Быелгы кышның салкыннары китәргә ашыкмады. Әмма яз язлыгын итте: кинәт кенә көннәр җылынып китте, яңгыр явып үтте дә, ике-өч көндә кар эреп акты. Ә кар астыннан көзен төшкән яфраклар, кыш буе җыелган чүпләр, сынган агач ботаклары ыржаеп, хәтфә үлән өстендә калды. Җылы көннәргә, яшеллеккә сусаган халык, дәртләнеп, язгы эшләргә кереште.
Читать полностью
Татарның асыл кызы иде ул
Самара татарлары арасында зыялы ханым булып танылган сәүдә хезмәткәре Сания Ибраһим кызы Каюмова вафат. “Бердәмлек” газетасының чын дусты, теләктәше, ярдәмчесе иде ул. Быелгы 8 Март бәйрәме алдыннан гына шалтыратып: “Эльмира, кил әле, сөйләшеп утырыр идек. Ысланган күркәм бар, сыйланырсың, хезмәттәшләреңә дә җибәрермен”, — дип чакырган иде. Кызганыч, күрешә алмадык. Соңрак очрашырбыз, Сания апа, дип хушлаштым. Калган эшкә кар ява, дигән сүз дөрес икән ул…
Читать полностью
Киңкырлы талант ияләре
28 апрель — ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең туган көне булып санала. Рәсми һөнәри бәйрәм буларак ул 2020 елда гына гамәлгә кертелде. Әмма Россиядә ашыгыч медицина ярдәме XIX гасыр азагында ук барлыкка килгән. Мәскәү өлкәсе полицмейстеры боерыгы белән 1898 елның 28 апрелендә Мәскәүдәге ике полиция бүлегенә берәр ашыгыч ярдәм каретасы беркетелә һәм медиклар өчен аерым бина бүлеп бирелә. Шулай итеп беренче ашыгыч ярдәм станцияләре барлыкка килә.
Читать полностью
Язмышыннан канәгать
24 апрельдә Таһир Гобәйдулла улы һәм Наилә Мөхәммәтсафа кызы Мамышевларның бергә яшәүләренә 70 ел тулды.
Читать полностью
Ул безнең остазыбыз
2021 елның 29 апрелендә Кошки районының Надеждино авылында яшәүче якын дустыбыз, авылыбызда, районыбызда гына түгел, тирә-якларда да танылган, дәрәҗәле кеше Марс Ибраһим улы Гайфулинга 80 яшь тулачак!
Читать полностью
«Бердәмлек»нең ышанычлы терәге
Ун елдан артык «Бердәмлек» газетасында баш хисапчы булып Әминә Якуб кызы Мортазина хезмәт итә. Ул гаҗәеп тыйнак, сизгер һәм динле кеше. Газетаның беренче баш мөхәррире Рәфгать Әһлиулин аны, беренче чиратта, һөнәри осталыгы һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен хөрмәт итә иде. «Ниһаять, безгә дә бәхет елмайды», — дия иде ул. Рәфгать Нәбиулла улы вафат булганнан соң, Әминә ханым шулай ук газетаның яңа җитәкчесе Эльмира Варфоломееваның да ышанычлы терәге булды. Аның тәҗрибәсе һәм зирәклеге һәрвакыт ярдәмгә килә. Читать полностью
Саннар иле кызыклы ул
Исәп-хисап, кушу-алу төшенчәләре көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше. Бер генә предприятие дә, кечкенә генә булса да, баш бухгалтерсыз эшли алмый. Шуңа күрә, “Главбух” журналы тәкъдиме буенча, баш бухгалтерларга аерым һөнәри бәйрәм булдырылган һәм ул 21 апрельгә туры килә. Читать полностью
Киләчәкне кайгыртып, үткәннәрне онытмыйча яшиләр
Похвистнево районының Гали авылында иң беренче музей 1962 елда ук барлыкка килә. 2008 елда тарих укытучысы Ядкарь Мөнир улы Гәрәев аны мәктәптә оештыра. Күрше Рысайкино авылы мәктәбен төзекләндерү эшләре башлангач, андагы укучылар Гали авылы мәктәбенә йөреп укый башлыйлар. Шул сәбәпле музей вакытлыча авыл советы бинасына күчерелә һәм шунда төпләнеп кала да. Биредә, мәктәп директоры урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова җитәкчелегендә, укытучылар һәм укучылар ярдәме белән, авыл музее барлыкка килә. Читать полностью
Ак калфаклы Галиям
Язның ямьле апрелендә Самара өлкәсенең “Ак калфак” җәмгыяте җиде еллыгын билгеләп үтә, ә аның каршындагы “Татар кухнясы” бүлеге җитәкчесе Галия Абраһимовага 50 яшь тула. Читать полностью
Ятим итмик туган йортларны
Үткән шимбәдә Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының Халикъ Садри исемендәге Мәдәният сараенда авыл үзешчәннәре көче белән “Бакча карачкылары” спектакле премьерасы узды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы һәм шагыйрә Зөләйха Минһаҗева әсәре буенча куелган спектакль Айгөл Вәлиуллинаның “Нигез елый, диюләре хактыр” шигыреннән башланып китте… Читать полностью
“Идел” бит ул киң бит ул
3 апрельдә Самараның “Заря” мәдәният сараенда “Идел” татар халык җыры ансамбле чираттагы концертын үткәрде. Читать полностью
Бәхетле картлык теләгез
Елховка районының Мулла авылында яшәүче Хәсәнә Кәримовага 90 яшь тулып узды. Аны шушы юбилее белән туганнары, дуслары, хәтта район администрациясе дә килеп котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Авыл халкы аңа, күптән инде әби булса да, якын итеп, хөрмәтләп, Хәсәнә апа дип эндәшә. Шушы озын гомер эчендә ул күпме эш эшләгән, нинди генә нужа күреп бетермәгән! Читать полностью
Туган авылым музеенда
5 мартта Шенталы районының Денис авылында “Тарихны һәм төбәкне өйрәнү” музее ачылу турында “Бердәмлек” газетасыннан укып белдем. Денис авылы минем туган авылым булганлыктан, аны кайтып күрәсем килде.
Читать полностью