19 апрельдә Россиядә полиграфия көнен билгеләп үттеләр. Технологияләр заманы булса да, күпләр әле басма мәгълүмат чараларына өстенлек бирә. Чынлап та, кичен җайлы кәнәфигә утырып, типография буявы исе аңкып торган газета яисә саллы журналны энәсеннән җебенә кадәр укып чыгудан да ләззәтлерәк нәрсә бармы икән?! Яшь кызлар да бизәнү әйберләре, кием-салым каталогларының басма вариантын яраталар икән. Аларның күбесендә хушбуй исен иснәп карарга да була. Интернетта андый мөмкинлек юк. “Газета-журналлар, реклама баннерлары, плакатлар — болар барысы да полиграфия продукциясе. Киләчәктә дә басма мәгълүмат чараларына ихтыяҗ булачак, интернет аларны беркайчан да кысрыклап чыгара алмас. Мәсәлән, өйдә телевизор бар дип, кешеләр кинотеатрга, театрга йөрми тормыйлар бит. Монда да шулай”, — дип сөйли Новокуйбышевск шәһәрендәге медиа-төркем җитәкчесе Гөлнара Резванова. Нәшрият өлкәсендә 19 еллык тәҗрибәсе булган ханым бу теманы бик яхшы белә. Читать полностью
Бабай белән сөйләштем
Төшемдә бабам белән сөйләштем,
Сагынганмын аны бик нык үзем.
Ул да сагынган безне,күрәсең,
Күзеннән яшь акты, мин күрдем.
Читать полностью
Ул пуля әле һаман кулымда
Сугыш елларында гади, тыйнак кына күренгән кешеләр дә искиткеч батырлык үрнәкләре күрсәткәннәр. Аларның кыю һәм дөрес карарлары меңләгән солдатларның гомерен саклап калган. Шундый кыю һәм үз-үзен аямаучан кешеләрнең берсе — якташыбыз, Шенталы районының Денис авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Минрахман Шәмсимөхәммәт улы ШӘМСИМӨХӘММӘТОВ. Читать полностью
Минометчылар бригадасы командиры
9 Май — Җиңү көнендә сугыш ветераннарын искә алу, аларның портретларын күтәреп, мәйданнарга чыгу, батырлыклары турында сөйләү гадәте бар. Безнең гаилә тарихында да сугышта катнашып, җиңү яулап кайткан, дәрәҗәле бүләкләр белән бүләкләнгән ветераннар бар. Шуларның берсе — Илһамия әбиемнең әтисе, ә минем карт Сәгыйть бабамның бертуган абыйсы Исламнур Фәсах улы СӘЛАХОВ. Мин аны бабам дип атасам, бер дә ялгыш булмас, чөнки ул әбием нәселенең бер тамыры. Читать полностью
“Төенчек”, “Качышлы”…
Кыш язга алмашынды, озакламый җәй дә килеп җитәр. Елның нинди фасылы булуына карамастан, балалар уеннан туктамас. Җылы вакытта алар күбрәк саф hавада, кышкы суыкларда өйдә уйныйлар. Читать полностью
Авыл музеенда
Денис авылының музей активистлары читтә яшәүче авылдашларына: “Өйләрегездә авылыбыз тарихына кагылышлы мөһим мәгълүматлар, язулар, фотосурәтләр булса, музейга китерегез”, — дип мөрәҗәгать итәләр.
Шенталы районында 3 меңнән артык татар яши. Күбесенең ерак ата-бабалары бирегә XVII гасыр ахыры — XVIII гасыр башларында килеп төпләнгәннәр. 1730 елларда, Кама аръягында яңа чик төзелә башлагач, күченеп килүчеләр саны тагын да арта. Ул вакытта Денис авылында йорт саны – 215, Татар Әбдекиендә – 93, ә Карабикол авылында 31гә кадәр җитә. Читать полностью
Тизрәк мәктәпкә барасы иде!
Министр күзлегеннән караганда, дистанцион укуларның бернинди кыенлыгы да юк. Ә менә Самара өлкәсендә яшәүче ата-аналар һәм укытучылар бу турыда нәрсә уйлыйлар икән?
6 апрельдән өлкә мәктәпләрендә һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә дистанцион рәвештә укулар башланды. Эпидемия шартларында бу мәҗбүри чара. Үткән җомгада өлкә мәгариф һәм фән министры Виктор Акопьян, видео-конференция уздырып, укытучыларга һәм ата-аналарга укуларның ничек оештырылуы, Бердәм дәүләт имтиханнары бирү буенча нинди үзгәрешләр кертелүе турында сөйләде. Читать полностью
Сәгадәт Солтанованың сәгадәтле тормышы
15 февральдә Сызран шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгадәт Әүхәди кызы СОЛТАНОВАга 93 яшь тулып узды. Аны котларга татар җәмәгатьчелеге — Илгизәр хәзрәт һәм Дания абыстай Сәгъдиевлар, Галиулла ага Габдерәшитов һәм Хашия ханым Рәфыйкова килделәр. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, сугыш ветераны белән әңгәмә уздырып, язманы «Бердәмлек» укучыларына да тәкъдим итте. Читать полностью
Туачак һәр көнең шатлыклы булсын
Камышлы районының Балыклы авылында туган, Иске Ярмәк авылына кияүгә чыгып, дүрт бала үстергән, соңгы елларын Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче хөрмәтле әниебез һәм әбиебез Камәр Гайзулла кызы Нигъмәтуллинага 5 апрельдә 100 яшь тулды. Читать полностью
Алтын куллы оста
Эштә чыныгып үскән кешеләрнең кулларына карап, сокланмыйча мөмкин түгел. Авыр хезмәттән кытыршыланып бетсә дә, алар күз явын алырлык әйберләр эшләргә сәләтле.
Мәсәлән, Камышлы район үзәгендә яшәүче Фәнис Гыйззәтов агачтан уеп көнкүреш җиһазлары ясый. Останың кул эшләре район һәм өлкә күләмендә узган күргәзмәләрне дә бизи. Фәнис абыйга еш кына өй җиһазлары ясарга заказлар бирәләр. Нарат, юкә һәм каен агачыннан ясаган шкафлар, караватлар, тумбочкаларның матурлыгын күрсәң, исең китәр! Читать полностью
Чиратларны онытыйк
Россия Пенсия фонды иң әһәмиятле оешмаларның берседер, мөгаен. Аның дөрес һәм җайга салынган эше җәмгыять тормышына тыгыз бәйле. Бүгенге көндә Россия Пенсия фонды бүлекләре хәтта илнең иң ерак почмакларында да урнашкан. Шуңа да карамастан, бу оешма хезмәткәрләренең эше артканнан арта бара һәм төрле сораулар белән килгән халыкка бик күп вакытны чиратта уздырырга туры килә. Фондка килүчеләрнең пенсия яшендәге кешеләр булуын исәпкә алып, күп кенә дәүләт оешмалары электрон документ әйләнешенә күчә бара. Мәсәлән, Пенсия фонды үзенең сайтында һәр кеше өчен шәхси кабинетлар булдырды. Бу кабинетларда кергән пенсияләрне күзәтеп барырга, белешмә мәгълүматлар алырга була. Читать полностью
Мәдәният — ул халык җаны, күңел көзгесе
25 мартта билгеләнеп үткән Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Камышлы районы администрациясенең мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте комитеты җитәкчесе Резеда Мөхтәбәр кызы Төхбәтшина белән таныштырабыз. Ул, 2019 елда Камышлыда гөрләп узган Х Бөтенроссия Сабан туен оештыручыларның берсе булып, бәйрәмне лаеклы рәвештә бөтен ил татарларына күрсәтә алды. Читать полностью
Самара татарлары Сезне мәңге онытмас!
27 мартта 71 яшендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнгән Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат. Читать полностью