Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобиль йөртүчеләр көнен билгеләп үтәбез. Бу һөнәр барыбызга да кагыла, чөнки бүгенге тормышны автомобильсез күз алдына китереп тә булмый. Әле безнең балачакта җиңел машина да сирәк кешедә генә була иде. Хәзер инде һәр гаилә әгъзасы үзенә аерым автомобиль сатып алырга ашыга. Ә авыл кешеләренең йортында икешәр-өчәр төрле техника басып тора… Чыннан да, техника кеше тормышын бермә-бер җиңеләйтә. Читать полностью
Һәрчак яшь булып кал
Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүген Самарада яшәүче Зәмзәмия Сәгыйть кызы Гайнуллинага – 65 яшь!
Татар халкында: “Күршең үзеңнән яхшы булсын”, — дигән әйтем бар. Аллаһыга шөкер, без дә ут күршебез, якын дустыбыз Зәмзәмия белән 20 елдан артык шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып, туганнардай аралашып яшибез. Читать полностью
Таллыда кунакта
Самара өлкәсенең көньяк җирләрендә гомер-гомергә башкортлар яшәгәннәр. Әле Х гасырда ук гарәп сәяхәтчесе ибн Фадлан, Идел буена сәяхәт иткәндә, Кондырча елгасы буенда башкорт милләте яшәве турында язып калдырган. Ә архив документларына караганда, Ыргыз елгасы буена башкортлар XVIII – XIX гасырларда килеп урнаша башлаганнар. Якынча шул вакытта Таллы – Каскын (русчасы – Кочкиновка) авылы да барлыкка килгән. Бу исем бирегә килеп урнашкан беренче башкорт кешесе — Каскын исеменнән алынган, дип сөйлиләр. Читать полностью
”Үсеш ноктасы”нда уку кызыклы
Технологияләр заманы булуга карамастан, виртуаль шлем, 3D-принтер кебек әйберләр күпчелек мәктәпләрдә хыял гына булып кала бирә. Ә менә Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы мәктәбе укучыларына быел бәхет елмайган — уку елы башында мәктәптә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылган. Балалар яңа технологияләр ярдәмендә гомуми һәм өстәмә белем туплыйлар: “Бу бик шатлыклы вакыйга. Чөнки авыл балалары да бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган белем алырга, шәһәрдә яшәүче яшьтәшләреннән бер дә ким булмыйча, киләчәккә атларга хокуклы”, — дип сөйли үзәк җитәкчесе Малик Мөхәммәтҗанов. Читать полностью
Лаеклы тормышның лаеклы дәвамы
Динсез яшәп булмый. Динсез кеше шикләнүчән, икеләнүчән, ярсулы була… Дин генә кешене көчле итә, күңеленә өмет һәм иман нуры сала.
Минем бабам Абделхак Шакир улы Харисов Аллаһы Тәгаләдән Мөхәммәд пәйгамбәр аша иңдерелгән ислам дине кануннарыннан тайпылмыйча яши. Унбиш ел буе ул Шенталы Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы вазифаларын башкарып килде. Сәламәтлеге какшый башлагач кына ул эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Хәзер инде бабама 92 яшь. Ә шулай да җомга саен, бөтен эшләрен ташлап, мәчеткә юнәлә. Уйлавымча, ул намаз укырга гына бармыйдыр, Аллаһы йортына хас булган хозурлык, күңел тынычлыгы туплап кайта ул аннан. Читать полностью
Бар нәрсәдән дә кадерлерәк
Үзе түгәрәк,
Урыны түрдәрәк,
Эче тулы күзәнәк
Әчкелтем дә төчкелтем,
Бар нәрсәдән дә кадерлерәк!
Ул нәрсә?
Әлбәттә, бу яшәү чыганагы, борынгыдан гаилә байлыгы, бөтенлек билгесе булып саналган икмәк, ипекәй, күмәч… Читать полностью
Ыргыз буйларында
“Бердәмлек” газетасының бишенче бите, күргәнегезчә, атна саен аерым темаларга багышланып чыга. Ай әйләнәсендә “Исәнлеккә–саулыкка”, “Балалар почмагы”, “Мәхәббәт күпере”, “Гаилә учагы” тупланмалары дөнья күрә. Бүгеннән башлап, бик үк еш булмаса да, “Идел буе халыклары” дип аталган рубрика кертергә ният иттек. Анда ут күршеләребезнең тормышы, гореф-гадәтләре, тарихы һәм яшәеше яктыртылып барачак. Беренче публикациябезне тугандаш башкорт халкына багышлыйбыз. Алар, башлыча, өлкәбезнең көньяк районнарында тупланып яшиләр. Бүгенге язмабыз Большая Черниговка районының Хәсән авылында туып-үскән танылган язучы Һәдия Дәүләтшина һәм Таллының “Туган моңнар” башкорт фольклор коллективы җитәкчесе Фатыйма Шагаевага багышлана. Читать полностью
Новороссийск өчен вафат булган
77 елдан соң аны “Хәбәрсез югалганнар” исемлегеннән төшереп калдырдылар
Август ахырында Кубань эзләнүчеләре пилот үлеге булган Ил-2 самолетын күтәргәннәр. Билгеле булганча, пилот – Похвистнево районыннан. Кызыл армия солдатының туганнарын да эзләп тапканнар – Габдулла Төхвәтуллинның сеңелесе һәм аның балалары белән “Волжская коммуна” газетасы хәбәрчесе Васса Рассадина аралашкан. Читать полностью
Хәер-фатихасын алып калдык
11 октябрьдә Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые, мөфти Вагыйз Лотфулла улы ЯРУЛЛИН вафат булды Читать полностью
Кызылсуның беренче мәчете урыны билгеләнде
11 октябрьдә Красный Яр районының Яңа Кызылсу авылында истәлекле таш ачылды. Ул авылның иң беренче мәчете урынына куелды. Тарихчы Шамил Галимов алып барган тантанадан коронавирус пандемиясенә бәйле саклану чараларын үтәп, берничә дистә кеше генә катнашты. Читать полностью
Яшен тизлегендә чемпион булдылар
12 октябрьдә үткәрелгән Бөтендөнья шашка чемпионатының команда уеннарында 64 шакмаклы такта артында яшен тизлегендә үтә торган турнирда Россия командасы җиңү яулады. Дүрт халыкара чемпион һәм бер спорт мастерына кандидаттан торган команда әгъзалары — самаралы Фәхретдин Канюкаев һәм Олег Дашков, башкортостанлы – Муродулло Амриллаев, Кырым Республикасыннан – Сергей Белошеев һәм Якутиядән Гавриил Колесов чемпион исемнәренә лаек булдылар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Төркиянең Измир шәһәрендә үткән былтыргы чемпионатта шул ук составтагы команда көмеш медальгә лаек булган иде. Читать полностью
Бозбашлылар сынатмый
Яшьлегендә иҗтимагый тормышта кайнап яшәгән буын кешеләре олыгайгач та тыныч кына өйдә утыра алмый инде. Күбесе лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә актив тормыш алып баралар, үзләре яшәгән авыл-шәһәрләренә файдалы булырга тырышалар.
Шуңа күрә Камышлы районының Бозбаш авылында, кулларына көрәк тотып, урамдагы траншеяләрне күмеп йөрүче апаларны күргәч, хәтта гаҗәпләнмәдем дә. Шулай да: “Нәрсә эшлисез?” – дип сорамыйча булдыра алмадым. Читать полностью
Соңдыр шул инде…
Исәнмесез, хөрмәтле “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре. Сезгә, гадәттә, моң-зарлары турында хатын-кызлар яза. Мин, яшем 30дан артып киткән ир-ат булсам да, сезгә “эчемне бушатырга” булдым. Бәлки, кемгәдер гыйбрәт булыр. Читать полностью