Россия, шәхсән алганда, Самара өлкәсе дә төрле милләт кешеләре дуслыкта яши торган зур йорт ул. Башкорт туганнарыбыз да шушы зур гаиләнең бер баласы. Кайдан килеп чыккан алар, хәзер ничек яшиләр? Бу сорауны Самараның “Башкорт Королтае” иҗтимагый оешмасы рәисе Камилә Сизяковага бирдек.
Читать полностью
Балаларыгыз китап укырга яратамы?
Кызганычка, китап укырга яратучылар саны азая бара. Хәзер китап уку түгел, озын видеоязма да карамый башлады халык. Үземнең блог буенча күреп торам — текстны язасың-язасың, ләкин яхшы фотография яки видео урнаштырмасаң, ачып караучы сирәк. Читать полностью
Самараның “Ак аю”лары морж булып чыкты
2008 елда Кыргый табигатьне саклау буенча бөтендөнья фонды инициативасы буенча 24 ноябрь морж көне дип игълан ителгән иде. Арктика якларында яшәүче моржлар, табигать җылыну сәбәпле, яклауга бик тә мохтаҗ, әлбәттә. Ләкин безнең якларда моржлар әлегә күренгәне юк. Ә менә салкын суда коенырга яратучы кешеләр байтак. Аларны да халык “морж”лар дип атый һәм алар да, үзләрен моржга санап, ноябрь ахырында бәйрәм уздыралар.
Кыш көне Идел буена Полевой урамы буйлап төшкән кеше еш кына вагончык һәм аның өстеннән күтәрелә торган төтен яисә пар күреп хәйран кала. Битараф кешеләр ни булганын аңламыйча узып китәргә дә мөмкин. Ә менә кызыксынучанраклары бозда бәке, ә анда кеше башлары күреп якынрак килә. Әйе, нәкъ менә шул башларның хуҗалары Урта Идел моржлары була да инде. Ә җитәкчеләре — татар кешесе, Рәшит Зәкәрия улы Хаметов. Читать полностью
Киң күңелле, кунакчыл халык
Башкорт халкы элек-электән азатлык сөючәнлеге һәм кыюлыгы белән дан тоткан. Хәзер дә алар гадел, горур халык, үз мәнфәгатьләрен яклауда үҗәтлек күрсәтәләр. Шул ук вакытта башкортлар – киң күңелле, кунакчыл кешеләр дә. Алар башка җирләрдән күчеп килүчеләрне һәрвакыт җылы каршы алганнар, җир бүлеп биргәннәр, үз гореф-гадәтләрен һәм диннәрен көчләп такмаганнар.
Башкортостанда әле дә кунакларны хөрмәт итәләр, тулы өстәлләр артына утыртып сыйлыйлар, бүләкләргә күмеп озаталар. Читать полностью
Ни чәчсәң, шуны урырсың
Рим императоры Диоклетиан, тәхетен ташлап, яшелчә бакчасын үстерә башлаганнан соң, хакимияткә кайтырга теләмәгән, дигән риваять бар. «Бөтен дөнья белән идарә итүгә караганда, бакча үстерү миңа күбрәк бәхет китерә», — дип җавап биргән ул яңадан тәхеткә менеп утырырга кыстап килгән вәкилләренә һәм кәбестәләренә су сибүен дәвам иткән. Читать полностью
Игелеклелек орлыклары җимеш бирер
Минем балачагым 1960 — 1970 елларга туры килде. Салам башлы өйләр, юллар юк, су кермәгән, телевизор турында күбебез ишетеп кенә белә. Авылның иң зур байлыгы — балалар иде. Һәр гаиләдә диярлек өчәр — бишәр бала ул елларда гадәти күренеш иде. Әти-әниләр дә, мәктәп тә безне балачактан ярдәмчел, эш сөючән итеп тәрбияләделәр. Шуңа күрә мәктәпләрдә оештырылган тимурчылар командасына без бик теләп языла идек. Читать полностью
«Бердәмлек» — минем сердәшем
- Исәнмесез, кызларым! Мин «Бердәмлек»кә беренче саныннан язылып, алып киләм, — дип башлады сүзен редакция ишеген ачып кергән бер мөлаем йөзле апа. — Яшем олы инде, миңа 83 яшь, шуңа күрә, үзем йөри алганда, яраткан газетамны чыгаручылар белән тагын бер очрашасым килде.
Читать полностью
Йортыбыз чәчәкләргә күмелеп утырсын
Самараның Волгарь бистәсендә төзелгән этнографик комплекс 12 сентябрьдә, Халыклар дуслыгы көнендә, ачылды
Читать полностью
Гали уңганнары Бөтенроссия каз өмәсендә
Бөтендөнья татар конгрессы беренче тапкыр онлайн рәвештә Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивален оештырды.
Фестиваль Мөслимдә үтәргә тиеш иде. Кызганычка, пандемия сәбәпле, әлеге масштаблы чара бер елга кичектерелде. Ә онлайн бәйгедә татарлар яши торган барлык төбәкләрдән дә, шул исәптән, Похвистнево районыннан да катнашырга теләүчеләр табылды. Читать полностью
Мәчетләр — эшләп, халык намазларга йөреп торсын
Похвистнево районы, Мәчәләй авылының Үзәк мәчетенә — 35 ел Читать полностью
Поддержите конкурсантов общественной акции «Народное признание-2021» \ Халык иң лаеклыларны сайлый
В Самарской области стартовало общественное голосование по выбору лауреатов акции «Народное признание». Среди конкурсантов есть и наши соплеменники. Читать полностью
“Ватаным тарихында – гаилә тарихы”
Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы мәктәбе укучылары Гөлназ Шәриева һәм Алинә Галимова, тарих укытучысы Рузалия Наил кызы Алтынбаева ярдәмендә, “Минем гаилә тарихы – Ватаныбыз тарихында” дип аталган өлкә фәнни-практик конференциясендә катнаштылар. Чара ZOOM платформасында онлайн форматта үтте.
Читать полностью
Көмеш суы саваплы
Җир куеныннан ургылып чыккан көмеш чишмәләрдән башлана туган як, туган ил. Авыл баласы яшел чирәм арасыннан челтерәп аккан чишмә юлында үсә. Башта әнисе кушуы буенча якын чишмәдән чәй куярга тәмле су алып кайта, төсле ташларын җыеп уйный, үскән саен ераграк чишмәләрне дә үзе өчен «ача», исемнәрен белә, һәр чишмәнең үз йөрәк тибеше, үз моңы, үз догасы булуын аңлый…
Читать полностью