Яшәсен татар моңы

Screenshot_20201209-14585511Самара өлкәсенең “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте үткәреп килгән “Мирас” халыкара татар мәдәнияте фестивалендә катнашучылар, бүгенге шартларда бәйгене ничек уздырырлар икән дип, бик борчылганнар иде. Оештыручылар моның да юлын тапты – фестивальне дә, бәйгенең гала-концертын да онлайн форматта уздырдылар. Читать полностью

“Урда бүресе. Самарканд арысланы”

IMG_20201203_1513573 декабрьдә Журналистлар йортында Дмитрий Агалаковның “Ордынский волк. Самаркандский лев” дип аталган тарихи романы презентациясе уздырылды. Автор сөйләвенчә, роман урта гасырның ике гиганты — Урта Азияне яулап алучы Тимур һәм Алтын Урда ханы Тохтамыш каршылыгына багышланган. Читать полностью

“Татар пятачок”ларын кайтарыйк

OdAjyQSheiMЭпидемиологик вазгыять кискен булу сәбәпле, бер ел буе мәдәни чаралар онлайн-форматта уздырылып килә. Өлкә һәм шәһәр татар милли оешмалары да эш планна­рына кертелгән бәйгеләрне һәм милли бәйрәмнәрне үткәрмәскә яисә кичектерергә мәҗ­бүр булдылар. Шуңа да аралашуга һәм татар җыр-моңнарына сусаган милләттәшләребез­нең күбесе Самарада “Татар мәдәнияте көне” уздырылуы турындагы хәбәрне бик шатланып кабул иттеләр. Бу чара үткән ял көннәрендә Самараның “Заря” мәдәният сараенда күңелле һәм җылы атмосферада үтте. Читать полностью

“Туган телем — үзем өчен, башка телләр — көнем өчен”

ELV_JWfX0AE3M0lСамараның “Яктылык” мәктәбендә татар теле буенча шәһәр олимпиадасы быел онлайн форматта узды. Бәйгедә шәһәр мәктәпләрендә укучы егермеләп бала катнашты. Читать полностью

Укытучысы нинди — укучысы да шундый

Вторник бердэмлек

Педагог Гөлүсә Шакирова-Плотер (уңда) студенты белән.

Соңгы вакытларда телевизорда, газета-журналларда, интер­нет челтәрендә WorldSkills (Ворлдскиллс) сүзен еш ишетергә ту­ры килә. Нәрсә соң ул һәм нәрсә белән шөгыльләнә дип кы­зык­сынып, интернет пәрәвезенә кереп киттем. Озак эзләргә туры килмәде, WorldSkills – халыкара коммерция белән шөгыльлән­ми торган яшьләр хәрәкәте булып чыкты. Ул аерым алынган ил­ләрдә һәм, тулаем алганда, җир шарында да – профессиональ оста­лык конкурслары уздыру аша эшче профессияләрнең үзкыйм­мәтен күтәрү, престижын үстерү һәм яшьләр арасында профессио­наль белем алуны пропагандалау белән шөгыльләнә. Читать полностью

Кешелекле булу үрнәге

Галия11Өлкән буын кешеләре бүгенге яшьләрне “интернет һәм социаль челтәр балалары” дип атый, күп вакытта җавапсыз­лыкта һәм әхлаксызлыкта шелтәләп алырга да кыенсынмый. Бәлки шулайдыр да. Ә менә Самара шәһәренең “Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру агентлыгы”нда гражданлык-патриотик эш­ләр бүлеге менеджеры булып эшләүче Галия Гыйнәт кызы КАШЕВСКАЯ моның белән бер дә килешми, чөнки яшьтәшләре арасында ярдәмгә килергә әзер булган игелекле, киң күңелле кешеләр шактый күп икәнлеген бик яхшы белә. Читать полностью

Кышкы табигать

56e34e60fcf4083936748de4f2a56e4d37ac7ee505ac11ff0e631c0acec4e593Натуралистлар һәм табигать сөючеләр өчен кышкы таби­гать темасына язылган чираттагы кулъязмамны тәкъдим итәм. Ул сезнең газета битләрендә дөнья күреп, укучы­ларга ирешсен иде. Бу юнәлештә фикердәш газета укучылары миңа хат язып, үзләренең тәҗрибәләре һәм күзәтүләре турында булган мәгълүматлары белән бүлешсәләр, мин бик шат булыр идем, һәм аралашу җайланыр, дип ышанып калам. Читать полностью

Кешеләргә хезмәт иткән өчен

1а1Күптән түгел Сызран хакимиятенең социаль һәм яшьләр сәясәте идарәсендә «Халыкка хезмәт иткән өчен» дип аталган истәлек билгесе тапшыру тантанасы узды. Әлеге бүләк Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров карары буенча быел гына кертелгән. Мактау билгесе яңа коронавируска каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләренә, эшмәкәрләргә, волонтерларга, җәмәгать эшлеклеләренә һәм актив гражданнарга тапшырыла. Читать полностью

“Яшьлегемдә яшьнәдем дә күкрәдем”…

БезымянныйБүген бөек шагыйребез Зыя Ярмәкинең тууына 135 ел тулды

Татарстан радиосында “Шигъри төбәккә сәяхәт” дип аталган тапшыруны вакыт-вакыт Минвагыйз Зәйнетдинов алып ба­ра иде. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң Камышлы рай­оны­ның “Югары уңыш өчен” газетасына эшкә килгән, театрында уй­наган, бер ел буе аның режиссеры да булып торган, авылда Шигъ­рият түгәрәге дә оештырып җибәргән Минвагыйз ага, “Бер­дәмлек” газетасының чын дусты буларак, ике тапшыруның кү­чер­мәсен Самара татарларына тәкъдим итте. Беренче язма Әнвәр Да­выдов турында булса, икенчесе Зыя Ярмәкигә багышлана.

Бу язмада якташыбыз Рәшит Шамкай да катна­шып, Иске Ярмәк халкының тормыш-көнкүреше, холык-фи­гылен тас­вирлый. Ләкин без шагыйрьнең кызы Галибә сөйләгән­нәрне генә язып алырга булдык. Читать полностью

Сызранның «Туган тел» мәдәният үзәгенә – 30 ел!

Туган тел активистлары1

“Туган тел” татар мәдәни үзәге активистлары

2019 — 2020 еллар Самара татарлары өчен юбилейларга бай булды. Узган елда гөрләтеп өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгын бәйрәм иткән булсак, быел яше буенча аны өлкә “Бердәмлек” газетасы куып җитте. Сызран “Туган тел” татар мәдәни үзәге дә басмабызның яшьтәше икән, шушы көннәрдә 30 яшен тутырды. Юбилярны бәйрәм белән котлаганда, бүгенге эшчәнлеге белән кызыксынмыйча кала алмадык. Бу турыда безгә оешманың хәзерге җитәкчесе Наил ЙОСЫПОВ сөйләде. Читать полностью

Беркайчан да соң түгел

DSC_0504111Язмыш сынауларына би­решмәгән, кыенлыкларга яра­шып тормышта үз урынын тапкан көчле рухлы, максат­чан кешеләрне искә алып үтү өчен Халыкара инвалид­лар көне билгеләнгән. Шулай җир шарында игелеклелек, кешелеклелек идеяләре ны­гый, сәламәтлекләре чикле кешеләргә карата игътибар арта.
Гадәттә, бу көнне концерт программалары оештырыла, конференцияләр үткәрелә, оч­рашулар уза, белем бирү учреждениеләрендә сый­ныф­тан тыш дәресләр, әңгә­мәләр һәм дискуссияләр оештырыла иде. Әмма быел, коронавирус пандемиясе аркасында, бар­лык чаралар да диярлек онлайн форматта гына уза.
Әлеге үзенчәлекле көн алдыннан безнең редакция 11 ел дәвамында Похвистнево рай­онының “Инвалидлар җәм­гыяте” иҗтимагый оеш­масы рәисе Фәридә Гыйль­метдин кы­зы ВАГЫЙЗОВА бе­лән әң­гәмә корды. Читать полностью

“Күмәк көч”кә – 90 яшь!

Кумэк көчУльяновск өлкәсе Иске Кулатка районының “Күмәк көч” татар газетасына 90 яшь тула. Читать полностью

Иң кадерле һәм якын кешем

Расуловы1“Әнием — минем өчен ныклы терәгем, дустым, киңәшчем булды. Ул иң кайгыртучан, игелекле һәм ягымлы кеше. Аның күңелендә акыл һәм зирәклек, тормыш тәҗрибәсе һәм игелек яши… Ул иң яраткан кешем, ярдәмчем һәм рухландыручым”, — дип сөйли Асия Шәмсулла кызы РӘСҮЛОВА турында дүрт малай арасында үскән бердәнбер кызы. Читать полностью