Адәм баласының язмышы кинәт, көтмәгәндә генә үзгәреп куярга, башка юнәлеш алырга мөмкин. Өлкәннәр: «Барысы да — бары тик Аллаһыдан гына», — дип әйтергә яраталар. Бүгенге көндә егерме ел Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары имам-мөхтәсибе вазифасын башкаручы, Самар өлкә Диния нәзарәте президиумы әгъзасы, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримнең язмышына күз салсак, моның шулай икәнлегенә ышанмый мөмкин түгел.
Рамил (туу таныклыгында шулай язылган) мәктәптә укыганда бик тырыш, төрле сәләтләргә бай, намуслы егет булып үсә. Ул Самар өлкәсендә нәшер ителүче «Бердәмлек» газетасына төрле кызыклы, мәгънәле мәкаләләр язарга, тальян гармунында өздереп уйнап, җырларга, рәсем ясарга, синтезаторда уйнарга ярата. Яшьлек – кешенең гомердә бер килә торган бик матур чоры бит ул. Читать полностью