Яңа елны без үзгәрешләрдән башларга ияләшкән инде. Бу ел да шул кагыйдәдән тайпылмады. 2021 елның январеннан гамәлгә кертелгән кайбер мөһим кануннар белән таныша башларга тәкъдим итәбез. Читать полностью
Муллалар фатихасы белән
Похвистнево шәһәренең Рокоссовский урамында 115нче мәхәллә мәчете урнашкан. Миңа анда еш кына булырга туры килә.
“Мөэмин мөселман булу өчен, ким дигәндә, җиде буын кешеләренең ислам кануннары буенча яшәве кирәк”, — дип әйтә иде безнең бабайлар. Шундый бәндәләр генә имамлык вазифаларын үз өсләренә ала алалар. Похвистневода беренче мәчет ачылганчыга кадәр мәчетсез муллалар булган. Мөселманнарның үз өйләрендә гореф-гадәтләребезне үтәп, мөселман бәйрәмнәрен бәйрәм итеп, биш вакыт намазларын укып, никах, үлем-китем булганда, шул муллаларны чакырып, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшәгәннәр. Аларның исемнәрен атап үтәсем килә: 1958 — 1973 елларда – Габдулла Ихсанов, 1973 — 1976 елларда – Исмәгыйль Хәмидуллин, 1976 — 1978 елларда – Шәрифҗан Булатов, 1978 елдан башлап сугыш ветераны, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры, тыныч тормышта “За доблестный труд” медале белән бүләкләнгән Минегали Мәҗитов мулла булып хезмәт итте. Читать полностью
«Туган як»та ни эшләр бар?

“Туган як”ны оештыручылар (сулдан уңга) Раилә ханым Сафина, Рөстәм әфәнде Хисматов һәм Рушания ханым Диндарова.
Ике ел элек Камышлыда “Туган як” дип аталган иҗтимагый оешма барлыкка килгән иде. Аның президенты Раилә Сафина, директоры Рөстәм Хисмәтов һәм оешма активистлары туган якны өйрәнү, нәсел шәҗәрәләрен төзү һәм үстерү, гаиләдәге элемтәләрне һәм буыннар бәйләнешен ныгыту гамәлләрен оешманың төп бурычлары итеп алганнар. Ике ел эчендә бу юнәлештә байтак эшләр башкарылган да инде. Читать полностью
Мәчетебезнең өметле өммәте
Авыл мәчетләренең көнкүреше, күбесенчә, садака хисабына бара. Аллаһыга шөкер, безнең Мәчәләй авылында мәчеткә булышучылар шактый, ихлас күңелләре кушуы белән Аллаһы йортына ярдәм итәргә тырышалар. Читать полностью
Хезмәт нәтиҗәсенә сөенерлек булсын
29 декабрьдә 67нче туган көнен билгеләп үткән Татарстанның атказанган укытучысы, Самараның “Яктылык” мәктәбендә ана теле һәм әдәбиятын укыткан ветеран-мөгаллимә Нурзидә Әхмәтҗан кызы ФӘЙЗУЛЛИНАга “Тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре” исеме бирелде. Читать полностью
Эдуард — бөтен дөнья кешесе ул
Германиянең Оберхов шәһәрендә башланган биатлон буенча дөнья чемпионатында Башкортостан вәкиле Эдуард Латыйпов ирләр һәм хатын-кызлар катнашындагы эстафетада алтын медаль яулады. Читать полностью
Яңа елга яңа теләкләр
Яңа елны көтә йөрәкләр
Хуш киләсең, Яңа ел!
Кадерле вә хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бөтенебез өчен дә бик авыр булган, хәвеф-хәтәрләре белән истә калган кәбисә елы тарихта калып бара. Ел буе, бер-беребездән качып, авыз-борыннарыбызны ябып, урамда очраган дуслар-туганнарыбызны кочып сәламләргә дә куркып яшәдек. Читать полностью
Каз какларга өйрәндек
Дөньялар гел болганып тора. Кайбер илләрдә сугышлар, җир тетрәүләр, су басулар булуын телевизор экраннарыннан күреп, ишетеп торабыз. Әле бит өстәвенә КОВИД-19 дигән чир дә киң таралды. Шуның аркасында вафат булучылар да байтак. Ләкин, бернигә дә карамастан, түзәргә, күңел төшенкелегенә бирелмәскә, саклану чараларын үтәп, үзеңне саклап, эшләргә, көн күрергә кирәк. Читать полностью
Татар журналистлары белән очрашу
25 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев татар мәгълүмат чаралары журналистлары белән пресс-конференция уздырды. Россия регионнарында эшләп килүче матбугат чаралары бу чарада онлайн форматта катнашты. Читать полностью
Дуслар җыелган җирдә
Самараның Крутые Ключи микрорайонындагы 7 санлы мәктәптә икенче чиректә “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы ярдәме белән татар теле укытыла башлады. Читать полностью
Изге күңелле Ислам
Кошки районының Надеждино авылында яшәүче Ислам Харис улы ШАҺИӘХМӘТОВны районда гына түгел, күрше тирә-якта, хәтта Ульян өлкәсенең һәм Татарстанның кайбер авылларында да бик яхшы беләләр. Читать полностью