Сүзне сүз белән дәвалаучылар

IMG-f7ee29d364ea1dc8b89c19a40347681e-V22214 ноябрь — Халыкара логопедлар көне. Әлеге белгечләрне балалар хастаханәләрендә дә, балалар бакчаларында да, мәктәпкәчә белем бирү үзәкләрендә дә очратырга мөмкин. Кемнәр соң алар? Табиблармы, әллә укытучылармы?
Читать полностью

Галактионов һәм Самара урамнары ничек аталган?

IMG_5195 (1)1 – 7 ноябрьдә самаралылар “Халыклар күп – ил бер генә” девизы астында узучы Халык­ара мәгърифәтчелек акциясендә катнаштылар. Аны Милләт эшләре федераль агентлыгы һәм Удмур­тия Республикасының милли сәясәт агентлыгы алтынчы мәртәбә оештырганнар иде.
Читать полностью

Гали авылының үткен һәм тапкыр яшьләре

LV2WG6hJND8Бөтендөнья татар кон­грессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи шалтыратып: “Кәүсәр апа, сезне ТНВ каналының “Башваткыч” ташыруында катнашырга чакырабыз”, – дигәч, бераз икеләнеп тордым. Кемне дәшәргә, кем безнең авылда иң тапкыр һәм үткен кеше? Уйлый торгач, югары уку йортларында укып кайткан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Искәндәр Латыйпов һәм рус теле укытучысы Гүзәл Гозәерова, авы­лы­бызның йөзек кашы булган Нәсимә ханым Кәлимуллина сынатмаслар, дип уйладым һәм ялгышмадым да. Читать полностью

Бәхет аңа елмаеп карый

4fb2f3fc-c41a-4c85-bdac-582ea498a3b0Сентябрь ахырында Мәс­кәүдә каратэ киокусинкай бу­енча шәһәр ачык чем­пио­наты узды. Якташыбыз, кио­кусинкай буенча спорт мастеры Илдар Тәлгать улы САФИН әлеге ярышларда көмеш медальгә лаек булды. Читать полностью

Тормыш йөген тарта җигелеп…

гилязова11

Мәрьям Гый­лаҗева (уңда) апасы Кәүсәр белән.

Безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз бик күп авырлык­лар күреп яшәгән кешеләр. Ә бүген тормыш йөген ат урынына җигелеп тарткан әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз ничек яши? Мохтаҗлык, авырлыклар кичермиләрме? Төрлечә яшәүчеләр бардыр шул. Күрәбез, кемдер балда-майда, балалары хөрмәтендә йөзә, икенчеләре, ялгызлыктан тилмереп, тәрәзәдән күзен дә алмыйча, якыннарын көтеп утыралар, ә кайберләре картлар йортында интегә…

Кайсы гаиләгә барып керсәң дә, үз хәсрәте, үз нужасы бар шул. Тормыш беркайчан да бодай кыры кебек ялтырап ятмый, диңгез кебек бераз тынып тора да, ярсуланып китеп, дулкыннары белән ярга бәрелә башлый. Олылык чорында авырлыклар белән гомер иткән кешеләрне күрсәң — йөрәк сыкрый, ә матур итеп яшәгән кешеләр белән очрашсаң, күңел күтәрелеп китә. Похвистнево районының Гали авылында миңа да шундый көр күңелле, сабыр, тормышын гөрләтеп үзе алып баручы апа белән очрашырга насыйп булды. Ул — Мәрьям Сәмигулла кызы ГЫЙЛАҖЕВА. Читать полностью

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»

илдар усмановАктив, тиктормас, ке­ше кайгысына бита­раф бул­маган кеше­ләр алар, во­лонтерлар. Нинди генә зур чара уздырылса да, үз их­тыя­ры буенча яр­дәм­гә ашы­гучылар аңа җан өрәләр сы­ман. Шундыйлардан Ил­дар Кәшшаф улы Усмановны атарга була. Күпләр әле “Кө­меш волонтерлар” тө­­шен­чә­се турында ишет­мәгән булса да, хә­­рәкәт акрынлап җә­е­лә бара. Читать полностью

“Морат бабкай” чишмәсе

морат бабкай чишмәсе11Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы белән берлектә, оештырган “Авылым чишмәләре” конкурсының җи­ңүчеләрен игълан итте. Бәйге 2021 елның 30 августыннан 20 сен­тябрь­гә кадәр дәвам итте. Анда Татарстан һәм Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез актив катнашты. Барлыгы 152 эш килде. Араларында ике кеше Самара өл­кәсеннән: Гали авылын­нан хәбәрчебез Саимә апа Морзаханова һәм Камышлы авылыннан шулай ук безнең хәбәрчебез Рим­ма Галимуллина. Якташларыбызны җиңү белән котлыйбыз һәм язмаларын газета укучыларына да тәкъдим итәбез.
Читать полностью

Йә, Рәхмәтле Раббым, насыйп итсәң иде!

DSCF3699Похвистнево районы, Мә­чәләй авылының Үзәк мә­четендә Мәүлид кичәсе үт­кәрелде. Быел Мөхәммәд пәй­гамбәребезнең (с.г.в.) туган көне 17 октябрьгә туры килде. Бу көнне мәчеткә җыелган халык алдына чыккан имамыбыз Галиулла хәзрәт Мамышев Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышын, камил холкын сөйләп, һәммәбез дә аңа охшарга тырышырга тиешбез, дип әйтте. Читать полностью

Юллар сезгә шатлык китерсен

IMG-20211026-WA0010

31 октябрь – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне

Дөньялар шулкадәр үзгәрде ки, фән-техника, компьютер-электроника алга киткән чакта бер һөнәр белән генә яшәп булмый. Теләсәң-теләмәсәң, замана шартларына яраклашырга туры килә. Бусы – хатын-кыз эше, бусы – ир-атныкы дип бүлешү килешми инде. Хәзер хатын-кызга карата да җитмеш төрле һөнәр аз, дип әйтергә була. Кайда гына эшләмиләр асыл затларыбыз!

Юл чатында басып торганда игътибар итегез әле, җиңел машиналарның икесенең берсендә хатын-кыз руль артында утыра. Шуңа күрә машина йөртүчеләр көненә багышланган мәкаләбезнең герое да — хатын-кыз. Читать полностью

Рөстәм Вәлиевны сагынып…

wIQCb3bH70AGbkDIuxsc-watermarkВиртуоз музыкант, атаклы баянчы һәм гармунчы Рөстәм Вәлиев исән булса, быел октябрь аенда аңа 60 яшь тулган булыр иде.
Читать полностью

Бәхет — канәгать булуда

DSCF3971Мөселман кешесенең җир йөзендәге яшәеше иманга һәм шәригать кануннарына корылган. Сабыр итеп, бер-берең белән аралашып яшәүнең кадерен белгәндә генә кыенлык­ларны җиңеп була бит ул. Кызганычка, җиңеп чыга алмаслык сынаулар да бар. Шуларның берсе – коронавирус. Бик күп авылдашларыбыз шушы яман чирне йоктырып, бакыйлыкка китеп бардылар. Читать полностью

Төзүче дә, җырчы да, патриот та

АхметовИскәндәр Әхмәтов Самара өлкәсендә генә түгел, Идел буе регионында да танылган шәхесләрнең берсе. Ул төзүче профессиясен җыр-моң белән урап, татар дөньясын бизәп яшәүче сирәк кешеләрнең берсе. Искәндәр, 45 елдан артык гомерен “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә багышлап, халкыбызга матурлык, бәхет һәм шатлык өләшеп яши, якташлары бу ир-егетне тыйнаклыгы, гаделлеге һәм тормыш сөючәнлеге өчен яраталар.
Читать полностью

Шәхси үрнәк — тәрбия ысулы

IMG_20211016_082218Көз. Кырлар, бакчалар бушап калган. Уңган хуҗалар мәш килеп кышка әзерләнә: бакча­ларны һәм йортларны кар юрганы каплаганчы, тәртип урнаштырып калырга кирәк.

Үткән шимбәдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе дә көзге өмә оештырган иде. Балалар да, ата-аналар да күптән инде матур гадәткә әверелгән әлеге чарада бик теләп катнашалар. Менә бүген дә иртәнге сәгать сигездә мәктәп тирәсе инде шау-гөр килеп тора иде. Өмәчеләр мәктәп ишегалдын җыештырдылар, чәчәк клумбаларын тәртипкә китерделәр, тәҗрибәле бакчачы Асия Сәй­фетдинова җитәкчелегендә күпьеллык чәчәкләр утырттылар. Читать полностью