Россия халыкларының туй традицияләре һәм гореф-гадәтләре, көзге яфраклар кебек үк, төрле һәм матур. Менә инде 13 ел дәвамында, әбиләр чуагы вакытында, ЗАГС идарәсе, Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, «Милли туйлар фестивале» оештырып килә. Читать полностью
Татар журналистикасы легендасы
Бүген, 7 сентябрьдә, “Бердәмлек” газетасының беренче мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга 79 яшь тулган булыр иде. Читать полностью
Алгы сызыкта — патриотик тәрбия
24 августта ГТРК Самара телестудиясендә Самара өлкәсе мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды. Видео-конференция режимында оештырылган утырышта төбәкнең 1000нән артык мәгариф учреждениесе, мәктәпләр, балалар бакчалары, урта һөнәри һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең педагогик коллективлары, актив ата-аналар — барлыгы 50 меңгә якын кеше катнашты. Анда Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, югары уку йортлары ректорлары советы рәисе, академик Геннадий Котельников, өлкә мәгариф министры Виктор Акопьян, Россия Федерациясе мәгариф министры киңәшчесе Мария Муркова катнаштылар.
Читать полностью
Үткәннәрне белмичә, киләчәккә бару мөмкин түгел
1100 ел элек Идел буе Болгарстаны ислам динен рәсми рәвештә дәүләт дине итеп кабул итә. Бу вакыйга киләчәктә күпмилләтле һәм күпконфессияле Россия цивилизациясен булдыруга нигез сала. Россия Федерациясе президенты күрсәтмәсе буенча, юбилей датасын бәйрәм итүгә гомумроссия статусы бирелде. Шуңа күрә бөтен регионнарда, шул исәптән Самара өлкәсендә дә, әлеге түгәрәк юбилей кысаларында төрле чаралар ел буе узачак. Бу турыда Самара өлкәсенең «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фондының попечительләр советы рәисе Гомәр БАТРШИН белән әңгәмә бастырабыз. Читать полностью
Кабык үз эчлеген суырырга түгел, сакларга тиеш!
Ислам дине буенча җәмгыяви яшәеш нигезендә дәүләт идарә системасы түгел, ә үзидарә системасы ята. Дәүләт — җәмгыяви үзидәрә системасының тышкы корылмасы яки саклавыч кабыгы вазифасын гына үти. Ә кабык үз эчлеген суырмаска, сакларга тиеш. Кызганычка, бүгенге тормышыбыз киресен раслый: идарә органнары дилбегәне үз кулларына алсалар да, авылларның күбесе күрексез хәлдә кала бирәләр. Ә ислам динендә мөселман бәндәсе үз милкенә, үз җиренә, үз иленә хуҗа булган хәлдә бер Аллаһыга гына буйсынып яшәргә тиеш диелә. Читать полностью
«Төп мәсьәлә — милләтләр арасында тынычлык һәм килешүчәнлек булдыру»
28 – 30 августта Казанда милли һәм региональ матбугат чараларының IX форумы узды. 30 регионнан килгән 300ләп делегат Россия милли матбугат чараларының язмышы һәм киләчәге турында фикер алыштылар, семинарларда катнаштылар, докладлар тыңладылар.
Әлеге чарада Самара өлкәсеннән “Самар татарлары” журналы редакторы Данияр Сәйфиев һәм “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева да булып кайттылар. Читать полностью
Яңгырады көмеш кыңгырау
Зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар “выжт” итеп узып та китте. Көзнең һәм яңа уку елы башлануын игълан итеп, мәктәпләрдә җиз кыңгырау яңгырады. Бу бәйрәмне мәктәп бусагасына тәүге тапкыр басучылар да, чәчләренә чал кунган укытучылар да, ата-аналар да ниндидер дулкынлану белән кәтеп алалар. Балалар сыйныфташлары белән күрешергә, яңа форма, портфельләрен дусларына күрсәтергә ашыгып дулкынланса, ата-аналарны һәм мөгаллимнәрне исә уку программасына кертелгән яңалыклар, имтиханнар һәм башка мөһим мәсьәләләр борчый. Читать полностью
Мәчәләй чишмәләре Кыйблага таба агалар
Похвистнево районының Мәчәләй авылы янындагы тау астыннан кайчандыр бәреп чыккан чишмә, челтер-челтер итеп, авыл халкын куандырып ала да Кыйблага таба агып китә. Нинди генә саф сулы булса да, һәр чишмәгә ярдәм кирәк. Безнең авылда бу эшне әлеге чишмә янында урнашкан мәчетнең дин әһелләре үз кулларына алдылар. Авылдашларыбыздан да ярдәм сорап, планлаштырылган эшләребезне җиренә җиткереп, матур иттереп чистартып-яңартып куйдылар. Бу эштән беркем дә читтә калмады. Читать полностью
Җылы түгел, ялкынлы сүзләр кирәк
“Туган тел” өлкә татар җәмгыяте әгъзалары Мансур Садретдин улы Ямалетдинов һәм Дамир Юрий улы Гатинның вафатына бер ел тулу уңаеннан Самараның Җәмигъ мәчетендә искә алу мәҗлесе үткәрелде. Бу көнне соңгы елларда вафат булган бөтен татар активистлары да зурлап искә алынды.
Читать полностью
Сез мәктәпкә әзерме?

Ислам Моратов
Август — балаларны мәктәпкә әзерләү вакыты. Күпләр аңа алдан ук әзерләнеп куя. Ә кайберәүләр кайчан алырбыз, нәрсә алырбыз, әле исемлеге дә төзелмәгән, бала үсеп китәргә дә мөмкин, диләр. Читать полностью
Ризаэддин казыйның сабакташы ХӨСНУЛЛА АХУН
Самара өлкәсенең хәзерге Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылының берничә кешесе данлыклы Чыршылы (Чәшеле) мәдрәсәсендә укыган булса да, алар мөгаллим хезмәтенә алынмаганнар. 1888 елда, җыен карары нигезендә, Гәрәй Әһлиуллин, Сәлах Зәйнәгетдинов һәм Габделгани Габдерәшитов әлеге мәдрәсәгә мөгаллим сорап баралар. Шулай итеп, уку йортыннан заманы өчен шактый алдынгы карашлы хәлфә Хөснулла Баһаветдин углын Иске Ярмәккә җибәрергә карар кылалар.
Читать полностью
Социаль контракт нәрсә ул?
Самара өлкәсендәге мохтаҗ гаиләләр һәм аз керемле гражданнар 2010 елдан башлап социаль контракт дип аталган дәүләт ярдәменнән файдалана алалар. Ул аз керемле гаиләгә мөмкинлекләр ачарга һәм акрынлап үз-үзен тәэмин итүгә күчәргә ярдәм итә. Аны уртача керемнәре Самара өлкәсендә билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләр һәм гражданнар ала ала. Социаль контракт буенча ярдәмнең максималь күләме 350 000 сум тәшкил итә һәм ул 3 елга 1 тапкыр гына бирелә. Социаль контракт һәм аны рәсмиләштерү нечкәлекләре турында тулырак мәгълүматны https://vk.com/samregion_press?w=wall-205716060_2366 сылтамасы буенча табарга мөмкин. Читать полностью
Жигулевск мәчете, стела һәм «Бәйсезлек»
Самара өлкәсе мөселманнарның региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Жигулевскига эш сәфәре белән барып кайтты. Ул анда төзелә торган яңа мәчет төзелеше барышы белән кызыксынды, «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды советы рәисе Гомәр Батршин һәм Жигулевск шәһәр башлыгы Илья Сухих белән очрашулар үткәрде.
Читать полностью