Бүген халык кирәкле әйберне кибетләрдән эзләп йөрми, интернет аша нәрсәне дә сатып алырга һәм сатарга була. Уңайлы да, җайлы да – җылы өеңдә утырып, компьютер аша кирәк әйберне сайлыйсың, акчасын онлайн банк аша түлисең дә берничә көннән әйберне өеңә китереп тә бирәләр, һич тә булмаса, почтадан барып аласың. Кирәкмәгән әйбереңне сатарга кирәк булса да, шулай – махсус интернет-сервиска игълан эләсең дә сатып алучы сине үзе эзләп таба. Тик, кызганычка, бу ике очракта да мошенникларга юлыгырга мөмкин икән. Читать полностью
Сәбәбен тапсаң — җиңеп була
Шенталы районының үзәк хастаханәсе табибы, терапевт Әнүзә Ислам кызы Павлова: “Чын табиб — кешелекле, авырулар өчен борчылучан кеше. Ләкин, иң беренче чиратта, ул үз һөнәренең остасы булырга тиеш”, — ди. Һәм, һичшиксез, бу шулай да. Кайчандыр Гиппократ: “Сәбәбен тапсаң — авыруны да җиңеп була”, — дип юкка гына әйтмәгән инде. Әмма авыру сәбәбен профессионал гына билгели ала. Читать полностью
Татар юлына гөлләр сибик…
Самара татарлары күптән инде шәһәрдә икенче татар мәктәбе ачу турында хыялланалар. Тик, милли хәрәкәт активистлары бу юнәлештә актив эшчәнлек алып барсалар да, әлегә мәсьәлә ачык кала бирә. Ә менә Крутые Ключи микрорайонында яшәүче Гөлназ Хәсәншина җитәкчелегендәге инициатив төркем балаларга татар телен укыту мәсьәләсен хәл итү юлын тапканнар. Алар, җыелышып, Михаил Калашников исемендәге 7 санлы мәктәптә татар теле дәресләрен кертергә тәкъдим иткәннәр. Читать полностью
Күңелдә моң яши
Татар һәм башкорт халкында моң дигән төшенчә бар. Бу сүзне тәрҗемә итеп тә, аңлатып та булмый. Аны тоя белергә кирәк. Әнә шулай моңны тойган, җырны үзәккә үтәрлек итеп башкара белгән артистлар гына халык күңелен яулый аладыр, мөгаен.
Шундый җырчыларны эзләп табу һәм аларның сәләтен үстерергә ярдәм итү максатыннан бүген илебездә “Голос”, “Новая волна” кебек төрле проектлар тормышка ашырыла. Башкортостанда да “Яшьлек шоу” проекты башкорт эстрадасының яшь башкаручылары өчен старт мәйданчыгы булып тора. Менә быел да ул яшь сәләт ияләрен кабул итәргә әзер. Читать полностью
Күңелдә иҗат ялкыны сүрелмәсен
Камышлы районының Татар Байтуганы авылында яшәүче Нурания Минсәхи кызы Абзалова, “Социальная газета” басмасы укучылары арасында узган бәйгедә катнашып, “Әтиләр һәм бабайлар” номинациясендә җиңү яулаган. Читать полностью
Шигърият дөньясында
Региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм “Татар-Дуслык” сайты уздырган “Шигърият дөньясында” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.
83 катнашучы арасыннан җиңүчеләрне сайлап алу – бәйгенең иң кызу һәм җаваплы өлеше булгандыр, мөгаен. “Татар-Дуслык” сайтында һәм сайтның YouTube каналында бәйгечеләр өчен тавыш бирүчеләрнең фикерләре нәкъ шул турыда сөйли. Әлбәттә, анда күбесенчә мактау, куәтләү сүзләре язылган. “Мондый ысул белән җиңүчеләрне сайлау дөрес түгел”, — дип шелтә белдерүчеләр дә табылган. Соңгысы “Тамашачылар мәхәббәте” призына җиңүче сайлау икәнлеген аңлап бетермәгән, күрәсең. Читать полностью
Камышлы театрының түгәрәк юбилее
Быел 100 еллыгын билгеләп үтүче Камышлы театрының тарихы Гражданнар сугышы вакытында, авыл халкының бер өлеше Советлар, икенче өлеше аклар өчен сугышып йөргән чорларда, башланган. Читать полностью
Тавыш бирүдә катнашыгыз
Региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясе Самара өлкәсендә икенче тапкыр “Шигърият дөньясында” дигән бәйге уздыра. Читать полностью
Чират
COVID-19 авыруы колач җәйгән саен, медицина хезмәткәрләренә һәм өлкә хөкүмәтенә авыруларны урнаштыру, хәлләрен җиңеләйтү буенча төрле чаралар күрергә туры килә. Шулай, Середавин исемендәге клиник хастаханәсенең авыруларны кабул итү бүлеген үзгәртеп корганнар, күптән түгел генә кайтарылган яңа компьютер томографына тест сынаулары үткәрә башлаганнар. Бу авыруларга диагностика үтүне уңай шартларда үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Читать полностью
Кайда туган – шунда ярап куйган
Камышлы районының Татар Байтуганы авылында яшәүче Илфат Бәдретдинов күпчелек авыл яшьләренә үрнәк булырлык. Ул бәхетен читтән эзләүчеләрдән түгел, 2015 елда Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих, һәм Шәрекъне өйрәнү институтын тәмамлаганнан соң, туган авылына кайтып, җирле мәктәпкә тарих укытучысы булып эшкә урнаша, гаилә кора. Үз һөнәренә гашыйк булган, энергиясе ташып торган егет район һәм өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулап тора. Читать полностью
Музею Гакиля Сагирова – быть!
В селе Старое Фейзуллово Кошкинского района началось строительство музея поэту и художнику Гакилю Сагирову Группой компаний «Прогресс-В», которой руководит Заслуженный строитель РФ Вазых Гатович Мухаметшин. Сегодняшнее интервью с главным строителем Самарской области, надеемся, будет еще одной вехой в деле возрождения татарской культуры в Самарской области. Читать полностью
Денис елъязмасы
Бөек Ватан сугышы ялкыны кабынып киткәч, бөтен совет халкы Ватанны сакларга күтәрелде. Шенталы районы, Денис авылыннан да сугышка 500ләп кеше алынды. Дошманга карата нәфрәт хисләре кабынган ватандашларның йөрәге бер генә теләк белән типте — дошманны җиңеп, үз оясында юк итү. Фронттагы һәр көн – батырлык һәм тәвәккәллек үрнәкләре белән сугарылган иде. Читать полностью
Зыялы һәм затлы кеше сез
Яшьлегебез хатирәләре һәрвакыт мәктәп еллары һәм укытучылар белән бәйле. Без укыган елларда Иске Ярмәк мәктәбендә берничә укытучы гаиләләре бар иде. Шулар арасыннан Абдулла һәм София Шаһиевлар, Исмәгыйль һәм Асия Әһлиуллиннар, Әсгать һәм Кәримә Мөхәммәтҗановлар, Салих һәм Рәйсә Шәрәфетдиновлар, Нури һәм Әкълимә Баһаутдиновлар, Гали һәм Кәримә Галлямовларны билгеләп үтәсем килә. Шулай ук озак һәм уңышлы эшләгән аерым укытучылар Рәхимә Баширова, Сәхия Шәвәлиева да бала күңеленә аң белем салу эшенә зур өлеш керткән шәхесләр. Минем тормышымда шуларның икесе — бу коллективка алтмышынчы еллар башында килеп кушылган Сәхия Нурсәхи кызы Шәвәлиева һәм Гали Вәли улы Галлямов бик зур роль уйнадылар. Казан педагогия институтына кергән җиремнән, авылымны сагынам, кайтам, дип, ул вакытта алар эшләгән сельсовет телефонына шалтыраткач, юлыма аркылы ятып диярлек укуымны дәвам итәргә мәҗбүр иттеләр. Хәзер дә алар минем өчен иң зур кешеләр, чөнки алар аркасында укытучы профессиясе алып туган авылыма эшкә кайттым, һәм әле дә яраткан эшемнән аерыла алмыйм.
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, укытучым.
Синнән алган шушы белемне
Бүген үзем укучыма бирәм.
Бу соң үзе бәхет түгелме? Читать полностью