Котлыйбыз, якташлар!

Безымянный30 ел элек нәкъ шушы исем астында “Бердәмлек” өлкә татар газетасының беренче битендә яңа торгызылган Камышлы районының картасы һәм РСФСР Югары Советы Президиумының Самара өлкәсендә Камышлы районын оештыру турындагы Указы басылып чыккан иде.

1990 елда, Кләүле районыннан аерылып чыгып, Камышлы районының элеккеге чикләрен кайтару буенча Абдулла Закир улы Акчурин җитәкчелегендә инициатив төркем барлыкка килә. «Милләт, мәдәният, дин һәм тел ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бер милләт кешеләре күмәкләшеп яшәгән һәм күпчелекне тәшкил иткән җирлекләрдә милли административ-тер­риториаль берәмлекләр оешырга мөмкин», дип язылган РСФСР кануннарының 7 статьясына таянып, инициатив төр­кем райисполком һәм облисполкомга Камышлы районын тор­гызу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать артыннан мөрәҗәгать яудыра башлый. Идея белән кабынып киткән якташлар бер ел дәвамында, гаиләләрен, йорт мәшәкатьләрен калдырып, шушы изге юлда йөриләр. Салкын җилле бураннарда тирә-як авыллар­га чыгып китәләр, җыелышлар үткәрәләр. Берәүләр — аерылырга, икенчеләре аерылмаска дип кычкыра, авыр сүзләр дә ишетергә туры килә. “Знамя Родины” район газетасы битләрендә дә полемика бара, халык, төркемнәргә җыелып та, эш урыннарында да шул мәсьәлә буенча бәхәсләшәләр. Эш зурга китеп, инициа­тив төркем облисполкомга, аннан РСФСР Югары Президиумына барып җитә. Һәм, ниһаять, 1991 елның 4 мартында РСФСР Югары Президиумы Самара өлкәсендә Камышлы районын оештыру буенча Указ чыгара.

Бу уңайдан “Бердәмлек” өлкә татар газетасының 18 — 24 март санында — Указ, 25 — 31 март санында ике котлау телеграммасы һәм “Гаделлек расланды” дип аталган мәкалә басылып чыга. Читать полностью

Сәламәт тәндә — сәламәт рух!

23Узган шимбәдә Самараның Управленческий бистәсенә караган «Чайка» чаңгы базасында Самараның «Дуслык» региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы инициативасы һәм «Яктылык» татар мәктәбе катнашы белән «Сәламәтлек көне» уздырылды. Читать полностью

Туган телен кадерләгән кадерле булыр

сызран21 февральдә уздырылучы Халыкара туган тел көнендә һәр милләт  телен, мәдәниятен сак­лауга үз өлешен кертеп ки­лә.  Быел да Сызран шәһәренең 18 санлы модель китапханә­сендә бу бәйрәмгә багышлан­ган бик матур чара узды.  Читать полностью

Балыклыда «Шигърият айлыгы»

ce173b48d6dd14a4c6dafd2ab3fb183f-696x522Камышлы районының Балыклы Мәдәният йорты китап­ханәсендә даими рәвештә әдәбият сәгатьләре, шигърият кичәләре кебек чаралар уздырылып тора. Февральдә генә дә шундый өч матур кичәдә катнашырга туры килде. Читать полностью

Иске Усманда туган тел көне

иске усман“Кешенең бер генә туган   иле булган кебек, туган теле дә бер генә була. Бала дөньяга кил­гәч, иң элек бишек жырлары аша ана телен өйрәнә. Шуңа ту­ган телебезне ана теле дип тә атыйбыз. Безнең авыл­да татар халкы яши. Без үз телебездә аралашабыз, укый­быз, яза­быз”… Читать полностью

«Ташламагыз минем баламны»

i5Узган елның июль аенда, 25 яшен дә тутырмыйча, газиз улыбыз Айрат Әгъләм улы ӘҺЛИУЛЛОВ фаҗигале рәвештә арабыздан китеп барды. Шушы бәетне аның якты истәлегенә багышлыйбыз. Рухы шат, урыны җәннәтләрдә булса иде. Читать полностью

Тарихи мәчет: үткәннәрдән – киләчәккә

2Быел 2 октябрьдә Самараның Тарихи мәчетенә 130 ел тула

Алексей Толстой урамын­дагы Тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына төзелә. Мәдрәсәсе, хәйрия җәмгыяте, китапханәсе һәм “Икътисад” журналы булган дин йорты 1932 елга кадәр татар мөсел­маннарының мәдәният үзәге дә булып хезмәт итә. 1911 елда бу мәчеттә Осман империясе вәзире Хөсәен Хилми паша, 1912 елда бөек шагыйребез Габдулла Тукай кунак булалар. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында мәчет имамнары һәм җәмәгатьчелеге тоткынлыкта йогышлы авырудан вафат булган күпсанлы төрек сугышчыларын күмү эшләрендә актив катнашалар. Читать полностью

Ярдәмчел һәм акыллы әтиебез

Габдулла БадамшинПохвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәүче Габдулла Габсәлам улы Бадамшинга 25 февральдә 80 яшь тулды. Читать полностью

Тез чүгәләр хәтта таулар да

Безымянный1Менә 2020 ел да узып китте. Ел башында бик күңелле генә итеп Бөек Җиңүнең 75нче юбилеен көткән арада тормыш зур борылыш ясады – илебезне коронавирус дигән яңа зәхмәт уратып алды. Әллә шушы рәхәт тормышның кадерен белмәгәнгә Аллаһы Тәгалә безгә сынау бирәме икән, дип тә уйлап куясың. Халыкта кешелеклелек сыйфатлары кими, канәгатьсезлек арта, өстәлләребездә көн саен кунак сые булуга карамастан, безгә һаман нидер җитми. Мәрхәмәтлелек җитми, минемчә. Әлбәттә, бу сүзләр барча халыкка да кагылмый. Ә бит тарих битләрен ачып карасак, сугыш чоры кешеләре гаять миһербанлы, бер-беренә ярдәмчел, олы җанлы булганнар.
Читать полностью

Рәхмәт хаты

lwRhlu1mcuQКайгы-хәсрәт көтмәгәндә килә шул. Тәмле ашлар пешереп, кайнар чәйләр әзерләп, балабызның Самарадан кайтканын көтеп торганда, авыр хәбәр килеп иреште. Өебезгә кайтып җитәргә берничә чакрым гына ара калганда, сөекле улыбыз Айрат Наиль улы САБИРОВ юл һәлакәтендә фаҗигале төстә вафат булды. Читать полностью

Бездән соң да яшәр өчен туган тел

PNfIZOS_WbUТуган татар телебезне саклап калу өчен Похвистнево районының Гали авылында ел саен төрле чаралар уздырылып тора. Гали авылы Мәдәният йортына караган авыл музеенда быел да  эчтәлекле  чаралар үтте. Халыкара Туган телләр көне герой-шагыйребез Муса Җәлилнең юбилейлы 115нче туган көненә дә туры кил­гәнлектән,  аеруча масштаблы булды. Читать полностью

Гакыйльнең офыклары

Вот такие чудесные рисунки создавал Гакиль, зажав карандаш в зубах15 февральдә Гакыйль Сә­гыйровка 83 яшь тулган бу­лыр иде. Шул уңайдан Татар­стан Язучылар берлеге әгъ­засы, журналист Илдус Дин­даров Гакыйль Сәгыйров турын­да язган мәкаләне бастырабыз. Читать полностью

Баллы чәең тәмле иде…

Минхажар МусинаХөрмәтле редакция! Яраткан әбиемне искә алып, сезгә язарга булдым.

Самара өлкәсе, Шенталы районының Денис авылында яшәгән әбием Минхаҗәр Нурулла кызы Мусина үткән елның сентябрендә вафат булды. Ул якты күңелле кеше иде. Гомере буе “Бердәмлек” газетасына язылып, бик яратып укып барды. Күршеләре, туганнары белән газетада язылган хәлләрне сөйләшеп утырырга ярата иде. Мин кунакка кайтканда, без аның белән мунчалар кереп, бал белән үләнле чәйләр эчә идек. Хәзер шул көннәрне бик сагынам. Читать полностью