Аларның берсе дә сугышта булырмын дип уйламаган. Күк йөзен караңгылык каплар, гадәти солдат тормышы өзлексез шартлаулар, янган-көйгән ис белән тулыр дип күз алдына да китермәгәннәрдер… Читать полностью
“Болгар” кибетенә рәхим итегез!
Самараның Җәмигъ мәчете йортында урнашкан “Итле-сөтле” хәләл ризыклар кибете самаралыларга яхшы таныш. Тик күптән түгел ул кибетнең исеме “Болгар” дип үзгәртелде, тышкы һәм эчке ягы да күзгә күренеп матурланды. Бу кибет хуҗасы Наил Батровның бизнес буенча яңа партнеры барлыкка килүе белән аңлатыла икән. Читать полностью
Син — йортыбызның кояшы
Похвистнево районының Яңа Мансур авылында яшәүче бабабыз Насыйх Фатыйх улы Гарифуллинга 80 яшь тула. Читать полностью
Халикъ Садри: «Ташлар тетелеп тузан була, тимер эреп сыгыла, ләкин безнең сугышчылар һаман тора»
Габделхаликъ Гариф улы Садретдинов 1890 елның 4 августында Самара губернасының Богырыслан өязе (хәзерге Куйбышев өлкәсенең Камышлы районы), Иске Ярмәк авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим калып, чит кешеләр кулында тәрбияләнә һәм кечкенәдән үк хезмәт белән көнен күрә башлый: башта авылда, аннан соң Уфа, Баку, Самара, Оренбург шәһәрләрендәге предприятиеләрдә, нефть промыселларында эшли, авылдагы көтүче малайдан югары квалификацияле эшче-машинист, механик булып җитешә. Февраль революциясе вакытында Халикъ Садри, большевиклар ягында торып, революцион көрәш хәрәкәтенә кушыла. 1917 елның мартында аны партиягә әгъза итеп кабул итәләр. Октябрь көннәрендә Самара шәһәрендә Совет властен урнаштыру һәм Идел буен акгвардиячеләрдән тазарту өчен барган сугышларда катнаша. Аннан соң, 1919 — 1922 елларда, партиянең Самара губерна комитетында татар-башкорт секциясе председателе булып эшли. 1920 елда ул, татар халкы вәкилләреннән берсе сыйфатында, Мәскәүдә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын игълан итү турындагы тарихи закон проектына кул кую тантанасында катнаша. 1925 — 1928 елларда Халикъ Садри Казанда Татар коммунистлары университетында (ТКУ) укый, аны тәмамлагач, озак еллар Казанның «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында һәм башка промышленность предприятиеләрендә җитәкче урыннарда эшли, партиянең өлкә комитеты Партколлегиясе президиумы әгъзасы буларак, актив җәмәгать эше алып бара. Бу чорда ул уйлап табу һәм хезмәтне рациональләштерү өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли, шул мәсьәләләр буенча фәнни-популяр характердагы дистәгә якын брошюра язып бастыра («Электромонтер», 1926 ел; «Электрик серләре», 1928 ел һ.б.). Бөек Ватан сугышы елларында Халикъ Садри, полк хәрби комиссары буларак, фронтның алгы сызыгында сугыша, яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Армиядән кайткач, Халикъ Садри СССР әдәби фондының Татарстан Язучылар берлеге вәкиле булып эшли. 1950 елда, Татарстан АССРның утыз еллык бәйрәме уңае белән, ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Нечкәрә күңелем, Коръән укысам
“Нечкәрә күңелем, Коръән
алып укысам, җаным киңәя.
Сәҗдәләргә ятам, тәсбих
әйтәм.
Рухым ләззәтләнә, киңәя.
Китә күңелем тулган тау-тау кайгы…”, — дип тирән мәгънәгә ия булган сүзләрне язып калдырган сөекле Тукаебыз. Аның җаныбызга шифа бирердәй шигъри юллары бүгенге көндә Шенталы районының Денис авылында гомер итүче Рәсимә Сәетгали кызы Ганиевага бик тә туры киләдер, дип уйлыйм. Читать полностью
Баһадирлар бистәсен күрәсегез киләме?
Ставрополь районының Жигули авылы читендә, нәкъ юл чишелешендә, зур бер таш тора. Алгы ягында иске славян телендә: “Сулга барсаң – Емельян Пугачев мәгарәсенә (пещера) барып чыгарсың. Бай булырсың, ләкин йөрәгеңне югалтырсың. Уңга китсәң – атаман Степан Разин белән очрашырсың. Бар нәрсәдән дә азат булырсың, ләкин башсыз калырсың. Ә туры юлдан китсәң – могҗиза күрерсең! Йөрәгеңә дә, күңелеңә дә шатлык бүләк итәрсең, гомер-гомергә бу турыда онытмассың”, — дип язылган. Йөрәген яисә башын югалтырга теләүчеләр булгандырмы-юкмы, анысы билгесез, ә менә туры юлдан китүчеләр күргән-белгәннәре турында тел шартлата-шартлата сөйлиләр. “SAMARA.travel” дәүләт бюджет туристлык мәгълүмат үзәге безне бүген әнә шул гаҗәеп урынга сәяхәткә чакыра. Читать полностью
«Десантчылар үти алмаган бурычлар юк!»
1930 елның 2 августында Мәскәү хәрби округының һава гаскәрләре җыенында Воронеж аэродромына 12 кешелек десант төшә. Нәкъ шул көннән башлап, 2 август һава-десант гаскәрләре туган көне, дип атала.
Сугыштан соң һава-десант гаскәрләре белән Бөек Ватан сугышы каһарманы, Советлар Союзы Герое Василий Маргелов җитәкчелек итә. Бу талантлы хәрби җитәкче ил күләмендә генә түгел, бөтен җир йөзендә совет һава-десант гаскәрләре абруен күтәрүгә ирешә һәм алар бүген дә Россия армиясенең элитасы булып санала. Читать полностью
«Мин аңа һәйкәл куяр идем»
31 июльдә авылыбыз үсешенә тиңсез өлеш керткән хезмәттәшебез, җан дустыбыз Саҗит Гыйльметдин улы Гыйльметдиновның вафатына 40 көн тулды. Читать полностью
Милләтебез горурлыгы
29 июльдә шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның вафатына 11 ел тула
Табигатьнең кышкы йокыдан уянуын шаккатып күзәткән малай бу көнне беренче тапкыр кулына каләм алды. Кыюсыз кулы белән ясалган, ләкин күңел җылысы белән тулы тәүге рәсем бик матур килеп чыкты. Шуннан бирле ул кәгазь бите белән хушлашмады. Ә укытучылары һәм авылдашлары бу яшь сәләт иясенә зур өметләр багладылар… Читать полностью
Тормышыбызның алтын хәзинәсе
Һәр кешенең гомере тыгыз йомгак сыман – сүтә башласаң, озын тоела, ә яшәгәндә өч көн кебек кенә уза да китә. Похвистнево районының Гали авылында гомер иткән Фоат белән Халидә Таҗетдиновларның да гомере шулай – вакыйгаларга бай, ләкин кыска булып тоела. Алар бит заманында аккошлар кебек бик матур пар иделәр. Уртак тормышлары гына озын булмады шул. Читать полностью
Сагынып йортны кайтсын җаннарың (Иске Ярмәк авылында яшәүче Тәлгать ВАҺАҖЕВ шигыре)
Быел кадерле тормыш иптәшемнең бакыйлыкка киткәненә 12 ел тулып узды. Шигыремне аның истәлегенә багышлыйм. Мин аны сагынып, догалар укып һәр көн саен искә алуыма куанам. Ходай түшәгендә шатланып ятсын иде. Читать полностью
Бәхет була хезмәттә
25 июль – Россия сәүдә хезмәткәрләре көне
Яраткан эшең шатлык китерсә — бу зур бәхет инде. Самараның Победа урамында урнашкан “Хәләл” кибете сатучысы Рузалия Кравченко (Сөнгатова) да эшенә күтәренке кәеф белән бара, көне буе аяк өстендә эшләсә дә, ару-талуны сизми. Егерме елдан артык сәүдә тармагында көч куйган Рузалия сатып алучыларны ачык йөз белән каршы ала, товар ассортименты белән таныштыра һәм иң яхшысын сатып алырга ярдәм итә. Ә кибеттәге хәләл ризыкның төрлелегенә исең китәрлек: ат, сарык, сыер, күркә, каз, үрдәк һәм тавык итләре, кулдан ясалган күптөрле ярымфабрикатлар һәм колбасалар, сөт һәм сөт эшләнмәләре. Бәяләре дә әллә ни кыйбат түгел, сыйфатлары да югары.
Солдат кызы (Татар Әбдекие авылында яшәүче Әлфия Нуртдинова хикәясе)
Матур итеп бизәкләп-сырлап ясаган ишек алдыннан биш-алты яшьләрдәге кыз йөгереп килеп чыкты. Чыга килешли кичтән калдырган чыбык кисәген эләктереп алды да сикергәләп йөрүен дәвам итте. Аның күңеле шат, дөньясы түгәрәк иде. Йорт уртасына җиткәч, чыбыгын җиргә суккалап бер урында әйләнгәләп алды, нидер сызгалады һәм ишеккә карап түземсезләнеп:
- Тиз бул инде… — дип кычкырды. Читать полностью