Тормыш дулкыннары

МаннановыТуган як каен­нарыдай гү­зәл, имән­дәй нык, их­тыярлы, һәр кыл­ган га­мәле белән гомер юлын бизәп, намуслы, вөҗданлы юл­даш булып яшәү­че­ләр бар. Әлеге язмам изге сыйфатларны үзе­нә мулдан җыйган, кайда гына хезмәт куй­­са да, һәр мизгелне ка­батланмас җыр итеп яшәгән, көчле рух­лы кеше булган Мә­җит Абделгазиз улы Маннанов һәм аның гаи­ләсе турында.
Читать полностью

«Исемең синең билгеле түгел, әмма батырлыгың — мәңгелек»

66f3fe7c4b4434d79f401c6189074e9dДекабрь башында Рос­сиядә өч хәрби дата бил­геләнеп үтә – Билгесез солдат көне, Мәскәү өчен сугышта Совет гаскәрләренең контр­һөҗүмгә күчүе һәм Ватан Геройлары көне.
Читать полностью

«Мәңгелеккә калсын дип тырышабыз»

мечетьСамараның үзәгендә, Алексей Толстой (Казанская) урамы, 61а адресы буенча урнашкан Тарихи мәчеткә быел 130 ел. Әмма, матур планнарга чик куйган пандемия аркасында, юбилей тантанасын киләсе елга күчерергә карар кабул ителде. 
Читать полностью

Шәһәр транспортына бәяләр арта

iПандемия аркасында шәһәр транспортында йөрүчеләр саны кимү сәбәпле, 2022 ел башыннан бәяләр күтәреләчәк, дип язылган шәһәр мэриясе сайтында эленгән карар проектында. Документта пасажирлар йөртүче оешмаларга биреләчәк субсидияләр турында сүз бара. Түрәләр исәпләп чыгарган саннарга караганда, чын билет бәясе 38 сумга төшә икән.
Читать полностью

Табигатебезне чисталыкта тотыйк

image-132Ата-бабаларыбыз Бөек Ватан сугышында гомерләре, сәламәтлекләре бәрабәренә киләчәк буын кешеләре өчен аяз күк йөзе, тыныч тормыш яулап алганнар. Ә без туган җиребезнең — киң кырларыбызның, җиләк-җимеш бирә торган урманнарыбызның, авыл-шәһәрләребезнең кадерен беләбезме? Шул турыда уйланыйк әле.
Читать полностью

Туган як тарихы борынгы әйберләрдә

костяная пластинаАлабин исемендәге өлкә музееның 135 еллыгы уңаеннан Самара археологларының тиңсез табылдыклары күргәзмәсе үтте

Фотографиядәге әйберләр — сөяк пластиналар. Аларның өстенә чокып ясаган рәсемнәр­дә сугыш һәм әкияти күренеш­ләр урын алган. Археологлар­ның сүзләренә караганда, андый пластиналар белән VII — VIII гасырларда ат иярләрен, сугышчы калканнарын бизәгән­нәр. Сюжет буенча рәсемнәр үзара бәйләнештә һәм чынлыкта булган сугыш сценаларын тасвирлый. Башка пластиналарны аждаһалар һәм куяннар, боланны егып салган аю рәсемнәре бизи. Читать полностью

Ильяс чыршылары

WAEv2SeSwKIГали авылының иң уңган аксакалы — хаҗи Ильяс абый Арсланов. Ул көнбагыш мае чыгару остасы. Бик күп еллар буе тирә-як төбәкләргә, авыл халкына иң чиста көнбагыш мае чыгарып сата. Ә түбен халык малларына, кош-кортларына сатып ала. Читать полностью

Әниләргә багышлау

Н УсмановоҮткән якшәмбедә Россия халкы Әниләр көнен билгеләп үтте. Россиядә Әниләр көне Борис Ельцин Указы буенча 1998 елдан башланды. Ул ноябрьнең соңгы якшәмбесендә уздырыла.

Әни… Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң кадерле, иң газиз кеше ул! Балага үз анасыннан да күркәмрәк, кадерлерәк җан юк. Әни – сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы да. Читать полностью

Аулак өйдә ни булды?!

Безымянный11Безнең якта аулак өйнең
Үз тәме бар, үз яме.
Бүген бездә тагын бәйрәм,
Аулак өйгә кил әле!

Моңарчы бер дә мәкалә язганым булмады. Ләкин “Ялкынлы яшьлек” ансамбле оештырган тамашаны күргәч, эмоцияләремне тыя алмадым, башта таныш-белешләремә, дусларыма сөйләдем, ә хәзер инде “Бердәмлек”кә дә язып, бөтен халыкка да шатлыгымны җиткерергә булдым. Читать полностью

Эльвира Мөрхәбинова: «Хаталарны тәҗрибә дип кабул итәм»

Безымянный19 ноябрьдә Самараның Профсоюзлар йортында 15нче тапкыр «Авыл хуҗабикәсе» иҗтимагый акция лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чараны өлкә хөкүмәте, авыл хуҗалыгы, азык-төлек министрлыгы һәм өлкә профсоюзлары федерациясе ярдәме белән «Самара өлкәсе хатын-кызлары берлеге» оештыра.

Похвистнево районының Мәчәләй авыл җирлеге башлыгы урынбасары Эльвира Минкасыйм кызы МӨРХӘБИНОВА быелгы бәйгенең «Хатын-кыз — җирле үзидарә органнары җитәкчесе» номинациясендә җиңү яулаган. Димәк, аны «Туган авылының хуҗабикәсе» дип атау бик урынлы.

Читать полностью

Хатлар көтеп калабыз

edb6a1540a6bca85371755960e2de1a6Кадерле газета укучыларыбыз! 2021 елның соңгы ае якынлаша. Димәк, тиздән Яңа елны каршыларга әзерләнә башлаячакбыз. Узган елга нәтиҗәләр ясап, хәтер сандыкларында тәртип урнаштырыр чак. Читать полностью

Ана һәм бала

i“Әннә” диеп теле ачыла
Бу дөньяда баланың.
“Балам” диеп дөп-дөп тибә
Йөрәге һәр ананың.
Читать полностью

Иң кадерле кешеләр

Bebehr_vizuali_1920x1280_1_1908Иң бәхетле мизгел тормышыңда  -
Сабыеңны кулларыңа алу.
Җәннәт исе килгән җимешеңне
Назлап кына күкрәгеңә салу.
(Гөлара Шәрипова)

Әниләр көне — иң якты бәйрәм. Россиядә аны, 1998 елдан башлап, ел саен но­ябрьнең соңгы якшәм­бе­сендә билгеләп үтәләр. Бы­ел ул 28 ноябрьгә туры килә. Бәй­рәм бик яшь бу­луга карамастан, ул безнең тор­мышта саллы урын алып тора, чөнки бу көн­не без һәрберебез өчен иң якын, иң кадерле, иң газиз ке­шене — әниләрне хөр­мәтлибез.

Читать полностью