10 — 12 сентябрьдә бөтен дөнья татарлары “Татарча диктант” акциясендә катнаштылар. Чараның төп максаты — татар теленә карата кызыксынучанлык уяту, әдәби телдә сөйләшү һәм язу күнекмәләрен үстерү, татар теле белгечләрен һәм туган тел укытучыларын популярлаштыру.
Читать полностью
Авыр хезмәтнең мул нәтиҗәләре
Россия нефть чыгару күләме буенча лидерлар өчлегенә керсә дә, кара алтын запаслары буенча — беренче унлыкта гына. Ил икътисадының шактый өлеше нәкъ менә шушы табигый байлык экспорты хисабына яши. Бу өлкәдә эшләүче бөтен кешеләрне дә кыска гына нефтьче сүзе белән атыйлар, әмма бу сүз үз эченә никадәр авыр хезмәт, тырышлык, җаваплылык сыйдырганны күпләребез күз алдына да китерә алмый, минемчә.
Читать полностью
Авыл күрке — яшь гаиләдә
Гаилә — җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Аның төп бурычы – яшьлектә яралган сөю хисләрен гомер буе саклап, ана сөте белән балаларга яхшы сыйфатларыңны сеңдереп, тәрбияле, белемле, хезмәтне, туган илен сөйгән ул һәм кызлар тәрбияләү. Тату гаилә — бәхетле гаилә, диләр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра.
Похвистнево районы, Гали авылында шушы кагыйдәләрне тормыш девизы итеп алып, матур гомер кичерүче Равил Рөстәм улы һәм Лилия Наил кызы КӘЛИМУЛЛИННАРның тормыш корып яши башлауларына 12 ел була. Читать полностью
Уңышлар, казанышлар һәм бәхет-сәгадәт!
9 сентябрьдә эшкуар, төзүче, җәмәгать эшлеклесе Минәхмәт Мидхәт улы Хәлиуллов үзенең 60нчы туган көнен билгеләп үтте.
Читать полностью
Дошманнарга җавап
И, сез, минем дошманнарым,
Шатланышмагыз әле.
Шәп булган моңарга диеп,
Сөенешмәгез әле.
Читать полностью
Кайтасы килә яшьлеккә
Кайтыр идем — яшьлек ерак,
Куе томан артында.
Артта кала үткән еллар,
Яңа үрләр бармы алда?
Читать полностью
Милләт көче — туган телебездә
Татарстан Республикасында 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, дип игълан ителгән иде. Ел агымында Татарстан ярдәме белән төбәкләрдә туган телебезне, мәдәниятебезне саклауга, үстерүгә багышланган төрле чаралар үткәрелеп килә. Менә 16 августта башланып киткән «Татар шигърияте көннәре» дә шундый чараларның берсе. Аны Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Язучылар берлеге оештырган.
Читать полностью
Укулар башланды
Һавада көз сулышын сизәсезме? Әйе, әйе, 1 сентябрь җитте. Ата-аналар, укучылар һәм укытучылар җиң сызганып эшкә алындылар — яңа уку елы башланды.
Читать полностью
Эльбрусны буйсындырдылар
Камышлыда яшәүче Альбина Шәйдуллина һәм Илнар Төхбәтшин Эльбрус тавын буйсындыручылар сафына кушылдылар.
Читать полностью
Зульфат Салахов – прерванный полет / Зөлфәт Сәлаховның каерылган канатлар
30 августа исполняется 25 лет со дня трагической гибели Зульфата Салахова / 25 ел элек, 30 августта, фаҗигале рәвештә Зөлфәт СӘЛАХОВның гомере өзелде
Мы помним, как в теплый августовский день Самару мгновенно облетела горестная весть о том, что у офиса строительной компании «Град», на улице Молодогвардейская, совершено злодейское преступление. И его жертвой стал один из самых молодых и перспективных представителей татарской общины города, инициатор создания Попечительского совета по строительству Соборной мечети, создатель и учредитель газеты «Азан» Зульфат Салахов… И к вечеру уже вся татарская Самара знала об этой беде. Читать полностью
Җирдәге эзләре буйлап
Өлкә “Бердәмлек” газетасының 31нче июль санында авылдашым Фәрид абый Ширияздановның “Ышанычлы утраулар” дигән мәкаләсен укыгач, мин дә Гакыйль Сәгыйров турындагы истәлекләрем белән бүлешергә булдым. Гомеренең таңында ук хәрәкәтсез калып, тормыш рәхимсезлегенә бирешмичә, күңел көрлеген, рухи ныклыгын саклап калган язучы, шагыйрь, рәссам Гакыйль Сәгыйров татар халкының горурлыгы ул. Шагыйрь үзенең иҗаты белән халкыбызга хезмәт итеп, рухын баетты. Гакыйль Сәгыйровның “Тормыш җиле”, “Айбагарлар”, “Кабатланмас моң”, “Неповторимая мелодия”, “Ике кояш”, “Шатлыклы иртә”, “Йөрәк сере”, “Шатланам мин җырлар булып калуыма” кебек шигырьләр һәм рәсемнәр җыентыклары татар әдәби мирасын баеткан кадерле тәлгәшләр булып калалар. Читать полностью
Тәгәрәп китте йомгагым…
Хәзерге Чирмешән районының Лашман авылы мәктәбе 1937 елда урта мәктәп статусы ала. Республиканың төрле төбәкләреннән әзерлекле, тәҗрибәле укытучылар монда эшләргә килә. Директоры Шәмгун Туйсин Әлмәт районының Урсалыбаш авылыннан була. Ә аның урынбасары, мәктәпнең завучы Камил Надыйровның кайсы яклардан икәнлеген әле белми идем. Күп еллар узгач, 2019 елның апрелендә генә, шагыйрь Әнвәр Давыдовның 100 еллыгы уңаеннан Камышлыга килеп чыккач, миңа “Истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре” бүләк иттеләр. Сентябрь битен ачып җибәргән идем, карыйм, “100 лет с начала работы татарской школы советского типа в с.Камышла. Организатором школы был Надыров Камиль Бадреевич” дип язылган.
Читать полностью
«Путин акчасы» нәрсәгә җитә?
Җәйге каникуллар өч ай булса да, бик тиз узып китәләр. Балаларын мәктәпкә әзерләүче ата-аналар өчен иң кызу вакытлар килеп җитте. Аларның барысы да «Путин акчасы»н көтте дисәм, ялгышмам. Ниһаять, 2 августта президент вәгъдә иткән 10 меңне хөкүмәт түли башлады. Бу акча уку кирәк-яракларын алырга җитәрме? Бер укучы өчен чыгымнар күпмегә төшәчәк?
Читать полностью