Габделхак мәчете

Мулла бабай11Революциягә кадәр хәзерге Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла авылы шактый зур булып, анда өч мәчет эшләп килгән. Дәһшәтле заманнарда аларның барысын да ябалар һәм, манараларын кисеп, биналарын клуб, склад, яисә мәктәп итеп кулланалар. Шулай да, авыл картлары җомга намазларын, дини бәйрәмнәрне өйләрдә, зиярәтләрдә җыелып укуларын дәвам итәләр. Читать полностью

Айсылу (Автобиографик очерк)

news_36190(Дәвамы).

Тугызынчы класста Айсылуга уку авыррак бирелә баш­лады. Башка еллардагыга караганда, программасы катлаулырак кебек тоелды. Ләкин һәрвакытта да тыры­шып, һәр дәрескә әзерләнеп йө­рер­гә өйрәнгәнлектән, ул дружи­нада пионер эшләрен дә алып барырга, яхшы укырга да өлгерде. Моның сәбәбе, бәлки, Айсылуның көннең һәр минутын дөрес файдалана белүеннәндер. Ул бит һәр кич­не, дәресләрен әзерләп бе­тергәч, иртәгесе көнгә план төзеп куя иде. Һәр иртә саен физзарядка ясарга да онытмый.

Читать полностью

Айсылу (Автобиографик очерк)

news_36190(Дәвамы)

“Орленок” белән саубуллашырга да вакыт җитте. Яңа гына килгән кебек тоелса да, кырык көн үтеп тә киткән иде инде. Күпме күңелле кичәләр, отряд җыелышлары, пионер учаклары, кызыклы дәресләр артта калды. Дуслары да күбәйде Айсылуның. Алар да шушы бәләкәй генә буйлы, озын сары чәчле башкорт кызын якын күрделәр, шатлыкларын да, кыенлыкларын да бергә җиң­деләр. Читать полностью

Айсылу (Автобиографик очерк)

news_36190Салкын көзге җил исә. Кояшлы көннәр белән саубуллашырга теләмәгән ак каен, җил белән тарткалашып, һәр саргайган яфрагын саклап калырга тырыша, ләкин булдыра алмый. Кыштырдап торган яфрак­лар өстенә шыбыр-шыбыр килеп көзге яңгыр ява башлый һәм, күп тә үтми, яфраклар, соры төскә кереп, йомшарып җиргә сарылалар… Читать полностью

Йөзне “Восток”ка тотабыз

iМәчәләй авылының «Вос­ток» оешмасы хезмәт­кәр­лә­ренең һәм җитәк­че­лә­ренең авыл халкына ярдәм итеп торулары турында шактый яздым инде. Һәм тагын да язармын, Аллаһы теләсә. Чөнки без, авыл халкы, аларга бик рәхмәтле. Читать полностью

Җитмеш сигез чишмә авылы

пятра чишмасе после 3Җирең күпме, дип сорама, суың күпме дип сора, ди борынгы мәкаль. Кеше үзенең яшәү урынын су яныннан эзләгән. Менә безнең авылга нигез салган Мансур исемле кеше дә урман уртасыннан аккан киң булмаган елга буена килеп урнашкан. Бу елганың ике яры да югары булган, аннан чишмәләр агып торган. Яңа Мансур авылында кешеләр күбәйгән саен, чишмәләр дә арта барган. Моннан күп еллар элек 78 чишмә авыл халкын су белән туендырып торган. Хатын-кызлар, көянтә-чиләкләрен асып, шушы чишмәләргә суга йөргәннәр, чишмә улакларында кер чайкаганнар. Егетләр дә, үзләренә уңган кәләш күзаллап, елга буена төшкәннәр. Читать полностью

Халисә абыстай

Халисэ абыстайАллаһы Тәгаләнең канун-кагыйдәләре барыбыз өчен дә бер — фани дөньяны да алып барырга, Аллаһы Тәгаләне дә онытмаска тиешбез. Безнең дүрт мәчетле, мәдрәсәле Га­ли авылының дин әһәлләре, мулла-абыстайларыбыз барын­да, Аллаһы кушса, динебез дә­вамлы булыр, авылыбыз чәчәк атар. Буыннан-буынга ислам динен тотып яшәүче гаиләләр бездә бик күп. Менә шуларның берсе — Халисә абыстаебыз Сәгъдиева. Аның язмышы белән кызыксынып китеп, бу мәкаләне яза башлагач, күп нәрсәләргә төшендем. Читать полностью

Кайтасы килә яшьлеккә…

Мурзаханова111 мартта Похвистнево районының Гали авылыннан штаттан тыш хәбәрчебез Саимә апа Морзахановага 75 яшь тулды

Кайтыр идем — яшьлек ерак,
Куе томан артында.
Артта кала үткән еллар,
Яңа үрләр бармы алда? Читать полностью

Күңелдәге яз, йөрәктәге сөю белән

8 марта4 мартта Самара филар­мониясендә җыелган хатын-кыз­ларны гу­бернатор Дми­трий Азаров халыкара ха­тын-кызлар көне белән кот­лады.
Читать полностью

«Яктылык» юбилейга әзерләнә

Яктылык1Быел Самараның «Яктылык» татар мәктәбе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. 5 март көнне юбилейга әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, әйдәп баручы консультанты Әлфия Әхәтова,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Газизов, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәридә Хәмидуллова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әлфия Сөләйманова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Гыйлаҗева, педагоглар коллективы һәм «Дуслык» оешмасы директоры Винер Нурмөхәммәтов катнаштылар. Читать полностью

«Китап җене» кагылган Фәһимә

Фэхимэ апаБез бит барыбыз да бер рухта, бер юлда. Аралашып, фикер алышып, чынбарлык белән кызыксынып, башкалар турында мәгълүмат җыеп яшибез. Мин дә менә шундый, үзем өчен кызыклы булган кешеләрнең берсе – Фәһимә Әхмәтшәриф кызы Зарипованың эчке дөньясы белән күптән кызыксынам. Читать полностью

Бердәмлектә бит көч!

Кәримовлар Булан Гөлфия (1)«Бердәмлектә — көч», ди татар халык мәкале. Узган гасырның 90нчы еллары ахырында «Бердәмлек» Самара өл­кә татар газетасын ябылудан нәкъ менә халык бердәмлеге саклап калды. Гап-гади кешеләр, яраткан матбугат басмаларына булышу өчен, кирәкле сумманы ул вакытта тиенләп җыйдылар. Самара өлкәсендә беренче, ә хәзерге вакытта регионда бер­дәнбер булган милли газета нәкъ менә халык ярдәме белән бүген дә чыгып килә. Ул вакытта Россиядә интернет әле киң таралмаган иде, социаль челтәрләр турында исә әйтеп тә торасы түгел. Ул чорда халыкка мәгълүмат җиткерүнең җиңел булмаганын үзегез дә аңлыйсыз. Әмма газетаның беренче баш мөхәррире, минем әтием Рәфгать Әһлиуллинның шәхси сыйфатлары һәм про­фессиональ осталыгы ярдә­мендә бөтен эшне тиешле дә­рәҗәдә оештыра алдылар. Ки­рәкле акча ярты ел эчендә җыелды. XX гасыр ахырында Самара өлкәсендә әнә шундый ха­лык могҗизасы булып алды.

Вакыт алга аяусыз чаба. Чорлар алышына. Әмма элеккеге кебек үк ихласлык, профессиональлек һәм кешелек­лелек зур кыйммәткә ия. Заманча технологияләр – зур мөм­кинлекләр. Узган ел ахырында халык бердәмлеге тагын бер могҗиза ясады. Самарада яшәүче бала, ДЦП диагнозы белән туган Булат Кәримовны тернәкләндерүгә биш көн эчендә 950 мең сум акча җыелды. 50, 100, 300, 500 сумлап күчерделәр. Ничә кеше булышканны күз алдына китерәсезме?! Читать полностью

Искә алу

POhyvZjNYik-300x199Ходай биргән таланты бар иде

Мин бу язмамны Яңа Яр­мәк авылында 40 елдан артык фельдшер булып эшләгән Зөлфия Шиһапованың кызы, укучым Алия Арслановага багышлыйм. Читать полностью