Быелдан, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры, Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә чыгыш ясый башлады.
Бу матур башлангыч ТР Президенты карары белән башкарыла. Әлеге чараның чираттагысы 7 сентябрьдә сәгать 11дә Оренбург өлкәсе Тоцк хәрби гарнизонында уза. Казаннан килеп хезмәт итүче солдатларга Т. Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтә.