Нәкъ 50 ел элек, 1971 ел башында, Совет Иглае (хәзер Совет Норлаты) авылында башлангыч мәктәп ачыла, тагын ике елдан сигезьеллык мәктәпкә әверелә. Читать полностью
“Йолдыз”лы булды Самара
Билгеле инде, телен, гореф-гадәтләрен, динен һәм милли мәгарифен югалткан халыкның киләчәге юк. Без моны яхшы аңлыйбыз, ләкин балаларыбыз, глобализация чорында яшәгәнлектән, туган телләрен кирәксенми башладылар. Без – ата-аналар, бакча, мәктәп милләтебезне, мәдәниятебезне, халкыбызны саклап калу өчен балага дөрес әхлакый тәрбия бирергә тиешбез. Ләкин көне-төне эштә булган ата-аналар гына бу эшне башкарып чыга аламы? Бөек галим, мәгърифәтче, язучы Ризаэддин бине Фәхреддин: “Бала чакта алган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, — дип әйтеп калдырган бит. Балага сабый чактан ук башта гаиләдә, балалар бакчасында һәм мәктәптә милли гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны өйрәнүгә урын бирелсә, татар теле мохитында үссә, милләтебезнең киләчәге якты булыр иде… Читать полностью
Ир кешегә тиешлесен артыгы белән үтәде
Февраль башында хөрмәтле аксакалыбыз Миргарифан ага Галәлетдиновның тууына 90 ел тулды. Самараның Җәмигъ мәчете төзелә башлагач, ул ихлас күңеле белән шушы изге эшкә алына һәм башлап йөрүчеләр арасында була. Читать полностью
Афәрин, Камил! Юбилеең белән!
Похвистнево районының Гали авылыннан фронтка алынган Шамил Маннанов Бөек Ватан сугышынан бер аягын югалтып кайта. Ләкин төшенкелеккә бирелми, Нәфисә исемле чибәр кызга өйләнеп куя, аллы-артлы 7 баласы – 2 кызы, 5 малае дөньяга килә. Шуларның берсе — Камил исемлесе, 1951 елның ап-ак карлы февралендә икенче бала булып дөньяга аваз сала.
Җәлилнең туган көнендә
Муса Җәлилнең туган көнендә өлкәбезнең бөтен татар мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә төрле чаралар уздырылачак, шигырьләре яңгыраячак, тиңсез батырлык белән сугарылган тормыш юлы яктыртылачак. Читать полностью
Бар җырымны илгә багышладым…
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
Быел бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез, Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуны билгеләп үтә. Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Читать полностью
Их, матур да бит яшьлек!
Изге Валентин көненә әзерләнү ыгы-зыгысының иң кызган көннәрендә, күптән түгел генә өйләнешеп, бер фикер, бер уй белән уртак тормыш сукмагыннан беренче адымнарын ясаучы Алсу һәм Равил Хасьяновлардан әлеге бәйрәмнең алар өчен никадәр әһәмиятле булуын сораштым. Читать полностью
Сизгер җанлы кеше иде ул
11 февральдә, озак авырудан соң, Самара өлкәсенең «Бердәмлек» татар газетасында алты елдан артык хәбәрче булып эшләгән, шушы кыска вакыт эчендә әйдәп баручы журналистка әверелгән хезмәткәребез Алия Арсланова вафат булды. Ул өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең шура әгъзасы да, үз инициативасы белән, үз акчасына “Шатлык” балаларның үсеш үзәге оештырып, бер ел буе алып барган җәмәгать эшлеклесе дә. Читать полностью
Җырлый торган камышлар
Татар җаны исәнме, 400 еллар элек бирегә килеп утырган борынгы бабаларыбызның рухы сизеләме?
Камышлы районы Самара өлкәсенең бер читендә урнашса да, тормыш-көнкүрешнең нәкъ уртасында кайный. Сикәлтәле, болгавыр, кырыс чорларны кичкән төбәк ул. Читать полностью
Өстендә — җилән, башында каракуль бүрек иде
“Бердәмлек” газетасыда 2021 елның 1 санында басылып чыккан “Кашмир китабы бармы бу дөньяда” дип аталган мәкаләне укыгач, күрәзәче Гыйләй бабай күз алдыма килеп баскан кебек булды. Читать полностью
Бәхет сере мәхәббәттә
Үткән 2020 ел ахырында Денис авылында ярты гасырдан артык бергә яшәгән парларны зурладылар. Читать полностью
Алмачуар атым, ник ашкынасың!?
Якташларымның тормышы күз алдымда уза. Авылның бер башында бала туса, икенче башында кемнедер җирлиләр. Шатлыклы вакыйгалар да, моңсулары да янәшә — тормыш шундый бит ул, берни дә эшләп булмый. Куанычлы хәбәрләр күбрәк, әлбәттә. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә авылыбызның аксакалы Хәйдәр Фәләх улы НИЗАМИЕВка 80 яшь тулды. Урамдагы градусник 30 градусны күрсәтүенә карамастан, Хәйдәр аганы юбилее белән котларга ашыктым. Читать полностью
Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Самара татарларын бер гаиләдәй берләштерүче, туган телебезне һәм мәдәниятебезне саклап калучы һәм яшьләребез күңеленә милли рух өстәүче белем учагы булып танылган “Яктылык” татар мәктәбендә мәртәбәле кунак — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашу булды. Конгресс кунагының Самара өлкәсенә сәфәре «Татарлар: гамәл стратегиясе» программасы кысаларында оештырылган иде. Читать полностью