Иске Усман авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләүче ачык йөзле, искиткеч ягымлы, ярдәмчел, олы кешеләргә яшәү дәрте өстәүче ханымнарга зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Олы кешенең йә бер җире, йә икенче җире авырта. Бүлеккә дәва алырга чакыргач, йөреп тә булмас инде, дип уйлаган идем. Хәзер социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә дәртләнеп, йөгереп барасым килеп кенә тора. Читать полностью
Әсгать Җиһаншин – безнең заман герое
Шенталы егете Әсгать ҖИҺАНШИН һәм аның хезмәттәшләре хезмәт иткән баржаның давыл вакытында океанга ычкынып китү фаҗигасына шушы көннәрдә 60 ел тула. Шулай да бәлага юлыккан кешеләр, тарихта сирәк очрый торган батырлык һәм могҗиза белән, дулкыннар әсирлегеннән котылалар. Аларның батырлыгына бөтен дөнья таң кала һәм әлегә кадәр бу хәлне ишеткән һәркем совет солдатларының ихтыяр көченә соклана. Читать полностью
Россиянең әйдәп баручы регионы
12 январьда Тольяттида Самара губернасы көненә багышланган тантаналы чара узды Читать полностью
Тылсымлы көзге
Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә, гап-гади бер шәһәрдә яши ди Рәфис исемле малай. Ул шат күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел кеше икән. Әти-әнисен, әби-бабасын һәрвакыт тыңлый, мәктәптә дә “4” һәм “5” тамгаларына гына укый. Шуңа һәр елны Яңа ел кичендә Кыш бабай аңа бүләкләр калдыра икән. Читать полностью
Курку белмәс, гадел һәм юмарт кеше иде ул
1929 елның 26 декабрендә Ульян өлкәсенең Олы Черкели авылында Җамалия һәм Хәйрулла Яһудиннар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга Равил исемле малай туа. Кызганычка каршы, бала әтисенең көчле куллары җылысын тою бәхетеннән мәхрүм була – 1929 елның 26 октябрендә Хәйрулла Яһудин “Совет властена каршы чыккан өчен” карары белән үлем җәзасына тартыла. Читать полностью
Онытмаска иде тальян моңнарын
Туган җир кемгә дә якын, кемгә дә кадерле. Кеше олыгайгач та яшьлегендә уйнап үскән болыннарын, урман-кырларын сагынып яши.
Минем туган авылым Иске Ярмәк (Самара өлкәсе, Камышлы районы) Сок елгасының борылып аккан җиренә, “Изгеләр тавы” — “Юкәле” тауның куенына сыенып утырган. Аның итәгендә, елга яры белән янәшә, бөтен авыл халкына истәлекле “Ак каен” үсә иде. Читать полностью
Сихри көч
Һавада мандарин исе таралган, ялтыр-йолтыр маскарад костюмнары кигән балалар, бәйрәмчә матур итеп киенгән ата-аналар, әби-бабайлар… Бүген Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә Яңа елны каршылау кичәсе. Читать полностью
Туристлык агентлыгына рәхим итегез!
Самараның Халыклар дуслыгы йортында татар балалары өчен Чыршы бәйрәме уздырылды Читать полностью
Ел узды, ә чүп проблемасы өелеп калды
Рөхсәт ителмәгән урында барлыкка килгән чүплекләр, тәрәзә каршысындагы чүп өемнәре, урманнарда һәм пляжларда аунап ятучы пластик шешәләр һәм тартмалар, пакетлар… Безнең яшәү урыныбызның акрынлап чүплеккә әверелә баруын күрмибез дә инде хәтта. Самара өлкәсендә чүп җыю полигоннарында урын беткән, ә яңаларын төзү өчен җир бүлеп бирелмәгән… Читать полностью
Күңелле дә, нәтиҗәле дә
Узып баручы елның ахыры Похвистнево районының Гали авылы халкы өчен чараларга бай булды. Казан артистлары бер-бер артлы тамаша куйдылар, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашу да күңелле булды. Без аларны аеруча зур әзерлек белән каршы алдык — авылыбызның Мәдәният йортында бәйрәмчә концерт оештырдык, балалар бакчасы, авыл музее, Гали мәдрәсәсе, мәчетләр, “Хәләл” цехын күрсәттек. Читать полностью
Алтын кулларыгыз өчен рәхмәт!
Шушы көннәрдә Самараның “Кулинария на Революционной” кибете 45 еллык юбилеен бәйрәм итте. Читать полностью
Ак чабата, ак оек…
Мин чабата киеп үсмәдем. Без үскәндә баскан киез итекләр, сандалилар бар иде инде. Ә менә әбиләремнең, әти-әнинең күтәртмәле чабата киеп мәктәпкә йөрдек, дип сөйләгәннәре истә калган. Келәтебезнең бер почмагында, экспонат буларак, чабата да эленеп тора иде. Балачакта андый әйберләргә игътибар бирмисең. Ә олыгая башлагач, әти-әниләрең вафат булгач, күңелгә аннан да якын әйбер булмый икән. Читать полностью
Чит илдә ял иткәнче милләтеңә ярдәм ит
Самарада өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына карата уздырылган тантаналы җыелышның секцияләре эшчәнлеге белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Читать полностью