Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыятен оештырган милләтпәрвәрләрнең берсе, «Татар балалары җырлый» фестивален оештыруда зур роль уйнаган Мансур Садретдин улы ЯМАЛЕТДИНОВ бер ел элек 83 яшендә вафат булган иде.
Качып китсәң дә — чәчеп кит

Зарыгып көткән күрешү
Мәктәп директорының эш көннәреннән бер бәләкәй генә, ләкин бик әһәмиятле вакцина.
Ике дәресемне уздырып, кабинетыма кереп үземнең директор эшләре белән шөгыльләнергә уйлаган гына идем, ишекне дә шакымыйча дулкынланган, бераз битләре дә кызарынган өченче класс укытучысы Мария Сергеевна килеп керде.
«Сынущик» белән «дущинка» әнисе буласым килми
Күптән түгел социаль челтәрдә утырган вакытта сыйныфташымның кызы белән аралашкан видеосын күреп алдым. Аның кызы белән минем кызым яшьтәшләр, икебез дә чиста татар авылыннан, татарча укып үстек, шуңа күрә кызыксынып карый башладым. Әтисе белән әнисе баладан сүзләр кабатлата: Читать полностью
Мәхәлләбезнең ике йолдызы

Мөхәммәдрасих Абушманов — беренче рәттә сулдан икенче, Дамир Моратов — уңнан беренче
Похвистнево районы, Мәчәләй авылының Үзәк мәчетендә ел саен Хәрби диңгезчеләр көнен билгеләп үтәбез. Моның сәбәбе дә бар: олы яшьтәге ике картыбыз – Дамир ага Моратов һәм Мөхәммәдрасих ага Абушманов заманында диңгез флотында хезмәт иткәннәр. Аларны шушы бәйрәм белән мәчет имамы Галиулла Мамышев быел да котлады, ә бүләккә матрос майкалары тапшырды.
Читать полностью
Аллаһының тугры колы
Похвистнево мәчете имамы Сөләйман Мөхтәр улы Ибраевка — 70 яшь!
Сөләйман Ибраев — ихластан гамәл кылучы, үз эшен бик тырышып алып баручы мөселман кешесе. Ул Коръән сүрәләре укыганда күңелләр сафланып китә, чөнки тавышы бик моңлы. Мин Сөләйман Мөхтәр улын һәрбер бәндәне хак юлга өндәүче көчле энергетикалы кеше, дип атар идем. Читать полностью
Туганнарыма багышладым…
Чәчкә апа Шәгалиева Иске Усман авылында 30 елдан артык яши.Тормыш иптәше Хәмит абый белән оныкларын, оныкларының балаларын үстерешеп матур гына гомер кичерәләр. Ләкин Чәчкә апа Татарстанда вафат булган Гамилә, Гасимә, Нәсимә, Атлас исемле туганнарын сагына, юксына. Аларга багышлап шигырьләр яза. Шуларның берсен газетада бастырабыз. Читать полностью
Күршеләрнең тарихын белү файдалы
Узган ел ахырында Самарада Идел буе халыклары китапханәсе ачылган иде. Шушы вакыт эчендә анда өлкәдә яшәүче барлык милләт вәкилләре катнашында күптөрле чаралар уздырылып килә. Менә 28 июльдә дә китапханәдә “Татар халкы: тарихы, гореф-гадәтләре, музыкасы” дип аталган мәдәният көне үтте.
Читать полностью
Эшләсәк, бәһасе бәяләп бетергесез булыр
1-2 августта Татарстанда, «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды узды. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының беренче президенты, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты, Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның котлавы җиткерелде.
Читать полностью
Һөнәрчелек һәм сәнгать дөньясына сәяхәт
31 июльдә Самараның «Халыклар дуслыгы паркы» этномәдәни комплексында «Һөнәрчелек һәм сәнгать иҗаты дөньясына сәяхәтләр» дип аталган ярминкә узды.
Читать полностью
Җылы, матур хатирә булып калды
Июльнең гаҗәеп матур җомга көнендә миңа Похвистнево районы, Венера авылы мәчетендә узган Корбан табынында катнашырга насыйп булды. Мәҗлес әлеге мәчетнең 20 еллыгына багышланган иде. Читать полностью
Мәдрәсәдә балалар өчен җәйге ял
Ковид пандемиясенә кадәр Гали авылы мәдрәсәсендә балалар өчен җәйге ял ел саен оештырылып килә иде. Ике еллык тәнәфестән соң, ниһаять, 4 — 17 июльдә мәдрәсәдә янәдән балалар өчен ял оештырылды. Бик көтеп алынган вакыйга булды ул. 70ләп бала дини белем дә алдылар, рәхәтләнеп ял да иттеләр. Бу ялны оештыруга авыл халкы да, иганәчеләр дә, мәхәлләләр дә бик зур ярдәм күрсәттеләр. Ашау ягы да бик яхшы булды. Җиләк-җимеш, яшелчә белән табыннар тулып торды. Пешекчебез Гөлшат ханым Гыймаева бик тәмле ризыклар әзерләп ашатты. Аңа балалаларның олы рәхмәтләре ирешсен. Читать полностью
Исеменә туры килә җисеме
Без — Тәгъзимә, Фатыйма, Нина, Габдулла белән Гадилә, Нурсалих белән Нурия, Арслан бабай һәм башкалар (барлыгы 12 кеше) “Бердәмлек” газетасы аша социаль хезмәт күрсәтүчебез Гүзәл Галимҗан кызы Гыйниятуллинага иксез-чиксез рәхмәтләребезне белдерергә телибез.
Читать полностью