Хөрмәткә лаеклы шәфкать туташлары

медработники20 июнь — Медицина хезмәткәрләре көне!

Похвистнево районының Яңа Мансур авылында да хәзерге авыллар язмышы – яшьләр бик аз, күбесенчә өлкән яшьтәге пенсионерлар яши. Ә олыгайган кешенең авырулары да яше белән бергә арта бара. Моннан 10 еллап элек авылда табиб та бар иде, ләкин ул, яшь кеше буларак, тиешле 5 елын эшләде дә шәһәргә күчте. Шуннан соң район үзәгеннән атнага бер, йә булмаса, ике атнага бер мәртәбә 3 – 4 сәгатькә килеп табиб эшләп йөрде. Әле инде анысы да күренми башлады. Читать полностью

Иҗат җилкәне астында

IMG-4383ddea2fb1c79906ba8fed81c4f85b-V7 — 12 июньдә, Анапада, «Йөрәкләр полифониясе. Иҗат җилкәне астында — 2021» дип аталган өченче Халыкара фестиваль-кон­курс узды. Масштабы буенча ул иң зур фестивальләрнең берсе бу­лып санала. Бу конкурста 20 меңнән артык кеше катнашты. Жюри әгъзалары буларак Россиянең атказанган һәм халык артистлары, күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре чакырылган иде. Әлеге фестиваль-конкурс талантлы балаларга алга бару өчен трамплин булып хезмәт итә.
Читать полностью

Самара Сабан туеның исе, төсе һәм йөзе

IMG_533312 июньдә, Самараның Юрий Гагарин исемендәге ял паркында, Самара губернасының 170 еллыгын һәм региональ ”Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасының 10 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, өлкә татар Сабан туе уздырылды.
Читать полностью

Ялгыз нарат

82353Авылымнан ерак түгел
Бар зур булмаган урман.
Ул урманга “Көтү тамыры”
                                          дип
Авыл халкы исем куйган.
Читать полностью

Кулларыннан гөлләр түгелә

КривоусовыХатын-кызлар тирә-юньне матурларга туган илаһи зат­лардыр ул. Берәүләре бакча­ларын шау чәчәккә күмә, икенчеләре, өен бизәү өчен, чигә, бәйли, тегә. Камышлы авылында яшәүче Алла Миф­тах кызы Кривоусова да шундый оста куллы ханым­нарның берсе. Аның алтын куллары булдырган матур­лыкка сокланмый мөмкин тугел!
Читать полностью

Онытып булмый икән…

iКара күзлек киеп кенә
Онытып булмый икән
                                 хисләрне.
Ничә елдан бирле, әй, кыен
                                             да
Уздыруы ялгыз кичләрне.
Читать полностью

Ул безнең анабыз иде

зайнап-апаБиш ел элек, юкәләр чәчәк аткан чорда, “Бердәмлек” татар газетасының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Нәбиулла кызы Әһлиуллина вафат булды. 77 яшендә булуына карамастан, Зәйнәп апа соңгы көненә кадәр эшләде һәм, иң изге кешеләр кебек, Рамазан аеның беренче көнендә бакыйлыкка күчте. Газетабызның 4 июньдә чыгачак чираттагы санын  укып, хаталарын төзәтеп типографиягә озатканнан соң, киләсе санга куелачак язмаларны барлап-хәстәрләп өстәлендә калдырып китте…
Читать полностью

Иркен һәм рәхәт Камышлы яклары

dKEGdOc80OwКамышлы районының 30 еллыгына багышлап «Благодатный край Камышлинский» дип аталган китап язып бастыру идеясен Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов әле берничә ел элек тәкъдим иткән иде. Ләкин, акча булмаганлыктан, бу идея һаман тормышка ашырыла алмыйча торды. Камышлы районында Бөтенроссия авыллар Сабан туен оештыруга саллы өлеш керткән Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевка Камышлы районының Мактаулы гражданины исеме бирелгәч, ул районның юбилеена китап бас­тырып чыгару спонсоры булырга да алынды. Ә “Свет истины”, “Подвиг огненных лет” китап­лары авторы булып танылган Идеал Муса улы Галәветдинов исә бу китапка яңа материаллар язарга, булганнарын тупларга, фотографияләр белән баетыр­га алына, һәм зур хезмәт куелган басма билгеләнгән көнгә – Камышлы Сабан туена әзер була. Читать полностью

Һәр замананың үз кешесе

Автор Аняс Мингали (86)Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Самара өлкәсенең беренче халык артисты Илгиз Исмәгыйль улы Колючевка 4 июньдә 82 яшь тулган булыр иде. Ул быел, 10 мартта, язның шыксыз һәм җилле бер көнендә фани дөнья белән хушлашты.

“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамблен оештыручы һәм 50 ел буе аның алыштыргысыз җитәкчесе булган Илгиз Исмәгыйль улы Колючевны  халык та яратты, ансамбль әгъзалары да хөрмәт итте, өлкә җитәкчелеге дә читкә типмәде. Шуңа да “Кеше китә, эзе кала” дип аталган һәм аның истәлегенә багышланган концертка, җәйге матур ял көне булуына карамастан, халык күп килде. Биредә татар милли оешмалары вәкилләрен, кайчандыр “Ялкынлы яшьлек” артистлары булган сәхнәдәшләрен, милли җыр һәм көйгә мөкиббән киткән замандашларын, мәрхүмнең хәләл җефете Асия ханымны һәм улы Илдарны, бертуган апасы Луиза Исмәгыйль кызын, туганнарын күрергә мөмкин иде. Читать полностью

Өлкә Сабан туена рәхим итегез! 

IZtovH379dQ12 июньдә Самараның Юрий Гагарин исемендәге пар­кында өлкә Сабан туе уз­дырыла. Чараның төп оеш­тыручысы – региональ “Дус­лык” иҗади-иҗтимагый оеш­масы.

Читать полностью

Һәр йөрәккә ачкыч табучылар

Румия Бөхәрмәтова Гөлҗиһан Мәрдановага бүләк тапшыра.

Румия Бөхәрмәтова Гөлҗиһан Мәрдановага бүләк тапшыра.

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне

Похвистнево районы, Яңа Мансур авы­лының социаль хезмәт күрсәтү бү­легендә Гөлүзә Мөдәррис кызы Зө­бәерова җитәкчелегендә 13 кеше хезмәт итә. Гөлүзә үзе дә 8 ел гади социаль хезмәткәр булып эшләде. Исәп-хисап эшләре компьютерга күчерелгәч, ул хезмәттәшләренә язулар язарга, отчетлар ясарга булыша, һөнәре буенча үсә. Ә 3 ел элек тырыш хезмәткәрне җитәкче итеп билгелиләр.
Читать полностью

Буяуларны куша белү сәләте

hc_ev0PTBuQМинем өйнең ашханә бүлмәсен күз явын алырлык натюрморт бизи. Аны дустым Гүзәл Гыйлаҗетдинова әле Самара педагогия университетының 2 курсында укыганда ясап бүләк иткән иде.
Читать полностью

Кешеләргә яктылык өләшә

фархизаКүптән түгел генә Фәрхизә Хәсән кызы Юнысова туган телен үстерүгә керткән өлеше өчен «Ал да нур сәс халкыңа» Бөтендөнья башкорт корылтае медале белән бүләкләнде.
Читать полностью