрби диңгезчеләр көнен билгеләп үтәбез. Моның сәбәбе дә бар: олы яшьтәге ике картыбыз – Дамир ага Моратов һәм Мөхәммәдрасих ага Абушманов заманында диңгез флотында хезмәт иткәннәр. Аларны шушы бәйрәм белән мәчет имамы Галиулла Мамышев быел да котлады, ә бүләккә матрос майкалары тапшырды.
Читать полностью
Аллаһының тугры колы
Похвистнево мәчете имамы Сөләйман Мөхтәр улы Ибраевка — 70 яшь!
Сөләйман Ибраев — ихластан гамәл кылучы, үз эшен бик тырышып алып баручы мөселман кешесе. Ул Коръән сүрәләре укыганда күңелләр сафланып китә, чөнки тавышы бик моңлы. Мин Сөләйман Мөхтәр улын һәрбер бәндәне хак юлга өндәүче көчле энергетикалы кеше, дип атар идем. Читать полностью