Изге күңелле Таһир абыебыз

фото 986Әле җирдә бик күп изге җаннар
Рухи салкынлыктан өшиләр
Күңелемдә күпме җылылык бар
Барысын Сезгә бирәм, Кешеләр!
Шахинур Мостафин.

Иске Ярмәк авылындагы  социаль реабилитацияләү бүлеге иң зур оешмаларның берсе булып cанала. Ул Иске һәм Яңа Ярмәк, Чулпан авылларына социаль ярдәм күрсәтә. Оешмада эшләүче 44 хезмәткәр 200 кешене карап тора.

20 ел дәвамында олылар социаль реабилитация бүлегенә ял итәргә, дәваланырга да йөриләр, төрле мәдәни чараларда актив катнашалар. Биредәге кызыклы вакыйгалар гомерлеккә күңелгә сеңеп кала, гомер буе җылы хисләр белән генә искә ала торган шәхесләр белән очрашулар да күңелдә якты эз калдыра.

Бала чагымнан, дөньяны әз-мәз аңлый башлаган еллардан ук, Таһир Галиевич Рәхимовның исеме халык арасында бик еш телгә алына иде инде. Шуңа да мин аны гомерем буе беләм кебек. Аның үткән юлы — тырышлыкның, бернигә карамыйча, үз юлыңнан бара белүнең, авырлыклардан курыкмауның, максатыңнан чигенмәүнең матур урнәге булып тора. Ул — үзен төрле өлкәләрдә сынап карап, бөртекләп җыелган бай тормыш тәҗрибәсе белән шәфкатьлелекне гомерлек юлдаш иткән күпкырлы шәхесебез. Бу тынгысыз җан һәрвакыт кеше арасында. Сабантуйлар, район вәкилләре белан очрашулар һәм башка жәмәгәть эшләре — берсе дә аны читләтеп утми.

20 ел элек, халыкка социаль ярдәм бүлеген ачып, җитәкләгән чорда аңа бик еш халык алдында чыгышлар ясарга, көтелмәгән сорауларга җаваплар бирергә туры килә иде. Ул аерым сөйләү сәлате, сабырлыгы белән күпләргә үрнәк булды. Бүгенге көндә дә ул мәчеттә рәис вазифасын үти, барлык авылдашларны берләштерү максаты белән ифтарлар, мәүлидләр, корбан ашлары, балалар өчен Сабантулар үткәрә, аңа бу эшләрендә хәләл җефете Сафия апабыз да ярдәм итеп тора.

Быел, Әдәбият елында, безнен социаль реабилитация булегенә китаплар, журналлар, газеталар белән ярдәм иттеләр Рәхимовлар, без бик рәхмәтле алар гаиләсенә. Киләчәктә дә аларның тормышлары юмарт агач шикелле мул җимешле булсын иде.

фото 986фото 987IMG_6284 IMG_6286Иске Ярмәк авылының  социаль реабилитацияләү бүлегендә мәдәни чаралар үткәрүче Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1368

Комментирование запрещено