Самара үзәгендәге урам күрсәткече элмә такталарына урамның тарихи исемнәре дә өстәлде.
Читать полностью
Неповторимый танец
50 лет – это очень волнительная, торжественная дата и для человека, и для семейной пары (ведь не всем удается дожить до столь преклонного возраста). У нас же речь пойдет о творческом коллективе, который отметил свой золотой юбилей в селе Старое Ермаково Камышлинского района. Читать полностью
Насыйп булсын иде теләкләр
Аллаһы Тәгалә безнең юлда
Гел юлдаш булсын иде.
Бара торган соңгы урыныбыз
Тик оҗмах булсын иде. Читать полностью
Эх, ямьле майлары…
Быелгы май Гали авылында бәйрәмнәргә аеруча бай булды. Бөек Җиңү көнендә авыл халкы сугышта катнашкан авылдашлары хөрмәтенә куелган стелла янына митингка җыелдылар. Аларны бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлап, җиңүне якынайту өчен куйган хезмәтләре өчен аларга зур рәхмәт белдерелде. Әлеге тантанада авыл тормышы үсешенә керткән өлешләре өчен Кәүсәр Шәйхетдинова һәм Рамил Мостафин «Знак трудовой доблести» Мактау билгеләре белән бүләкләнделәр. Читать полностью
“Ид аль-фитр Рамазан”
Үткән якшәмбедә Самараның “Чайка” чаңгы базасында мөселман балалары өчен “Ид аль-фитр Рамазан” бәйрәме уздырылды. Ул Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте ярдәме һәм катнашында оештырылды. Читать полностью
Ятим өч тәрәзә
Гомер баскычының ныклы басмасында басып торучы ян күршем хаҗия Гыйльмисафа Латыйпова уйламаганда-көтмәгәндә ахирәт тормышына – бакыйлыкка күчте. Иң матур изге көнне – Бәраәт кичендә вафат булды ул. 1 атнадан 72 яшь тулырга тиеш иде. Ире, гомер буе ат ярышларында катнашкан Әбүбәкер дә нәкъ шулай тиз арада 7 ел элек вафат булган иде. Гыйльмисафа белән икесе 6 бала тәрбияләп үстерделәр, барысы да гаиләле. Дүрт малае – дүрт килене, ике кызы – ике кияве, уналты оныгы калды, ә унҗиденчесен күрә алмыйча үлеп китте. Читать полностью
Ак халаты йөзенә килешә
12 май — Бөтендөнья шәфкать туташлары көне
Авыл җирендә медицина хезмәткәрләре – иң хөрмәтле кешеләр. Ләкин аларның кайберләре артык тыйнаклар, үзләре турында мактап сөйләгәнне, бигрәк тә газетага язганны яратып бетермиләр. Ә сөйләмичә дә, газетага язмыйча да булмый, чөнки алар үзләре өчен түгел, кешеләр сәламәтлеге өчен тырышалар һәм шуның белән хөрмәтебезне казаналар.
Шенталы районы, Каменка авылындагы гомум практика табибы офисында эшләүче шәфкать туташы Тәнзилә Минһади кызы Минебаева турында да гел яхшы сүзләр генә ишетергә була. Читать полностью
Алга таба яшәргә кирәк
Узган елда 50 еллык юбилеен билгеләп үткән «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбленең даны еракларга таралган. Ә аның алыштыргысыз җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Самара өлкәсенең халык артисты, мәшһүр татары Илгиз ага Колючевны белмәгән, аның турында ишетмәгән кеше аздыр. Кызганыч, быел, 10 мартта, озак авырудан соң ул безнең арабыздан мәңгелеккә күчте. Гүя ул ансамбльнең юбилей мәшәкатьләре онытылганны көткән… Алыштыргысыз кешеләр юк, кабатланмас кешеләр була, диләр. Илгиз ага да безнең күңелләрдә нәкъ менә шундый кабатланмас кеше булып истә калыр.
Читать полностью
Гыйльметдин һәм Пәрваз Фәттаховларга багышлана
…Сугыш дәвам итә. Һәр көн авыл Советы янында фронтка озатулар, елап аерылышулар. Әй, Ярмәк, син әкиятләрдә сөйләнә, җырларда җырлана торган матур авылларның берсе. Синнән кемнең аерыласы килсен дә, сине кемнәр сагынмасын! Әнә, өч яктан урап аккан Сок суы, аның аръягында тирә-юньгә ямь, юкә чәчәгенең хуш исләрен бөркеп торган Юкәле тау. Икенче ягында — Сосна таулары, аларның өстеннән башланып киткән зур урманнар, ә тау асларында — ямь-яшел болыннар. Барсын да күз алдыңа китереп, күзләреңне бер ноктага төбәп, очы-кырыена чыга алмаслык уйларга батасың. Юкәле тау турында Халикъ Садри сагынып китаплар язды, Зыя Ярмәки шигырьләр чыгарды. Читать полностью
Бер очрашу
76 ел вакыт үтсә дә, Бөек Ватан сугышы михнәтләре онытылмый, ветераннар күңелендә тирән яра булып әле дә әрни. Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә бу вакыйгалар кабат искә төшә. Бу көннәрдә без сугыш кырларында ятып калган туганнарыбызны, якташларыбызны олы ихтирам белән искә алып, батырлыклары алдында баш иябез. Әмма газета укучыларыбыз игътибарына бүген тәкъдим ителәчәк хикәябез моңсу түгел, хәтта күңелле дә.
Читать полностью
Надеждино авылының өметле мәчете
Надеждино авылының тарихы күптән килә. Әби-патша Екатерина Идел буендагы буш җирләрне герман халкына биргәч, Александрталь дип аталган немец авылы барлыкка килгән. Безнең районда гына да шундый авыллар күп булган — Мариинталь, Визинталь, Анфанг, Шентала һәм башкалар. Герман кешеләренә җир эшкәртү, мал үрчетү өчен эшчеләр кирәккәч, якын-тирәдәге халык аларга эшкә килә һәм шунда кала да. Араларында рус, чуваш, мордва һәм татарлар да булганлыктан, авыл күпмилләтле булып китә. Надеждино исеме белән ул сугыштан соң, немецлар туган якларына китеп беткәч кенә, атала башлый. Хәтта озак еллар ике исем белән йөри. Читать полностью
Фәйзулла мәчетендә ифтар
Аллаһының рәхмәте белән Рамазан аеның унынчы көнендә Сызран шәһәренең Фәйзулла мәчетендә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы ифтар мәҗлесе үткәрде. Күркәм мәчетебезгә ак яулыклы абыстайлар, ханымнар ямь өстәде.
Читать полностью
Җитәкче булу җиңел түгел
Бүген бездә кунакта — Камышлы җирлегенең яңа идарә башлыгы Фәһим Миргабиҗан улы МИНЕВӘЛИЕВ. Кем ул? Тумышы белән кайсы яклардан? Моңа кадәр хезмәт юлы ничек барган? Бу сораулар күпләрне кызыксындырадыр, дип уйлыйм.
Читать полностью