«Рәхәтләнеп, иркенләп, тәмен белеп языгыз»

Z2ka4H9k3t41

Татар журналистлары ТР милли музеенда

Ел саен Татарстан хөкүмәте чит төбәкләрдә чыгып килүче татар телле газета-журналларның баш мөхәррирләрен Казан­га җыя. Быелгы очрашу бик тә купшы “Корстон” кунакханә­сендә узды. Читать полностью

Гали авылында яшәүче Саимә МОРЗАХАНОВА: Истәлекләр тынгы бирми…

mpluszh_062Кабатланмас беренче мә­хәббәт гомер буена якты ис­тәлек булып күңелдә саклана икән ул. Бервакыт, минем яз­маларымны яратып укып баручы олы яшьтәге Рәйхана исемле ханым, ачылып ки­теп, уйламыйча әйтелгән сүз аркасында үзенең якты уй-хы­яллары, өметләре җи­ме­релеп, мәхәббәтенә киртә куелуы ту­рында сөйләгән иде. Ул бу хәлдә Таһирә исемле хатынны гаепләде.

Читать полностью

Шигъри җанлы әнием

шигъри жанлы эниемӘни! Җир йөзендә иң гүзәл, иң газиз кеше ул. Тугач та, ана күкрәгенә сыенып тынып калабыз, чөнки без беләбез — төннәрен йокысыз үткәрүче, баланы яклаучы, саклаучы әни безнең янда… Ана белән бала арасындагы керсез мәхәббәт табигать бар иткән иң бөек хис ул. Әни кешенең мәрхәмәтле, шәфкатьле куллары белмәгән эш юктыр бу дөньяда. Ана йөрәге — иң тугрылыклы сиз­гер йөрәк. Балага булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми, сүрелми. Баласының язмышына кагылышлы бер генә нәрсәне дә ана йөрәге ваемсыз үткәрә алмый. Безне, якты дөньяга килгән мизгелдән башлап, әниләрнең күңел hәм кул җылысы озата бара. Ләкин һәр адәм заты кебек безнең әниләребез дә бу дөньяга кунак булып кына килә. Алар зур, авыр тормыш юлы үтеп, балаларын тормыш юлына озатып, бакый дөньяга күчәләр. Читать полностью

Кешеләрне күзәтергә яратам

Азат НадировСамара өлкә “Туган тел” җәмгыяте активисты, үзешчән рәссам Азат Камил улы Надировның картиналары кайбер газета укучыларының өе, милли активистларның офислары түрендә эленеп тора. Рәсем сәнгатен яратучылар Азат аганың эшләрен Самарада һәм өлкәдә оештырылган күпсанлы күргәзмәләрдә, милли бәйрәмнәребездә күрә алалар. Читать полностью

Динара никахлар һәм конфессияара тынычлык

e50172596aae1b2a9e60d92be8273cf210 ноябрьдә Россия мөсел­маннары Диния нәзарәте дин­ара никахларны тыю турын­да карар чыгарды. Бу җәмгыять­тә фикер алышу дулкыны уят­ты. Билгеле ки, фикерләр төрле… Читать полностью

Тормышы – дингә хезмәт итү үрнәге

Вагиз Яруллин20 ноябрьдә Үзәк Диния нәзарәте казые Вагыйз Лотфулла улы ЯРУЛЛИНның вафатына 40 көн тулды

Идел буе регионында мө­сел­ман руханиларының иң кү­ренеклесе — Вагыйз Лотфулла улы Яруллин иде. Бу Аллаһы бәндәсе Совет хөкүмәте дин­нәрне кысрыклаган чор­да яшәвенә карамастан, кеч­кенәдән ислам дине канун­нарында тәрбияләнгән, мөс­тәкыйль тормышка чыккач та, үз диненнән аерылмаган, ки­ресенчә, ата-бабаларыннан килгән мирасны балаларына да тапшыра алган, милләт­тәшләрен дә дингә өндәгән. Ә диннәр күтәрелеп киткән үзгәртеп кору елларында яз­мыш Вагыйз Яруллинны дул­кын өстенә күтәреп чыгара, һәм аның тормышы, имам, мөфти, казый рәвешендә, соң­гы сулышына кадәр, өммәтенә багышлана. Читать полностью

“Ак каен”ның алтын юбилее

Ак каен“Ярмәк вагы” биюе белән Самара татарларын бөтен та­тар дөньясына таныткан “Ак каен” халык фольклор ан­сам­бле быел 50 еллык юбилеен бәйрәм итә

50 ел… Кеше гомере өчен бу бик аз, ә менә ансамбль өчен – тулы бер чор. Шул дәвердә ул “халык” исеменә ия булган, өлкә, төбәкара һәм Бөтенрос­сия фестиваль-бәйгеләрендә дип­ломнар һәм бүләкләр яу­лаган. 2012 елда “Ак каен” V Бөтенроссия “Түгәрәк уен” та­тар фольклоры фестиваленең Гран-при бүләгенә ия булды. Бу казанышлар – ансамбльнең һәр артистының тырышлыгы нәтиҗәсе.

“Ак каен” бүген нинди хы­яллар белән яши? Алмашка килүче яшьләр бармы? Бу ту­рыда ансамбльнең һәм аның балалар түгәрәге җитәкчеләре Наил Галимуллин һәм Ай­гөл Галиуллина белән сөй­ләштек. Читать полностью

Камышлы районы турында китап булачак

i2Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм администрация тәкъдиме буенча, Камышлы районы кайтарылуның 30 еллыгына багышлап, “Благодатный край Камышлинский” дип аталган китап язылачак һәм бастырылып чыгачак.  Читать полностью

Истә калырлык еллар

Элина Шакирова11 17 ноябрь – Халыкара студентлар көне

Студент еллары – иң кызыклы һәм рәхәт чак. Син инде — ата-ана канаты астыннан чыккан, үз гамәлләрең өчен үзең җавап бирә торган мөстәкыйль кеше. Телисең икән, лекцияләргә барасың, кәеф юк икән – йокы туйдырсаң да ярый. Имтиханга әзерләнеп торасы да юк, зачеткаңны тәрәзәдән чыгарып: “Халява, кил!” – дип кычкырасың да шапылдатып ябып куясың. Ә икенче көнне анда көтелгән “бишле” урынына “икеле” тамгасы пәйда булган икән, бу инде синең гаеп түгел, димәк, укытучы ул көнне сул аягыннан торган! Хәер, остазларның кайберсе синең төне буе дискотекада күңел ачып, өч сәгать йоклаган килеш имтиханга килүеңне аңлый бугай, сынауны кабат үтәргә мөмкинлек бирә… Читать полностью

Яхшылыкны начарлыктан аеручылар

Безымянный1Камышлы театрының йөз еллыгы уңаеннан, театр оеш­тырып йөрүчеләрнең бер­се булган Камил Надиров истәлекләренең бер өлешен “Бердәмлек” укучыларына аның улы, Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте ак­сакалы Азат Надиров тәкъдим итә. Читать полностью

Парлы гомер — ямьле гомер

мазит 21Күреп торам: хәзерге яшьләр гаилә коруга җитди карамый. Егет белән кыз бер-берсен яратып кавышса, шул җитә, дип уйлый. Билгеле, гаилә кору җиңел, әмма учак җылысын саклау, балаларны тәртипле, итагатьле, ке­шелекле итеп үстерү, ике якның да әти-әнисе, туганнары белән килешеп, матур итеп яшәү – болар барысы да зирәк акыл да, үзара мәхәббәт һәм хөрмәт тә, сабырлык та таләп итә. Үткән тормышың гыйбрәтле, бәхетле булып, гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен тату — тагын да олы бәхет. Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче ЙОСЫПОВЛАР гаиләсе нәкъ шундыйлардан. Читать полностью

Тынгы белмәс йөрәкләр

Салават10 ноябрьдә Россия халкы полиция көнен билгеләп үтте

Кеше алдап акча “эшләүче”ләрнең саны һич тә кимеми. Үзләрен әле социаль хезмәткәр, әле газ тикшерүче дип атап, кеше өенә керәләр дә әби-бабайларның үлемтеккә дип җыйган акчаларын җыеп чыгып китәләр. “Бу очракларның шактые зыян күрүчеләрнең игътибарсызлыгы һәм ваемсызлыгы аркасында килеп чыга. Чит кешеләргә беркайчан да ишек ачарга һәм сүзләренә ышанырга ярамый”, — дип кисәтә өлкән оперуполномоченный, полиция майоры Салават ФӘТКУЛЛИН. Менә 10 ел инде ул Самараның Октябрь районы полициясе бүлегендә каракларга каршы җинаять эшләре ачу белән шөгыльләнә. Ә аңа кадәр милләттәшебез Тимер юл районы бүлегендә хезмәт иткән. Читать полностью

Избран Глава Камышлинского района / Камышлы районы башлыгы сайланды

k3O8wpytOYs1Вчера прошло заседание конкурсной комиссии под председательством вице-губернатора, руководителя Администрации Губернатора области Владимира Терентьева, где были рассмотрены кандидатуры на должность Главы Камышлинского района. Читать полностью