Табигать матурлыгы

БезымянныйТабигатьнең матурлыгы
Бардыр инде һәркайда,
Чын матурлыкны күрдем
                                        мин
Вәршинә урманында.
Читать полностью

Күңел җылысын саклаучы йортыбыз

дворец ветерановСамараның Җиңү паркында урнашкан Ветераннар йорты турында ишетмәгән кеше юктыр. Кайберәүләр бу йортка лаеклы ветераннар гына йөри ала, дип уйлыйдыр. Икенчеләр үзләрен карт дип санап, өйдә генә утырырга тели. Беренчеләре дә, икенчеләре дә нык ялгыша: Ветераннар йорты теләге булган һәр кешене дә кабул итәргә әзер. Анда шагыйрьләр, язучылар, танылган кешеләр белән очрашулар, истәлекле вакыйгаларга багышланган кичәләр, концертлар оештырыла. Өл­кә­безнең танылган артистлары, төрле ансамбльләр чыгыш ясыйлар, мәктәп укучылары, сәнгать уку йортында укучы студентлар чакырыла. Читать полностью

Киң итеп елмаегыз!

9 февраль- Халыкара теш табиблары көнеАсхат Сагиров

Ашаудан, төнге йокылар­дан мәхрүм иткән, үзәкләргә үтеп керүче теш сызлаулар күп­ләребезгә таныш нәрсә. Әле дә ярый шушы газаплардан арындыручы тылсымчылар — теш табиблары бар. 9 фев­ральдә шушы алтын куллы коткаручылар профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Читать полностью

Гомерләрең булсын бәхетле, бәхетләрең булсын гомерле

АбзаловаКарлы бураннарда, пыч­рак көзләрдә, иңенә медицина ки­рәк-яраклары тутырылган сум­касын асып, ярдәмгә ашы­гучы фельдшерыбыз — Ну­ра­ния Минсәхи кызы Аб­за­лова турында язмыйча бул­дыра алмадым.
Читать полностью

Алтын бәһасенә тиң Наил

Курмаев Наилҗ хазратДин бит ул бик катлаулы нәрсә. Аны үз акылың бе­лән генә аңлап бетерә ал­мыйсың. Кайбер урыннары бе­лән күңелең килешмәскә дә мөмкин. Ә тора-бара, үз вакытың белән, аңлый да башлыйсың, соңрак бөтен нечкәлекләренә дә төшенәсең.

Гали авылында Коръән уку­чылар шактый күп. Әл­хәм­дүлилләһи! Укырга өй­рәним ди­гән кешегә бө­тен мөм­кин­лек­ләр дә бар. Тик омтылырга, тырышырга гына кирәк. Бу бит, әлбәттә, Алла­һының рәхмәтенә ирешү. Менә шундыйларның берсе Наил хәзрәт Курмаев. Читать полностью

Яраткан эш уңышка илтә

i11Камышлы районының Балык­лы авылында Сания Садертдин кызы Галимова яши. Ул күп балалы гаиләдә дүртенче бала булып туган. Әтиләре Садертдин ага яшьли вафат булгач, Шәмсенур апа, җиде баласын кочаклап, ялгызы кала. Тормыш авыр булганлыктан, җиденче сыйныфны тәмамлагач, Саниягә фермага дуңгыз караучы булып эшкә урнашырга туры килә. Эше бик авыр булса да, аңа ошый. Һәрбер дуңгыз баласын сабыйлар караган кебек карап үстерә, зур уңышларга ирешә.
Читать полностью

«Байком-сервис» ятим калмасын иде

БезымянныйАтна башында Камышлы районының Байтуган авы­лында авыл хуҗалыгы һәм ту­ризм юнәлешендә эшләп килүче “Байком-сервис” җа­вап­­лылыгы чикләнгән оеш­ма­ның генераль директоры Наил Гайзулла улы Кәлимуллин вафат булды. Ул 31 январьда ту­ган авылы зиратында кү­мелде.
Читать полностью

Газиз балаларымнан аерма

Давлекамова11Бисмилләһир-рәхманир-
                                       рахим.
Бисмилла, дип көнем
                                 башлана,
Нинди генә хәлләр булса да,
Газиз Аллаһым, балаларымны

                                  ташлама!

Гомерем буе Казанга һәм Болгарга барырга хыялланып яшәдем. Ләкин барысы да без теләгәнчә булмый шул. 68 яшендә тормыш иптәшем ки­нәт кенә үлеп китте. Ул үлгәч, өметем тәмам өзелде. Читать полностью

Ачу алдан — акыл арттан

Безымянный1Кеше сүзе кеше үтерә, дигән мәкальне белмичә әйт­мәгәннәрдер, мөгаен. Менә бу язмада да бу сүз күп тапкыр кабатлана.
Читать полностью

Алмалыны оныта алмыйм

БезымянныйМиңа 1948 — 1951 елларда Тупли авылында укырга туры килде. Алмалы авылында бертуган апамда торып укыдым. Бик авыр еллар иде. Шул вакытларны искә алып, Алмалы авылы турында шигырь яздым. Самарада алмалылар шактый яши. Әгәр бу шигырем басылып чыкса, алар укып, үзләренең юкка чыккан авылларын искә алырлар иде. Читать полностью

Бай табигатьле хезмәт батыры

Наби Нуретдинов“Батыр” сүзен телгә ал­ганда, күз алдыма, ирек­сездән, коеп куйган кебек таза гәүдәле Нәби абзый Нуретдинов килеп баса. Ул Кошки районының Иске Җүрәй авылында туып-үскән һәм үз гомерендә шунда яши. Күп Сабантуйлары батыры булса да, ул гади, тыйнак, әдәпле һәм гадел кеше. Ярдәм яисә киңәш сорап килгән кешене беркайчан да борып җибәрми, игътибарсыз кал­дырмый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Бәлки, хәзерге буталчык заманда андый ке­шеләр юк, диючеләр дә та­былыр. Бәхетебезгә, бар икән шул әле андыйлар да.  Читать полностью

«Бердәмлек» озак еллар яшәсен иде

Безымянный31«Бердәмлек» редакциясендә эшләүче кызларны, газета укучыларын, редакция эше тукталмасын өчен тырышкан, ярдәм иткән дусларыбызны, шул исәптән үземне дә, авылдашларыбызны, күршеләремне, туганнарымны, балаларымны Яңа ел бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Яңа елда һәрбарчабызга исәнлектә-саулыкта, матур итеп яшәргә язсын Ходаем. Алдагы елларда да безне куандырып, язмышларыбызны матур итеп, газетабызны бастырып торуыгызны теләп калам. Читать полностью

Яңа елда — яңа концерт

ИделГадәттә Яңа ел бәйрәмнә­ре январь аеның уртасына — Яңа елны иске стиль календаре буенча каршы алуга кадәр дәвам итә. 15 январьда Самараның «Заря» мәдәният сараенда уз­ган концерт Яңа елны каршылауга багышланган чараларга нокта куйды дисәм, ялгыш булмас.
Читать полностью