Онлайн-сервислардан ешрак кулланыйк

Sberbank-Luchshie-Banki-RossiiРоссия хөкүмәте һәм Рос­сия Үзәк банкы, COVID-19 пандемиясенә каршы көрәш кысаларында, икътисади ча­ралар пакеты эшләп чыгарган иде. Ул финанс һәм икътисад секторлары тотрыклылыгын тәэмин итү, авыр финанс хәлдә калган гражданнарга, кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итү өчен булдырылган.

«Волжская коммуна» газе­тасының һәм “Губер­ния” телеканалының берләш­терелгән матбугат үзәгендә 28 апрельдә массакүләм мәгъ­лүмат чаралары, кече һәм урта бизнес вәкилләре, өлкә халкы  өчен шушы проблемаларга ба­гышланган онлайн-брифинг оеш­тырылды. Россия Үзәк банкының Самара бүлеге идарәсе җитәкчесе Марина Мясникова, ипотека һәм кредит оешмалары вәкилләре, әлеге ярдәм чаралары хакында  төгәлрәк аңлатып, сораулара җавап бирделәр.

- Россия Үзәк банкы фи­нанс хәлне тотрыклыландыру өчен нинди чаралар күрә һәм чын­лыкта алар ничек эшли? Эшен югалту, керемнәре кимү сәбәпле авыр финанс хәлдә калган кредитлы кешеләргә нинди ярдәм чаралары күрсәтелә? Читать полностью

Карпат таулары арасында

халиуллов гумер1Безнең гаиләдән Бөек Ва­тан сугышында бабамның әти­се Гомәр бабай ХӘЛИУЛЛОВ катнашкан. Ул 1926 елда Кызыл Яр районының Лес­ная Кубань авылында туган. 13 яшеннән колхозда эшли башлаган — җәйләрен сабан сөр­гән, кышын терлек караган. Читать полностью

Тимер өзәрдәй совет солдаты

Тагир КадямовТатар Әбдекие авылы аша салмак кына агып ятучы елга җылы яклардан кайткан ак­кошларны шатланып каршы алды. Игелекле кошлар бо­рынгыдан яңарыш символы булып саналалар бит. Сугыш вакытында фронтовик-ша­гыйрьләр бу горур аккошларга ши­гырьләр багышладылар, ты­нычлык һәм мәхәббәт белән чагыштырдылар… Читать полностью

«Коммунист Шәрәфиевнең соңгы сугышы»

Хайдар ШарафеевКызганычка, без, бүгенге заман балалары, Бөек Ватан сугышы ветераннарын кү­рергә өлгергән соңгы буын булачакбыз. Еллар үтәр, ә кешеләр бу дәһшәтле сугыш турында оныта башларлар. Совет солдатларының, тыл хезмәткәрләренең батыр­лык­лары яшәсен дисәк, без алар турында сөйләргә, алар­ның хатирәләрен киләчәк буын­нарга тапшырырга тиешбез, дип уйлыйм. Батыр­лар халык күңелендә мөмкин булган кадәр озак яшәргә тиеш. Читать полностью

Ул елларны онытып буламыни?!

Gajsina--696x975Вакыт, ургылып аккан елгадай, узып киткәнен сизми дә каласың. Ә кеше хәтере яр буендагы кыя кебек – гомерлек. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда эшләгән ветераннар да шулай, шомлы һәм дәһшәтле яшьлекләрен һаман да оныта алмыйлар бит. Наҗия апа ГАЙСИНА ул елларны гел күз яшьләре белән искә ала. Хәер, сугышка кадәр дә ул язмыш ачысын күп күргән… Читать полностью

“Без эштә, ә сез үзегезне саклагыз”…

исматуллина1Самара өлкәсендә корона­вирус пандемиясе куркыны­чы сәбәпле үз-үзеңне изоляция­ләү режимы кертелгәнгә бер айдан артык вакыт узды. Күп оешмаларның хез­мәт­кәрләре читтән торып эш­ләүләрен дәвам итәләр. Ә сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, көн саен эшкә йөрүче һөнәр ияләре бүгенге шартларда ничек эшлиләр икән? Шул турыда сораштыру уздырдык. Читать полностью

Гаиләбезнең алтын баганасы

IMG_16051Гадәттә, кызлар булачак тормыш иптәшен үз әтисенә охшатып сайларга тырыша, диләр. Сеңелем Дилә өчен дә, минем өчен дә әтиебез ты­рышлыгы, хезмәт сөючәнлеге, гаилә җанлы булуы белән үрнәк булып тора. Читать полностью

Дан ул үлмәс — мәңгелек

berdemlek2Исәнмесез хөрмәтле мө­хәррир сеңелләрем. Менә бү­ген, үземнең хәлләремне белгер­теп, сезгә хат язарга булдым бит әле. “Бердәмлек” килеп, сезнең хәлләрегезне белгертеп тора. Эшегез бик яхшы бара, сеңелләрем! Һәрвакыт шулай “Бердәмлек”не күркәм итеп, озак еллар чыгарып, туган телебезне саклап яшәргә язсын Ходаем! Читать полностью

Очрашулар насыйп булсын!

сегодняшний коллектив1«Бердәмлек» газетасының көтеп алынган юбилеен менә шундый шартларда — өйдә утырып кына каршыларга мәҗбүрбез. Кызганыч. Редакция бу бәйрәмгә ел башыннан, дөресрәге 2019 ел уртасыннан ук әзерләнә башлаган иде. Моның өчен, «Лукойл» нефть компаниясенең грантын отып, зур гына программа әзерләвебезне, өлкә шәһәрләре һәм авылларына чыгып йөрүебезне күпләр белә инде. Редакция коллективы һәм «Ялкынлы яшьлек» ансамбле Тольяттида һәм Сызранда, Иске Ярмәк һәм Иске Усманда, Мәчәләйдә һәм Гали авылында очрашулар уздырды, концертлар күрсәтеп, җырлашып-биешеп, сөйләшеп-киңәшеп, бер-беребездән бик канәгать булып аерылышкан идек. Кем уйлаган бит болай булыр дип… Читать полностью

Килеп кер өебезгә елмаеп-көлеп кенә

qljzsi5hyj8Кадерле, хөрмәтле, ачык йөзле “Бердәмлек” хез­мәт­кәрләре! Сезне чын күңе­лемнән үземнән һәм газета укучыларыбыз исеменнән бас­маның 30 яшьлек туган көне белән тәбрик итеп, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, эшегездә уңыш­лар, газетабызның озын гомерле булуын теләп кала­быз. Мөселман дөньясын як­тыртып, мәңге яшә! Читать полностью

Теле барның киләчәге бар

IMG_20200408_1300301

Беренче коллектив вакытлыча редакция бүлмәсендә. Матбугат йорты. 25 апрель 1990 ел

- Син татар кешесенә ох­шагансың, агай. Әллә ялгы­шаммы?

- Юк, ялгышмыйсың, мин татар, исемем Рәфгать.

- Ә минем исемем Идеал. Әйдә, таныш булыйк алайса…

Бу танышу моннан 30 ел элек, автобуста барганда бул­ды. Яңа танышым мине икен­че көн­не Самараның Мат­бугат йор­тына чакырды. Рәф­гать Нә­биул­ла улы Әһлиул­лин дөнья­га чы­гарга әзерлә­неп ятучы «Бердәмлек» газе­та­сы­ның баш мөхәррире булып чыкты. Матбугат йор­тын­дагы «Волжская ком­муна» редак­циясендә вакыт­лыча урнаш­кан редак­циядә тагын кеше­ләр бар: моңа ка­дәр «Про­гресс» заво­дының «За­вод­ская жизнь» много­ти­ражкасы хәбәр­чесе булып эш­ләгән, ә «Бердәмлек»тә җа­вап­лы сәр­катип вазифаларын үтәр­гә алынган Шамил Галимов, педа­гог, француз теле белгече, ә биредә корректорлык эшенә керешкән Әминә Шәмсетдинова утыралар. Татарча укый-яза белү сәләтләремне тикшергәч, Рәф­гать Нәбиулла улы миңа бүлек мөдире булырга тәкъдим итте. Читать полностью

Ил батырлары туган ул чакта…

F2G2OAk3eiE1Бөек Ватан сугышы — кешелек тарихында иң канкойгыч сугышларның берсе. Ул миллионлаган кешене корбан итеп, һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде. Күпме егетләр-кызлар, апа-абыйлар, әби-бабайлар фронтта, тылда, үз-үзләрен жәлләмичә, илне фашистлардан азат итү эшенә үз өлешләрен керттеләр. Аларның батырлыкларын истә тотып, ел саен Бөек Җиңүне бәйрәм итү — мактауга лаек. “Үлемсез полк” акциясен уздыру да, матур гадәткә әверелеп, халыкны берләштерүгә ярдәм итә, җиңүчеләрнең нәсел-нәсәбендә патриотизм һәм горурлык хисләре тәрбияли.

Шенталы районының Денис авылыннан Бөек Ватан су­гышына 500дән артык кеше киткән, яртысыннан күбесе һәлак булган, бер өлеше хәбәрсез югалган. Яу кырында ятып калучылар арасында әтиемнең энесе Закир абый да бар. Ә менә әтиебез Харис Сафа улы Гәрәевка һәм сугышта санитарка булып хезмәт ит­кән сеңелесе Минсарага исән-имин кайтырга насыйп була. Читать полностью

Самара кызы Казанда да сынатмый

Азалия фото1Соңгы елларда Казан по­пуляр туристик юнәлешкә әве­релде. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләр­дән килгән кунакларны Ка­зан кирмәне, Сөембикә мана­расы, Кол Шәриф мә­чете, Бауман урамы һәм башка истәлекле, тарихи урын­нар җәлеп итә. “Кремль терри­ториясендә урнашкан «Казан-Эрмитаж» күргәзмәләр үзә­гендә шәһәребезнең кунак­лары өчен көн саен экскур­сияләр уздырыла”, — дип сөй­ли экскурсовод Азалия ШӘРӘФЕТДИНОВА. Читать полностью