Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә cизелеп тора.
Сугыш китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт беркемне дә читләтеп үтмәгән. Аның михнәтләрен өлкән яшьтәгеләр дә, бишектә яткан сабый да бердәй татыган. Күпме вакытсыз өзелгән гомер, читкә кагылган язмыш… Күпме сабый ятим калып, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән. Тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булганга, сугыш чоры балалары ана назын да бик аз татыган.
Яңа Ярмәк авылында яшәүче Гаян әби Гарифуллина бу турыда бик яхшы белә. Әтиләре Сәгыйт абзый сугышка киткәндә аңа бары 8, ә апасы Оркыяга 10 яшь кенә була. Читать полностью