Быелгы Музейлар көне алдыннан Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы администрациясе бинасының икенче катында “Туган як” музее ачылды
Читать полностью
Сорагыз – бирермен, дигән…
Похвистнево районының Яңа Мансур авылында нәзер корбаны чалдылар
Быелгы май бик кызу булып килде. Яңгыр бер дә яумады, ә көннәр һаман кыза гына барды. Чәчкән орлыклар чыкмады, ә үсентеләр сулдылар, терлекләр дә эсседән бик интекте. Авыру кешеләргә генә түгел, исән¬нәргә дә яман тәэсир итте эсселек. Табигать тә моңсуланып калды сыман.
Читать полностью
Табиб булып тумыйлар
Россия Федерациясенең атказанган табибы Әлфия Әхмәтҗанованың тууына 100 ел
Әлфия Салих кызы Әхмәтҗанованы Советлар заманында Куйбышевта яшәүче бөтен татарлар да белә иде. Ә уйлап карасаң, җитәкче дә, табибә дә булып тумыйлар, моның өчен озак еллар булачак һөнәреңне ныклап өйрәнергә, авыруларның хәленә керә белергә, профессияңә башың белән кереп китү сәләтенә ия булырга кирәк. Россия Федерациясенең атказанган табибы Әлфия Салих кызы Әхмәтҗанова Советлар чорында нәкъ шундый, исеме зур хәрефтән языла торган Табибә һәм җитәкче булып таныла. Читать полностью
Ялгыз ана
Ананың чәчләре вакытсыз
агарган,
Өзелеп, сагынып баласын
көткәнгә.
Баш иеп, кимсенеп яшәгән,
Тормышны ялгызы үткәнгә.
Читать полностью
Без – татарлар!
Иң кыйммәтле, чын
хәзинә –
Ата-анам, туган тел.
Кыйммәтле туган илем дә,
Һәм, әлбәттә, туган җир.
Читать полностью
Туган телем һәм татарым!
Милләтне яшәтә туган
тел,
Халкыма хас булган йолалар.
Үз халкын сөюче татардан
Җыр-моңлы балалар туалар.
Читать полностью
Өлкә Сабан туена әзерләнәбез
12 июньдә Самараның Гагарин исемендәге паркында өлкә Сабан туе үткәреләчәк. Чараның төп оештыручысы – региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы. Читать полностью
Гамьсез чаклар артта кала…
Менә ямьле май ае да ахырына якынлашып килә… Димәк, мәктәпләрдә укулар тәмамлана, ә чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» яңгырый, дигән сүз.
Майның соңгы атнасында уза торган саубуллашу бәйрәме, яңа коронавирус аркасында, быел да чикләүләр кулланып уздырылды. Әмма, узган ел белән чагыштырганда, алар бераз йомшартылган иде. Быел бәйрәм линейкасын һәр сыйныф өчен аерым уздырырга һәм бәйрәмгә ата-аналарны чакырырга рөхсәт булды. Шулай ук, мәктәпләр соңгы кыңгырау бәйрәмен уздыру өчен үзләренә җайлы көнне сайлый алдылар. Самара өлкәсенең күпчелек мәктәпләрендә ул 26 майда үтте. Читать полностью
Моңланма, Ярмәк авылым!
Моңлана Ярмәк авылым -
Читкә китә балалар.
Күпме өйләр бушап кала,
Сөмсерләре коелган.
Читать полностью
Саубуллашу
Килгәнеңә күп тә түгел,
Инде китеп барасың.
Ничек табыйм, әй Рамазан,
Сине озайту чарасын?!
Читать полностью
Китап дөньясына мәхәббәт уятучы
27 май — Гомумроссия китапханәләр һәм китапханә хезмәткәрләре көне
Президент Борис Ельцин указы буенча Китапханәче көне рәсми рәвештә 1995 елның 27 маеннан башлап билгеләп үтелә. Бу көнне Россия Императоры беренче халык китапханәсен ачкан булган. Бүгенге көндә ул китапханә Россия милли китапханәсе дип атала.
Читать полностью
Шигырьләр яздым утырып…
Олы кешеләр зарланалар,
Без бит картайдык, диеп.
Ә без, яшьләр, алар сүзен
Колакка элми идек.
Читать полностью