«Сынущик» белән «дущинка» әнисе буласым килми

туган телКүптән түгел социаль чел­тәрдә утырган вакытта сый­ныфташымның кызы белән ара­лашкан видеосын күреп алдым. Аның кызы белән минем кызым яшьтәшләр, икебез дә чиста татар авылыннан, татарча укып үстек, шуңа күрә кызыксынып карый башладым. Әтисе белән әнисе баладан сүз­ләр кабатлата: Читать полностью

Мәхәлләбезнең ике йолдызы

Ватанга хезмэт итучелэр

Мөхәммәдрасих Абушманов — беренче рәттә сулдан икенче, Дамир Моратов — уңнан беренче

Похвистнево районы, Мәчәләй авылының Үзәк мәчетендә ел саен Хәрби диңгезчеләр көнен билгеләп үтәбез. Моның сәбәбе дә бар:  олы яшьтәге ике картыбыз – Дамир ага Моратов һәм Мөхәммәдрасих ага Абушманов заманында диңгез флотында хезмәт иткәннәр. Аларны шушы бәйрәм белән мәчет имамы Галиулла Мамышев быел да котлады, ә бүләккә матрос май­калары тапшырды.
Читать полностью

Аллаһының тугры колы

ro_ybzHOApnhDG9Q1PIu7KngnFxjsC2iJNGk6PFDiF2pAvbB--Ib7AAQM415c6agKH8pjLKLW214T_hajGOaEgx-Похвистнево мәчете имамы Сөләйман Мөхтәр улы Ибраевка — 70 яшь!

Сөләйман Ибраев — ихластан гамәл кылучы, үз эшен бик тырышып алып баручы мөселман кешесе. Ул Коръән сүрәләре укыганда күңелләр сафланып китә, чөнки тавышы бик моңлы. Мин Сөләйман Мөхтәр улын һәрбер бәндәне хак юлга өндәүче көчле энергетикалы кеше, дип атар идем. Читать полностью

Туганнарыма багышладым…

Чәчкә апа Шәгалиева Иске Усман авылында 30 елдан артык яши.Тормыш иптәше Хәмит абый белән оныкларын, оныкларының балаларын үстерешеп матур гына гомер кичерәләр. Ләкин Чәчкә апа Татарстанда вафат булган Гамилә, Гасимә, Нәсимә, Атлас исемле туганнарын сагына, юксына. Аларга багышлап шигырьләр яза. Шуларның берсен газетада бастырабыз. Читать полностью

Күршеләрнең тарихын белү файдалы

БНПУзган ел ахырында Самарада Идел буе халыклары китапха­нә­се ачылган иде. Шушы вакыт эчендә анда өлкәдә яшәүче барлык милләт вәкилләре катнашында күптөрле чаралар уздырылып килә. Менә 28 июльдә дә китапханәдә “Татар халкы: тарихы, гореф-гадәтләре, музыкасы” дип аталган мәдәният көне үтте.
Читать полностью

Эшләсәк, бәһасе бәяләп бетергесез булыр

делегаты1-2 августта Татарстанда, «Казан Экспо» Халыкара күр­гәз­мәләр үзәгендә, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съез­ды узды. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының беренче президенты, дәүләт ки­ңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты, Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның котлавы җиткерелде.
Читать полностью

Һөнәрчелек һәм сәнгать дөньясына сәяхәт

Насырова31 июльдә Самараның «Халыклар дуслыгы паркы» этномәдәни комплексында «Һөнәрчелек һәм сәнгать иҗа­ты дөньясына сәяхәтләр» дип аталган ярминкә узды.
Читать полностью

Җылы, матур хатирә булып калды

MUqgrXArLNECF5836NAIEhYELA55uC05rB9jh8jXtwerdp19xFIq4sNGlYttM1WqIai3og7vBlWvycM8LK6ttLO6Июльнең гаҗәеп матур җомга көнендә миңа Похвистнево районы, Венера авылы мәчетендә узган Корбан табынында катнашырга насыйп булды. Мәҗлес әлеге мәчетнең 20 еллыгына багышланган иде. Читать полностью

Мәдрәсәдә балалар өчен җәйге ял

гали мэдресеКовид пандемиясенә кадәр Гали авылы мәдрәсәсендә балалар өчен җәйге ял ел саен оештырылып килә иде. Ике еллык тәнәфестән соң, ниһаять, 4 — 17 июльдә мәдрәсәдә янәдән балалар өчен ял оештырылды. Бик көтеп алынган вакыйга булды ул. 70ләп бала дини белем дә алдылар, рәхәтләнеп ял да иттеләр. Бу ялны оештыруга авыл халкы да, иганәчеләр дә, мәхәлләләр дә бик зур ярдәм күрсәттеләр. Ашау ягы да бик яхшы булды. Җиләк-җимеш, яшелчә белән табыннар тулып торды. Пешекчебез Гөлшат ханым Гыймаева бик тәмле ризыклар әзерләп ашатты. Аңа балалаларның  олы рәхмәтләре ирешсен. Читать полностью

Исеменә туры килә җисеме

соц работникБез — Тәгъзимә, Фатыйма, Нина, Габдулла белән Гадилә, Нурсалих белән Нурия, Арслан бабай һәм башкалар (барлыгы 12 кеше) “Бердәмлек” газе­тасы аша социаль хезмәт күр­сәтүчебез Гүзәл Галимҗан кы­­зы Гыйниятуллинага ик­сез-чик­сез рәхмәтләребезне бел­де­рергә телибез.
Читать полностью

Һаман сагынам

Дөньяга килүенә 85 яшь тулу уңаеннан 14 ел элек вафат бул­ган хатыным Гөлчирәгә тереклек дөньясыннан сәламнәремне җибәрәм. Яткан кабере якты-йомшак булсын, укып багышлаган догаларым кабул булсын, каберләре иман нуры белән тулсын, өсләрендә кошлар сайрап торсын, урыны мәңге оҗмахларда булсын. Амин. Читать полностью

Гомерләр үтә икән ул…

Вэрэкыя апаБез газета укучыларыбыз белән даими аралашып то­рырга тырышабыз. Интернет пәйда булгач, элемтә кү­бе­­сенчә телефон яки электрон хатлар аша алып барыла. Дөрес, редакциягә килеп, хәл­ләребезне белешеп, күзгә-күз карашып сөйләшеп утыручы уку­чыларыбыз да бар, Ал­лага шөкер. Ә менә олы яшьтәге әбү­нә­че­ләребез янына үзебез барабыз.

Шушы көннәрдә 2022 ел­ның апрелендә 90 яшен тутырган даими укучыбыз Ми­не­вәрәкыя апа Шакирова бе­лән оч­раштык. Газетабызны берен­че саныннан башлап алып ки­лүче милләттәшебез Сред­не-Садовая урамындагы шәхси йортларның берсендә яши. «Бер­дәмлек» хәбәрчесе кил­гәндә, хуҗабикә песие бе­лән бергә капка төбендә кө­теп торалар иде инде. Аллы-гөл­ле чәчәкләргә, яшеллеккә кү­ме­леп утырган кечкенә ге­нә өй әкияттәге курчак өен хә­тер­ләтте. Читать полностью

Әйт, авылым, кайда соң моң?

БезымянныйГомәр, Госман, Гали, Ша­кирә, Мәймүнә, Нурсәхи, Кә­римә, Әминә, Нурсалих — бу XX гасыр башында Камышлы районы, Иске Ярмәк авылында яшәгән Әбүбәкер һәм Бисал Гәрәевләр гаиләсендә туган ту­гыз баланың исемнәре. Шу­лар­ның бары тик өченчесенә — 1912 елның 24 июлендә туган Галигә генә татар тарихына кереп калырга насыйп була. Читать полностью