Чын безнеңчә матур, милли өй

XCSYmw9azPIСамараның Волгарь бистәсендә төзелгән этнографик комплекс 12 сентябрьдә, Халыклар дуслыгы көнендә ачылырга тора, дип хәбәр итә Самара өлкәсе хөкүмәте каршында эшләп килүче Иҗтимагый палата пресс-хезмәте.
Читать полностью

Талантлы гүзәлләр бәйгесе

IMG_036030 августта «Татар кызы — 2021» халыкара бәйгесе ярым­финалының нәтиҗәләрен игъ­лан итәчәкләр. Ә финалы бу елның сентябрендә Үзбәк­станда узарга тиеш.

Әлеге бәйге нигезе 2011 елда Чиләбе шәһәрендә салына. Аның авторы һәм ил­һамчысы – Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Рәфыйк кызы  Колесникова. Беренче елда анда Чиләбе өлкәсе кызлары гына катнашкан булган. Ә 2012 елда бәйгенең ярымфиналы Казанда уза, проект Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан да  хуплана һәм халыкара статуска ия була. Менә инде ун ел буе сайлап алу туры төрле шәһәрләрдә узып, ярымфинал Казанда үткәрелә. Ә менә финал инде алдагы ел бәйгесендә җиңүче кызның туган шәһәрендә оештырыла. Шулай итеп, быел аны Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессы оештыра. Читать полностью

Авылыбызның хөрмәтле кешесе

киямов масхут1Агросәнәгать комплексы ветераны Мәсхүт Сахаб улы Киямов 22 августта олы юбилеен билгеләп үтте. Без аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез, нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек, игелек телибез.
Читать полностью

Бәхилләдем газиз анамны…

maxresdefault1943 — 1944 еллар. Иске Яр­мәк авылы мәктәбе йортындагы иске бер өйдә әнисе Шәйхрази исемле 7 — 8 яшьлек баласын калдырып китә. Авыл өстендә бала ачтан үлмәс дип уйлаганмы, әллә башка бер сәбәбе булганмы, анысы билгесез. Мәктәп каршында яшәүче Әнәс абый Шаһиев, бу баланы күреп, мөмкинлегеннән чыгып, ашата, сөйләшә, хәлен белешә. Кызганычка, Әнәс абый күптән вафат инде. Шуңа күрә ул баланың кайдан килеп чыкканын, анасы кайда китеп югалганны, малайның киләчәк тормышын белә алмыйбыз. Иске Ярмәк авылына күчеп килгән балалар йортына алып тәрбияләгәннәрдер, киләчәк тормышы уңышлы булгандыр, дип ышанасы килә. Әйе, сугыш елларында андый хәлләр еш булып торган. Астагы шигырем дә шул турыда: азгынлыктан, ялкаулыктан ташлап китмәгән бит инде хатын баланы. Чарасызлыктан шулай эшләгән, дип ышанасы килә. Бу шигырем нәкъ шундый сугыш ятимнәренә багышлана. Читать полностью

Көрәк очындагы фән

IMG-82ddf554c6fb34960fd1672414b46915-VБорынгы заман кешеләренең ничек яшәгәнен белү теләге күпләргә тынгы бирми. Без бит тарихны күбесенчә китаплардан укып өйрәнәбез. Ә китаплардагы мәгълүмат каян алына соң? Тарихчыларга кайчандыр булган вакыйгаларны расларга археологлар ярдәм итә.

Иң романтик һөнәр булып саналган археология фәне Россиядә 300 еллар чамасы элек барлыкка килгән. Немец милләтеннән булган табиб һәм ботаник Даниэль Готлиб Мессершмидт рус археологиясенә нигез салучыларның берсе булып санала. 1718 елда аны Петр I Себер җирләрен өйрәнү максатыннан эшкә яллый һәм фәнни экспедициянең җитәкчесе итеп билгели. Читать полностью

Догаларымның шифасы бар

ГолкэйРәсми медицинадан тыш халык медицинасы да булуы барыгызга да мәгълүм. Өл­кәбезгә чит яклардан килеп, гадәти булмаган ысуллар, файдалы үләннәр кулланып, догалар укып һәм өшкереп дәвалаучылар дәвалау сеансларын үткәрәләр дә китеп баралар. Ә бит үзебезнең төбәктән чыккан һәвәскәрләр дә бар. Шуларның берсе Самарада яшәүче милләттәшебез Гөлкәй Әсгать кызы ХӘЛИУЛЛИНА. Ул инде күп еллар буе догалар укып, өшкереп дәвалау белән шөгыльләнә. Күптән түгел дәвалаучы «Бердәмлек» редакциясенә килеп, үзенең дәвалау ысуллары турында сөйләде.
Читать полностью

Иҗат өчен киртәләр юк

Гульназиря“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле әгъзалары һәм тамашачылары аның турында: “Бию сәнгатенә карата мәхәббәт тәрбияләүче шәхес, сәнгать күгендә җемелдәп янучы йолдыз”,  диләр…

Тулы татар гаиләсендә туып-үскән Гөлнәзирә Вахит кызы Нуруллинаның әнисе “Самара” универсаль кибетендә сатучы, әтисе – 9 ГПЗ заводы хезмәткәре булып эшләгәннәр, алар белән бергә яшәгән әбисе, тәмле ашлар пешереп, оныгын мәктәптән көткән, ә Коръән укый белгән бабасы мәчеткә йөргән, догалары, әлбәттә, оныгын бәла-казадан саклаган.

Кыз 154 санлы мәктәптә укыганда ук “Самарка” халык бию ансамблендә шөгыльләнә, ә уналты яше тулгач, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә йөри башлый. Читать полностью

Тренер булу — балачак хыялым

IMG-20210811-WA0000Биатлон буенча Дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры Эдуард Латыйповны Самара өлкәсендә белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ә инде талантлы егетнең балачагы узган Камышлы өчен ул — чын герой. Нәкъ менә Эдуард Латыйпов, якташларын гаять зур биатлон трассасы төзүгә рухландырып, яшүсмерләрдә биатлонга кайнар мәхәббәт уяткан кеше.

Яшьләрдә спортка карата мәхәббәт уятып, аларны бөтен дөньяга таныткан кешеләрнең исемнәрен халык күп вакытта белми дә. Менә Эдуард Латыйповның беренче тренеры Марат Гали улы Шәвәлиевнең исеме дә күләгәдә калып тора. Камышлы районының Дәүләткол авылында туып-үскән якташыбыз бик тыйнак кеше. Ә шулай да “Бердәмлек” хәбәрчесе сорауларына җавап бирергә риза булды. Читать полностью

Татар «Алтын боҗра»сы булырмы?

1622070887_5-oir_mobi-p-zhigulevskie-gori-priroda-krasivo-foto-5Август башында губер­натор Дмитрий Азаров, ту­ган якны өйрәнүчеләр һәм тарихчылар белән очра­шып, төбәкнең истәлекле урын­нарын торгызу һәм тө­зек­ләндерү, туристларны җә­леп итү мәсьәләләре бу­енча фикер алышты. Ки­ңәшмәдә министрлыклар һәм ведомстволар җитәк­че­ләре, муниципаль берәм­лек­ләр башлык­лары, фәнни җәмәгатьчелек вәкил­ләре, ар­хи­текторлар, уфо­лог­лар һәм блогерлар кат­нашты. Оч­ра­шуга татар җәмәгать­че­легеннән “Болгар мирасы” мә­дәни-тарихи фонд җитәкчесе Гомәр Батршин, “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм тарихчы Шамил Галимов чакырылганнар иде.
Читать полностью

Без — татарлар!

жанисэп5 августта «Татар-Информ» агентлыгы уздырган онлайн матбугат конференциясендә быел көзен уздырылачак җанисәпкә Самара өлкәсе татар активистларының мөнәсәбәте тикшерелде.

Чараны алып баручы Рәмис Латыйпов һәм Татарстанда чыгып килүче  вакытлы матбугат чаралары хәбәрчеләренең сорауларына Самара шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбе директоры, региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы әгъзасы Радик Газизов, «Болгар мирасы» мәчете имам-хатыйбы Расих хәзрәт Вакказов һәм Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ленар Сабиров җавап бирделәр. Журналистларны татарларның милли үзаңын күтәрү юнәлешендә төбәктә нинди эшчәнлек алып барылуы, җанисәп адыннан нинди проектлар тормышка ашырылу мәсьәләләре кызыксындырды. Читать полностью

“Гөлстан” кичләре

image-04-08-21-01-51-211Җәйге каникуллар бик тиз үтеп китә. Шуңа да ата-аналар балаларның җәйге ялын оештыру турында алдан ук кайгырта башлыйлар, алар өчен бала ялының күңелле генә түгел, файдалы булып үтүе дә мөһим.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының күпчелеге җәй саен өлкәбезнең һәм Татарстанның төрле лагерьларында ял итәләр. Шушы көннәрдә генә өч атна буе Казанның “Заречье” лагеренда ял иткән бер төркем яктылыклылар да кайтып төштеләр. Регионнарда яшәүче татар балаларының сөйләм практикасын үстерү нияте белән үткәрелә торган “Гөлстан” профильле смена чыгымнарын Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы үз өстенә ала. Читать полностью

Диңгезче бабай батырлыгы

Дингезче моряк бабай1Диңгез флотында подвод­ник булып хезмәт иткән авылдашыбыз Мөхәммәтрасих Абуш­мановка инде 85 яшь тулса да, ул әле бик тә зирәк акыллы һәм гаять актив кеше. “Адәм ба­ласын яшәтүче, тормышка ышаныч тудыручы, һәр кылган гамәлен – эшенме, яраткан шөгыленме, ихласлыкка илтүче ул — Иман. Туган җиреңне, авылыңның табигатен Аллаһы Тәгалә кушканча саклау, кешеләргә бары тик яхшылык эшләү дә иманлы булудан килә”, — дип гел дә әйтеп килә ул. Читать полностью

Инстаграм могҗизасы

0a74693b85fa0f4a0656b2c8842f870d30a87913

Болгардагы биш йолдызлы SPA-отель.

Сез кайчан да булса Инстаграмда бүләкләр уйнатуда катнашканыгыз бармы? Кайчан да булса берәр нәрсә оттыгызмы? Әллә моны алдашу гына дип уйлыйсызмы?

Бәлки кайсы да булсы сайтларда алдашу да бардыр. Ә менә Елховка районының Тупли авылында яшәүче актив язылучыбыз Зәйнәп Шәрапова, беренче тапкыр гивта (Инстаграмдагы конкурста) катнашып, төп призны — Болгардагы биш йолдызлы SPA-отельгә юллама оту бәхетенә иреште. Аны танылган Татарстан блогеры уйнаткан иде. Читать полностью