Быелдан, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры, Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә чыгыш ясый башлады.
Бу матур башлангыч ТР Президенты карары белән башкарыла. Әлеге чараның чираттагысы 7 сентябрьдә сәгать 11дә Оренбург өлкәсе Тоцк хәрби гарнизонында уза. Казаннан килеп хезмәт итүче солдатларга Т. Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтә.
Тагын да сөенечлерәк вакыйга, уллары белән очрашырга теләүче әти-әниләр дә бара ала. Барырга теләүче әти-әниләр Г.Кариев исемендәге театрга түбәндәге телефоннарга мөрәҗәгать итә ала.
БУ ТЕМАГА:
Бөтенроссия татар теле hәм әдәбияте укытучылары форумында Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театры артистлары да катнаша
Просмотров: 2019




2014 елның 7 январендә өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте А.С.Пушкин исемен йөртүче Тимерьюлчылар мәдәният йортында татар балалары өчен «Чыршы бәйрәме» үткәрде. Бәйрәм программасында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры спектакльләре дә каралган иде.
Самар тамашачыларының күңеленә аеруча хуш килгән «Нигез ташлары» пьесасының (исегезгә төшереп үтәм, татар балалары өчен уздырылган «Чыршы бәйрәме» программасында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры спектакльләре дә каралган иде) төп һәм катлаулы роле — Гарифулла образы. Нәкъ …
«Нигез ташлары» спектакле (ВИДЕО)