Мин — Тупли авылында яшәүче Мәрьям Газиз кызы Абдуллова, 1941 елның 25 маенда Ленинградта туганмын. Әнием гомер буе колхозда эшләп, 69 яшендә вафат булды. Мин туганда шофер булып эшләгән әтием командировкада иде. Кайткан җиреннән сугышка чакыру кәгазе килгән. Өйгә кереп торырга да вакыт бирмәгәннәр. Әнием, мине алып, әти белән саубуллашырга үзе бара. Шулай итеп, әтием мине берничә минут кына күреп кала. Без әтине башкача күрмәдек, ул сугышта хәбәрсез югалды. Санап бетергесез авырлыклар күреп, без әнием белән авылга – әби белән бабай янына кайтып сыендык. Читать полностью
Походларга барган чакта
Исәнмесез, хөрмәтле туганнар! Мин – Рәмзия Сабирҗан кызы Таҗиева — Маняпова, Новокуйбышевск шәһәрендә яшим. “Бердәмлек” газетасы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, “Сезнең батырлык безнең йөрәктә” дип аталган иҗади бәйге игълан иткән иде. Шул уңайдан мин дә әниемнең әтисе Мирзаҗан Миссәлим улы ӘЮПОВ турында сезгә язарга булдым. Читать полностью
Туган җиребезгә мәхәббәт кайчан яңарыр?
Кече яшьтән авыл хезмәтенә өйрәнеп, шуңа гадәтләнгән кеше терлек асрамыйча яши алмый, минемчә. Иренмичә, бирелеп эшләсәң, өстәлең сый-нигъмәттән сыгылып торыр.
Шенталы районының Денис авылында яшәүче Һади һәм Рузалия РИЗВАНОВЛАР нәкъ шундыйлардан — күп итеп терлек асрыйлар. Алар хуҗалыгында ат, сыерлар, сугым бозаулары, утызлап сарык һәм сансыз кош-кортлар бар. Мине уңган хуҗалар эш урыннарында каршы алдылар. Читать полностью
Кызыклы һәм мавыктыргыч һөнәр
Камышлы районының Яңа Ярмәк авыл китапханәсенә килеп керүгә борынга балачактан таныш, күңелгә ниндидер рәхәтлек өстәүче китап исе килеп бәрелә. Рәт-рәт тезелеп киткән киштәләр, балалар рәсемнәре белән бизәлгән диварлар һәм үзенчәлекле тынлык сихри дөньяны хәтерләтә, ә елмаеп, ачык йөз белән каршы алучы Асия Җәләева тылсымчы булып тоела. Читать полностью
Өрәк
Быел май бәйрәмнәре, кышкы каникуллар кебек, озын булды. Шуңа: “Фатирда бикләнеп яткан ише булмас әле, әбиеңә дә ярдәм итәрсең”, — дип, Әминне әти-әнисе авылга кайтардылар. Читать полностью
Спорт сөюче табиб
20 май — Бөтендөнья травматологлар көне уңаеннан газета укучыларыбызны Похвистнево районының танылган табибы Хөснулла САПУКОВ белән таныштырабыз. Читать полностью
Һәркемнең язмышы үз кулында
Ислам дине кануннары буенча, Аллаһы Тәгалә һәр җан иясенең язмышын алдан язып куйган. Шул ук вакытта һәр кеше үз юлын үзе сайларга да хокуклы – Аллаһы тәкъдиренә буйсынамы, гөнаһка чумамы, аның эше инде.
Ләкин кеше — фәрештә затыннан түгел. Бар көченә чабып барган айгыр да юлдан тайпылырга, сөртенеп егылырга мөмкин. Ләкин көчен җыеп торып баса, тәүбә кылып, гөнаһларыннан арына алса, ул кабат алга ыргылырга көч таба һәм тормыш тавына менеп җитә.
Язмыш кешене төрлечә сынап карый – авыр эш артыннан танылу килә, дан һәм казанышлар шатлыгы аянычлы югалтулар белән алмашына. Менә шундый вакытларда кеше чыныга яисә сыгылып төшә, дусларының һәм яраткан кешеләренең кем булуы да шул вакытта ачыклана. Ә инде сынаулар аша үтә ала икән, ул тагын да көчлерәк, акыллырак, тәҗрибәлерәк шәхес булып җитешә… Читать полностью
Тылсымлы сәгать
1985 елның матур җәй кичендә миңа бер күркәм мәҗлестә утырырга насыйп булган иде. Байкал артындагы хәрби хезмәтемнән Куйбышевка кайтып төшкән вакытларым. Мәҗлестәге мәртәбәле кунакларны белеп бетермим әле. Тәмле ашлар ашап, чәйләр эчеп куйганнан соң, кунакларның кәефен тагын да күтәреп җибәрү нияте белән, кулыма гармун алдым. Читать полностью
Изге айда – изге эшләр
Пәйгамбәребездән (салләллаһу галәйһи вәсәлләм): “Кайсы садака саваплырак?” – дип сорагач, ул: “Рамазан аенда бирелгән садака”, — дип җавап биргән. Димәк, изге айда фәкыйрьләргә, аз керемле гаиләләргә ярдәм итсәң, әҗере күпкә арта. Читать полностью
Җиңү бәйрәме шулай да була
Җиңү көне — һәркем өчен кадерле һәм зур бәйрәм. Ел саен без бу көнне зур дулкынлану белән көтеп алабыз. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми…
Быел коронавирус Җиңү көне белән бәйле чараларга шактый үзгәрешләр кертте. Әмма яңа режим Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеен бәйрәм итәргә комачаулый алмады. Бөтен ил, коронавирус салган чикләүләргә карамастан, Җиңү көнен киң билгеләп үтте. Еллар буе яшәп килгән гадәтләр дә онытылмады, яңа форматлар да туды. Мәсәлән, быел онлайн-режимда узган «Үлемсез полк» акциясендә 3 миллионлап кеше катнашты. Социаль челтәрләрдә дистәләгән флешмоблар, сугышка багышланган онлайн-күргәзмәләр оештырылды. Шулай итеп, коточкыч дәһшәтле сугышта һәлак булган ата-бабаларыбызны быел яңа форматта искә алдык. Читать полностью
Тракторчы Миңлегаян
1941 елның 22 июнь иртәсе. Алсу таң атып килә, кешеләр татлы йокыда. Кошлар сайравы гына ишетелә. Табигатьнең сихри тынлыгын бозып, илебезгә фашист солдатлары бәреп керә. Йөзләгән, меңләгән немец самолетлары шәһәрләр, авыллар өстенә бомба яудыра, дөньяның асты өскә килгәндәй була…
Бөек Ватан сугышы әнә шулай башланып китә. “Ул көнне авылларда Сабантуй иде. Бәйрәм башланып та өлгермәгән әле, ә халык чабыша, таралыша башлады. Радиодан котычкыч хәбәр ишетелде: “Сугыш, сугыш! Немецлар сугыш башлаган…” Сугыш башлану хәбәре яшен тизлегендә бөтен авылга таралды. Алты көн эчендә Совет Нурлаты авылыннан бөтен яшь ир-атларны сугышка алып бетерделәр”, — дип сөйли әни. Ул вакытта безнең әниебез Миңлегаян Ситдыйкова (кыз фамилиясе Гомәрова) 18 яше тулган бик чибәр, уңган кыз була. “Авылыбызда алты бабай, хатын-кызлар һәм бала-чага гына калды”, — дип сөйли әниебез, шул заманнарны искә алып. Читать полностью
Снаряд кыйпылчыклары чыга иде…
Тугызынчы майда Бөек Ватан сугышында Җиңүебезгә 75 ел тулды. Ул сугыш 3 ел һәм 10 ай барып, беркемне дә урап үтмәгән, һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китергән, нужа күрмәгән бер генә кеше дә калмаган. Балалар һәм хатын-кызлар кырларда һәм заводларда эшләгәннәр, 18 яшьлек дары исе иснәмәгән егетләр дә, олы яшьтәге агайлар да илне дошманнан сакларга киткәннәр. Ул батырлар турында онытырга ярамый, без бу сугыш турында балаларыбызга да сөйләп калдырырга тиешбез. Бөек Ватан сугышындагы Җиңү — ул бөтенебезнең горурлыгы да, әһәмиятле тарихи вакыйга да. Читать полностью
Утлы еллар баласы ул
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә cизелеп тора.
Сугыш китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт беркемне дә читләтеп үтмәгән. Аның михнәтләрен өлкән яшьтәгеләр дә, бишектә яткан сабый да бердәй татыган. Күпме вакытсыз өзелгән гомер, читкә кагылган язмыш… Күпме сабый ятим калып, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән. Тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булганга, сугыш чоры балалары ана назын да бик аз татыган.
Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында яшәүче Гаян әби ГАРИФУЛЛИНА бу турыда бик яхшы белә. Әтиләре Сәгыйть абзый сугышка киткәндә аңа нибары — 8, ә апасы Оркыяга 10 яшь кенә була. Читать полностью