Тольятти сабантуйларын башлап җибәрде

12594Идел ярында яшеллеккә күмелеп утырган киң аланлыкта быел менә 27нче тапкыр Тольятти татарларының Сабан туе узачак. Мәйданга килеп керүгә борынга яңа чабылган тәмле печән һәм әрем исе килеп бәрелә. Мондый хозурлыкны шәһәр уртасында түгел, авыл җирендә генә күрергә мөмкиндер. Ә менә тольяттилыларга Аллаһы Тәгалә шундый урынны бүләк иткән: килегез, рәхәтләнеп ял итегез.

Башка елларда Сабан туе көнендә һава гадәттә салкынча, яңгырлы булган булса, быел иртән иртүк ялт итеп кояш чыкты, күктә бер болыт әсәре дә юк иде. Билгеләнгән вакытка мәйдан халык белән тула башлады. Барсы да иң беренче булып атлар чабышы булачак урынга ашыктылар. Бу бәйге биредә гадәткә кереп китте инде. Зур шәһәр шартларында чабышларда элек һәр елны өчәр-дүртәр генә ат катнашса, быел аларның саны алтыга кадәр җиткән. Шуңа күрә оештыручыларга һәр өч чабышкыдан икешәр заезд үткәрергә туры килде.

Шушы атларның дүртесе финалга чыкты. Анда бәйгенең нинди киеренке булуын сөйләп аңлатырлык түгел, моны үз күзләрең белән күрергә кирәктер. Финишка җил кебек очып, Татар Выселкие авылында тәрбияләнгән “Посланник” кушаматлы атта беренче булып Мария Гайфуллина килеп җитте. Икенче урынны “Маруся”да җайдак Виктория Соколова яулады. Ә “Август”та өченче булып Наталья Рыбалкина килде.

1257312594

Җиңүчеләргә бүләкләрне Ставрополь район советы депутаты Рифкать Низамов, Татар Выселкие авылы җирлеге башлыгы Замирҗан Мердиев, сабантуйларның ат чабышларын алыштыргысыз оештыручы Рәшит Багдалов тапшырдылар.

Менә, ниһаять, Сабан ту­ен тантаналы ачу миз­геле дә җитте. Зур сәхнәгә бәй­рәмнең мак­таулы кунаклары күтәрелде.

Беренче булып сүз алган Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәи­се Рәүф Кирасиров халыкны Тольяттида 27нче тапкыр үткәрелүче Сабан туе, традицион шәһәр көне, балаларны яклау көне белән тәбрикләде. Самара өлкә хөкүмәтенең промышленность һәм технологияләр министры урынбасары, машина төзелеше департаменты җи­тәкчесе Олег Жадаев Сабан туена килүчеләргә өлкә губернаторы Николай Меркушкинның сәлам сүзләрен җиткерде. Тәбрикләүләр белән шулай ук Тольятти шәһәр округы Думасы рәисе Дмитрий Микель, шәһәр мэры Сергей Андреев, Татарстанның Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов чыгыш ясадылар.

Илдус әфәнде тольяттилыларга Сабан туе бәйрәме уңаеннан Татарстан Республи­касы президенты Рөс­тәм Миң­нехановның котла­вын җит­­кергәннән соң, чистай­лы­лар­ның Тольяттида Сабан ту­ен үткәрүдә инде дүртенче мәр­тәбә зур делегация белән катнашулары турында белдерде.

Тольятти мәчете имамы Ислам хәзрәт Гомәров, Самара өлкәсе һәм шәһәренең татар милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре Әнвәр Горланов белән Рифкать Хуҗин, Сызран шәһәре татарлары исеменнән Илдус Гыйльманов шулай ук тольяттилыларга үзләренең сә­ламнәрен җиткерделәр.

Рәүф Кирасиров Тольятти татар җәмгыятенең иң ак­тив ветеран әгъзалары — Нур­мө­хәм­мәт Ярмиевка, Тән­зилә Хәй­руллинага, Мәсгут Хәй­бул­линга һәм башкаларга рәхмәт хат­лары тапшырды, алар­ның рия­сыз хезмәтенә зур бәя бирде, Мәсгут Хәй­буллинның менә инде дүр­тенче тапкыр Сабан туе­ның төп бүләген — сарык тә­кәсен әзер­ләвен билгеләп үтте.

Мәйданга Сабан туе әлә­ме чыгарыла. Аны күтәрү мил­ли оешманың ветераны Нур­мөхәммәт Ярмиевка тапшырыла. Көчле алкышлар астында Сабан туе әләме мәй­дан уртасындагы озын баганага күтәрелеп, салмак кына искән җилдә җилферди башлый.

Бәйрәмне ачу тантанасы тәмамланганнан соң, Сабан туеның ике сәхнәсе дә Та­тарстанның Чистай районыннан, Самарадан килгән һәм Тольяттиның үзешчән ар­тистлары карамагына бирелде. Кичке бишкә кадәр, бәйрәм тәмамланганчы, тамашачы рә­хәтләнеп үзенең яраткан татар җырларын  тыңлады, җыр­чы­ларга кушылып җырлады да, биеде дә.

125951260112618

IMG_9690

Мәдәният программасы бе­лән беррәттән мәйданда күп милли бәйгеләр, уеннар, кон­курслар, викториналар үт­кәрелде. Бигрәк тә аркан тартышуда, аякларга капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, биек багана башына үрмәләп менү, капчык белән бәрешү, көянтә-чиләк белән су ташу һәм башка шуның кебек кызыклы ярышларда катнашучылар күп табылды. Җиңүчеләрнең барсына да бүләкләр тапшырылды. Багана башына менүдә беренчелекне алучыга зур чуар әтәч бирелүе тамашачыга бигрәк тә ошады. Бу нәкъ үзебезчә, элеккеге авылларда үткәрелгән сабантуйларындагыча килеп чыкты.

Ә ике зур мәйданчыкта та­тарча көрәш бәйгесе һәм кик­боксинг буенча ярышлар кызганнан-кыза барды. Көрәш һәр Сабан туеның алмаштыргысыз өлеше булса, ә ачык һавада кикбоксинг быел милли бәйрәмдә икенче тапкыр гына үткәрелә әле. Шулай булса да, ул татар тамашачысының игътибарын үзенә җәлеп итәргә өлгергән дә инде. Тик бәйгедә катнашучылар арасында үзе­безнең татар спортчылары булмавы гына бераз эчне пошыра.

Яңа бәйгенең җанатарлары күзгә күренеп артса да, барыбер Сабан туеның йөзек кашы булган татарча көрәшкә берсе дә җитми инде. Үткән елгы бәйрәм көрәштә катнашучылар саны буенча рекорд куйган булса, быелгысында да, абсолют батырга автомобиль бирү каралмаса да, түгәрәккә 140тан артык көрәшчене җыя алды. Иң башта келәмдә балалар, аннан яшүсмерләр көч сынашты. Төштән соң аларны инде егетләр һәм ир-атлар алмаштырды. Берничә үлчәүдә беренче урыннарны яулау өчен көрәш Тольятти көрәшчеләре һәм Татарстанның Чистай районыннан, Самарадан килгән батырлар арасында барды. Бер­ничә көрәшче күрше Ульяновск төбәгеннән дә катнашты.

Һәр номинациядә үзләренең осталыкларын күбрәк тольяттилылар күрсәтте. Беренче урыннарны да нәкъ алар яуладылар. 70 килограммдагы үлчәүдә, мәсәлән, беренче урынга Хорен Текнеджян чыкты. 90, 100, 100 килограммнан артыграк үлчәүдә дә беренчелек тәҗрибәле тольяттилылар — Вячеслав Рудаковка, Павел Чилингаровка, Максим Зиминга бирелде. Бары тик 80 килограммдагы үлчәүдә генә җиңүче булып Ульяновск шәһәреннән Илназ Мостафин танылды.

100 килограммнан артыграк үлчәүдә җиңгән Максим Зимин Сабан туеның абсолют батыры исемен алу өчен көрәштә катнаштырылмады. Ә калган җиңүчеләр үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә быелгы Сабан туеның абсолют батыры исемен Вячеслав Рудаков яулады. Аңа заманча эшләнгән зур экранлы телевизор һәм Сабан туеның төп бүләге — сарык тәкәсе бирелде. Бөтен батырларга да төрле дәрәҗәдәге медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Максим Зиминны Чистай районы делегациясе шулай ук зур экранлы телевизор белән дә бүләкләде.

Сүз ахырында тагын шу­ны да әйтеп үтәсе килә. Тольятти шәһәре татар мил­ли-мәдәни автономиясе ак­тивистлары бу көнне татар мәк­тәбе ачуны сорап, халыктан гаризалар кабул итү белән дә шөгыльләнделәр. Бу яхшы га­мәл, әлбәттә. Без тольяттилыларга бу эштә уңышлар телик.

Ә менә алдан уйланылганча, “Бердәмлек” газетасына яздыруны үткәреп булмады. Тәгаенланган кызлар бу эшне эшләргә нигәдер алынмадылар. Кем әйтмешли, яхшылык эшләргә теләгән булсалар да, барсы да һәрвакыттагыча килеп чыкты. Ә нәтиҗәдә Тольяттида әлегә бары 140 кеше генә “Бердәмлек”не өенә яздырып ала.

Казаннан Татарстан китап нәшриятыннан сатырга алып килгән китаплар белән кызыксынучылар да артык күп табылмады. Димәк, халык белән тәрбия эше алып бару җитешеп бетми. Бу турыда милли оешма җитәкчелегенә уйланырга кирәк булачак.

Рәфыйк НАРИМАНОВ.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1708

Комментирование запрещено