Җырым белән җиңдем дошманны

HfAtx9VhSIs11ё1“Өемнең янында җил елый -

Бик ерак юл узган ул, беләм.

Мусалар турында хәбәр бар:

“Татарлар елмаеп

                                 үлделәр”…

Сибгать Хәкимнең бу шигъри юллары 1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә фашистлар җәзалап үтергән Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында. Чынлап та, алар янына соңгы булып кергән алман рухание җәлилчеләрнең җәза урынына  татарча җыр көйләп барганнары, үлемне елмаеп каршы алулары турында язып калдыра. Җәлилчеләрнең батырлыгына, рухи сафлыгына, намуслылыгына сокланмый мөмкин түгел.

Шушы көннәрдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында узган шигърият кичәсендә татар язучысы, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне һәм аның иптәшләре батырлыгын искә алдылар. Чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте советы әгъзасы Альбина Мәхмүтова җитәкчелегендә оешма яшь­ләре уздырды. Читать полностью

Татар милләтенең асыл улы

ШакуровСамара җирендә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте иң өлкән татар милли оеш­маларының берсе. Узган елда ул 30 еллыгын бәйрәм итте. Шул дәвердә өлкә­бездә ана телен, татар халкының гореф-гадәтләрен, йола­ларын саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән бик күп эшләр башкарылды. Монда оешманың бүгенге җи­тәкчесе Ильяс Го­мәр улы Шәкүровның да өлеше зурдан. Тугыз ел элек оешма әгъзалары бу җаваплы вазифаны аңа йөкләделәр һәм ял­гышмадылар. Моны Ильяс Шәкүров һәрвакыт үзе­нең эшләре белән дәлилләп килә. Халыклар дуслы­гын ны­гыту өлкәсендә күрсәткән фидакарь хезмәте өчен тапшы­рылган күпсанлы бүләкләре арасында иң дәрәҗәлеләре — Үзәк Диния нәзарәтенең “Әл-Игътисам” (“Бердәмлек”) медале һәм өлкә Гу­бер­наторының Мактау билгесе.

Шушы көннәрдә Ильяс Гомәр улы 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Без аны чын күңелдән матур гомер бәйрәме белән котлап, милли оешма җитәкчесе буларак башкарган эшләре, киләчәккә өметләре белән кызыксындык. Читать полностью

Дини мирасыбыз байлыгы

img_2180-scaled1Күпмилләтле зур дәүләттә яшәгән аз санлы халыкларга даими рәвештә үзе турында искә төшереп торырга, үз хокуклары өчен көрәшергә, телне, гореф-гадәтләрне, мәдә­ниятне һәм динне саклау өчен күп көч һәм хезмәт куярга туры килә. Россиядә һәм Самара өлкәсендә халык саны буенча татарлар икенче урынны алып тора. Шулай булуга карамастан, руслар белән чагыштырганда, татарлар саны бик аз. Шуңа күрә халкыбызны, телебезне, динебезне саклап калу өчен Самара татарлары «Бердәмлектә — көч» шигаре астында яшиләр, яшьләрне берләштерү, аларны татар иҗтимагый тормышына җәлеп итү өчен төрле чаралар, милли бәйгеләр, җыелышлар оештыралар. Шундый чараларның берсе булган “Мөселман яшьләре форумы” Самараның Җәмигъ мәчетендә үтте. “Мирасыбыз хәзинәсе” дип аталган чарада Самара аксакаллары һәм имамнары, дини һәм дөньяви белем бирү мөгаллимнәре чыгыш ясады, күп кенә файдалы һәм яңа мәгълүматлар яңгырады. Читать полностью

Көч һәм илһам чыганагы

Фатхутдинов Дңавдат1Фәтхетдиновлар гаиләсе күп еллар буе сарык тиресеннән итек тегү белән шөгыльләнә

Бертуган Вәлетдин, Җәлә­летдин һәм Хәйретдин Денис, Әбдеки, Карабикол һәм Ак­саково авылларында яшәүче халыкны сарык тиресеннән тегелгән туннар, бүрекләр, аяк киеме белән тәэмин итеп торганнар. Вәлетдиннең улы Җәүдәт тә, атасының һөнәрен дәвам итеп, үзенчәлекле унты­лар тегә башлый. Читать полностью

Парлы үтсен гомерләр

MyCollagesБүген яшьләр Изге Вәли көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмнең популярлаша баруы гаҗәп түгел. Гашыйкларның бер-берсенә мәхәббәт хисләрен белдерергә менә дигән сәбәп ул. Йөрәк рәвешендә открыткалар, сувенирлар бүләк итәләр. Күпләр бу көнне мәхәббәт хисләрен белдерә, туйлар уйнала, алтын балдаклар берсен-берсенә бәйли.

Чит илдән килгән бәйрәмгә татар яшьләренең мөнәсәбәте ничек икән? Алар Гашыйклар көнен билгеләп үтәләрме? Бу турыда аларның үзләреннән сорарга булдык. Читать полностью

Җир күчәрен кире якка әйләндереп буламы?

IMG_4974“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре, “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле артистлары белән берлектә, өлкә буйлап юбилей сәяхәтләрен дәвам итәләр. Шушы төркемгә Тольяттиның “Идел” ансамбле җитәкчесе Зөлфия Галиханова һәм аның улы Алмаз Галиханов та кушылдылар. “Бердәмлек” өеренә татар җәмәгатьчелеге, өлкә авыллары да иярде, татар теле, матбугаты, мәгарифе, киләчәге һәм үткәне темалары купты, кышкы тын авылларда милләт киләчәге турында сызланулар кузгалды… Читать полностью

Моңсу коңгырт күзләр

22-3066Яшьлегем чишмәләре

Еракта халкым моңнарында,

Авылда гармун телләрендә,

Калыр ул, югалмас чишмәләр.

Еллар үткән саен, үземнең балачагымны, мәктәп елларын, дусларымны ешрак искә ала башладым. Туган авылымнан чыгып киткәнемә чирек гасырга якын вакыт узып бара икән инде… Янәшәмдә яраткан тормыш иптәшем, ике улым, яраткан эшем, яңа дуслар да шактый гына… Әмма күңел барыбер боргаланып аккан, салкын сулы Кондырча ярына сыенып утырган туган авылны сагына. Читать полностью

Хөрмәтле булып яшәсәгез!

Йосыпов1

Нәҗметдин Йосыповны авыл җирлеге башлыгы Рәсил ЙОСЫПОВ котлый

Быел Камышлы районының Ба­лык­лы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәҗметдин Йосыпов 96 яшен тутыра. Читать полностью

Авылдашларымны искә алып…

Гадыев1Дөньяда иң кыйммәтле нәрсә — кеше гомере… Әле яңа гына бәби булып дөньяга аваз салган идең, кай арада су кебек аккан вакыт 70 — 80 еллык гомерне артта калдырган?! Сабый чакта һәр яңа ел шат­лык-куанычлар белән көтеп алына. Зур буласы, тизрәк мөстәкыйль тормышка аяк басасы килә. Еллар узган саен адәм баласы туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый: тагын бер ел үтте, икенче ел… Читать полностью

«Тарих эзләреннән»

БезымянныйБыел Татарстанның «Идел» яшьләр үзәге 30нчы мәр­тә­бә Татар яшьләре көннә­рен уз­дырачак. Читать полностью

Ульянлылардан үрнәк алырга була

Краеведы12Шушы көннәрдә Ульяновскида төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең IV форумы узды. Анда туган якны өйрәнүчеләр, галимнәр, Ульян төбәге һәм җирле хакимият органнары вә­килләре, дин һәм җәмәгать эш­леклеләре, музей һәм архивлар хез­мәткәрләре, татар оешмалары акти­вистлары һәм җирле басмалар жур­налистлары катнашты. Читать полностью

“Татар хатынын эш куркытмый”

Обложка книги Разии цв 2 февральдә Самараның “Розалина” татар кафесында өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разия Әюпованың “Татар хатынын эш куркытмый” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Чарада өлкәбезнең татар милли хәрәкәт активистлары, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты. Читать полностью

Газета язмышы халык кулында

IMG_4622Иҗат кешеләре генә хез­мәтләрен­нән, хәтта командировкалардан да ләззәт ала торгандыр, мөгаен. Менә “Бер­дәм­лек” газетасы хезмәт­кәр­ләре һәм “Ял­кын­лы яшьлек” халык ансамбле артистлары да өлкәбезнең төрле шәһәр-авылла­рында яшәүче мил­ләттәшләребез белән очрашулардан күңел күтәренкелеге, бары тик шатлыклы хисләр генә алып кайталар. Сүз газетаның 30 еллыгы һәм ансамбльнең 50 еллыгы кысаларында уздырылган чаралар турында бара. Читать полностью