
Бу мәкаләне Туфан ага вафатына бер ай кала язган. 26 апрельдә, шигырь бәйрәмендә, ул аны «Казан утлары» журналы редакциясенә китерер, дип вәгъдәләшкән булганнар. Китереп җиткерә алмаган… Ләкин, шөкер, укучыларыбызга барып ирешә ул.
24 март көнне (2012 ел) минем өчен көтелмәгәнрәк хәл булды: Казан милли-мәдәни үзәгендә Россия татар авыллары эшмәкәрләренең җыенында Фәүзия Бәйрәмова миңа «Ачылмаган татар тарихы» исемле китабын бүләк итте. Дөрес, башта ул китапны автограф-фәлән язмыйча гына биргән иде. «Язып бир», — дигәч, титул битенә шундый сүзләр язылган китапны сузды. «Хөрмәтле Туфан абыйга! Милләтебез бөек һәм фаҗигале юл үтте, ул бәхеткә дә, бәхетсезлеккә дә лаек. Сез бөтен гомерегезне татар халкын бәхетле итүгә багышладыгыз. Милләтебезнең азат булган көннәрен күрергә насыйп итсен иде. Без башлаган эшне балаларыбыз дәвам итсен иде!» Язылганның ихласлыгына ышандым: Фәүзиянең холкы, ялгышмасам, ак белән карадан гына тора — сүзнең матурын да, матур булмаганын да бәреп әйтә, әллә нинди бормалы-сырмалы, икеле-микеле җөмләләр эзләми. Мактау сүзе, әлбәттә инде, аңардан сирәгрәк чыга.
Читать полностью →