Дөньяга килүенә 85 яшь тулу уңаеннан 14 ел элек вафат булган хатыным Гөлчирәгә тереклек дөньясыннан сәламнәремне җибәрәм. Яткан кабере якты-йомшак булсын, укып багышлаган догаларым кабул булсын, каберләре иман нуры белән тулсын, өсләрендә кошлар сайрап торсын, урыны мәңге оҗмахларда булсын. Амин. Читать полностью
Гомерләр үтә икән ул…
Без газета укучыларыбыз белән даими аралашып торырга тырышабыз. Интернет пәйда булгач, элемтә күбесенчә телефон яки электрон хатлар аша алып барыла. Дөрес, редакциягә килеп, хәлләребезне белешеп, күзгә-күз карашып сөйләшеп утыручы укучыларыбыз да бар, Аллага шөкер. Ә менә олы яшьтәге әбүнәчеләребез янына үзебез барабыз.
Шушы көннәрдә 2022 елның апрелендә 90 яшен тутырган даими укучыбыз Миневәрәкыя апа Шакирова белән очраштык. Газетабызны беренче саныннан башлап алып килүче милләттәшебез Средне-Садовая урамындагы шәхси йортларның берсендә яши. «Бердәмлек» хәбәрчесе килгәндә, хуҗабикә песие белән бергә капка төбендә көтеп торалар иде инде. Аллы-гөлле чәчәкләргә, яшеллеккә күмелеп утырган кечкенә генә өй әкияттәге курчак өен хәтерләтте. Читать полностью
Әйт, авылым, кайда соң моң?
Гомәр, Госман, Гали, Шакирә, Мәймүнә, Нурсәхи, Кәримә, Әминә, Нурсалих — бу XX гасыр башында Камышлы районы, Иске Ярмәк авылында яшәгән Әбүбәкер һәм Бисал Гәрәевләр гаиләсендә туган тугыз баланың исемнәре. Шуларның бары тик өченчесенә — 1912 елның 24 июлендә туган Галигә генә татар тарихына кереп калырга насыйп була. Читать полностью
Тегүче дә, чигүче дә, аш-су остасы да…
Әниебез Мәдинә Галимулла кызы Галиуллина 1932 елның ямьле июлендә Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында дөньяга аваз салган. Бала чагы ачлык, сугыш елларына туры килгәнлектән, бик күп яшьтәшләре кебек үк, бары тик 4 сыйныф белем ала алган. Читать полностью
Җәйге ял — балачак бәйрәме
Хәзерге заман яшьләре уңайлы ял итсеннәр өчен бихисап мөмкинлекләр булдырылган. Җәйге ял өчен шәһәребездә андый урыннар аеруча күп. Күпсанлы парклар, стадионнар, Идел буе… Анда рәхәтләнеп велосипедта, скейтта һәм самокатта йөрергә була, кыскасы, саф һавада һәркем күңеленә хуш килерлек ял итү ысулын сайлый ала. Читать полностью
Авыл фельдшеры
Күп вакытта авыл кешесенең шәһәр поликлиникалары буенча йөрергә мөмкинлеге юк. Район Үзәк хастаханәсенә дә тиз генә барып җитәр өчен башта машина эзләргә туры килә. Шуңа күрә, көн булсынмы, төнме, беренче чиратта авыл фельдшерын чакырталар. Күп очракта авыруның хәле медицина хезмәткәренең тәҗрибәсенә, белеменә һәм, әлбәттә инде, үз өстенә җаваплылык алырга әзер булуына бәйле була. Фельдшер һөнәре киңкырлы бит ул. Читать полностью
Надеждино авылы мәчетенә — 25 ел
Надеждино авылы тарихы әби-патша Екатерина чорыннан башлана. Ул Идел буендагы буш җирләрне герман халкына биргәч, Александрталь дип аталган немец авылы барлыкка килә. Герман кешеләренә җир эшкәртү, мал үрчетү өчен эшчеләр кирәк булганлыктан, авылда рус, чуваш, мордва һәм татар халыклары да яшәп китә. Надеждино исеме белән ул сугыштан соң, немецлар туган якларына китеп беткәч кенә атала башлый. Читать полностью
Авылның хөрмәтле кешеләре
Елховка районы, Губан Күл авылында Лилия һәм Җәмил Ибәтовларның кунакчыл һәм көлеп торган җайлы йортын белмәгән кеше юктыр. Ул 27 ел буе бөтен урамга гына түгел, авылга да ямь өстәп, кунакка чакырып тора сыман. Читать полностью
Урамнарыбызны тәртиптә тотабыз
Хак Тәгаләне таныган, көн саен эш гамәлендә булган бәндәләр өстен чыгачак, диелгән. Аллаһы Тәгаләне танып белмәүчеләрнең җаннары исә тыныч түгел. Тапкан мал-мөлкәте дә бәрәкәтсез, эшләгән эшләре дә барып чыкмый. Моның сере бер генә: бу адәмнәр бер эшләрен дә “Бисмилләәһир-рахмәәниррахиим” дип башламый, эшен тәмамлаганда “Аллаһыга тапшырдым” диюне кирәксенми.
Мактанып әйтүем түгел, әмма безнең Похвистнево районының Мәчәләй авылында эш сөючән, милләтебезне һәм динебезне хөрмәтләүчән, авылы өчен җанын да бирергә әзер булган татарлар яши. Туган ягыңның табигатен, кендек каның тамган җиреңне Аллаһы Тәгалә кушканча саклау да иманлы булудан килә бит. Читать полностью
Рәхмәт иясе Равил
Хикмәтнең иң зуры — чын кеше булуда. Җир шарының үпкәләре — бар тереклеккә энергия бирүче урман булган кебек, безнең Гали авылының уңган егетләре дә авылыбызны үстерүгә сулыш өреп торалар. Алар кешелекле, җаваплы, кыю фикер йөртүче егетләр. Шундыйларның берсе Равил Галимуллин.
Читать полностью
Укулар җәен дә дәвам итә
Җәйге каникуллар вакытында ата-аналарны баланың буш вакытын ничек итеп кызыклы да, файдалы да итеп уздырырга дигән сорау борчый. Җәй көне дә балаларның яңа белем туплавы бик мөһим.
Менә инде өченче ел рәттән Похвистнево районы, Мәчәләй авылының 5нче санлы мәчетендә 8 яшьтән 14 яшькәчә балалар өчен бушлай дини укулар үткәрелә. Читать полностью
Җир белән һава арасында
12 июльдә дөньядагы иң романтик һөнәр ияләре — стюардлар профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Бу һөнәр 1928 елда Германиядә барлыкка килгән. Моңа кадәр очыш вакытында пассажирларга икенче пилот хезмәт күрсәткән булса, рейслар ерагайган, ә самолетлар сыйдырышлыгы арткан саен, бу вазифаларны үтәү өчен аерым кеше кирәк булуы ачыкланган. Шулай итеп, бортпроводник һөнәре (инглизчә steward) туа. Башта ан¬да ир-атлар гына эшләгән. Ә 1930 елда АКШта әлеге эшкә яшь кызларны алу идеясе туган. Шуннан бирле бу профессия — күпчелек кызларның балачак хыялы.
Стюардесса һөнәренең никадәр катлаулы һәм җаваплы икәнен төгәлрәк белү өчен Виктория ШӘМШЕДИНОВАга мөрәҗәгать иттек. Читать полностью
Керсез җаннар һәм изге ниятләр
Быел Идел буе Болгарстаны ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин белән әңгәмә корып, Самара өлкәсендә дин торышы һәм башка конфессияләр белән мөгамәләләр турында сөйләштек. Читать полностью