Берләшүдә — көч

2Адәм баласының язмышы кинәт, көтмәгәндә генә үзгәреп куярга, башка юнәлеш алырга мөмкин. Өлкәннәр: «Барысы да — бары тик Аллаһыдан гына», — дип әйтергә яраталар. Бүгенге көндә егерме ел Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары имам-мөхтәсибе вазифасын башкаручы, Самар өлкә Диния нәзарәте президиумы әгъзасы, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримнең язмышына күз салсак, моның шулай икәнлегенә ышанмый мөмкин түгел.

Рамил (туу таныклыгында шулай язылган) мәктәптә укыганда бик тырыш, төрле сәләтләргә бай, намуслы егет булып үсә. Ул Самар өлкәсендә нәшер ителүче «Бердәмлек» газетасына төрле кызыклы, мәгънәле мәкаләләр язарга, тальян гармунында өздереп уйнап, җырларга, рәсем ясарга, синтезаторда уйнарга ярата. Яшьлек  – кешенең гомердә бер килә торган бик матур чоры бит ул.

«Мәктәпне уңышлы гына тәмамласам, авылдашларым - Рәшит Шамкай кебек артист яки Фәрит Шириязданов кебек журналист һөнәрен үзләштерәчәкмен», – дип уйлый яшүсмер. Ләкин аның теләкләре тормышка ашарга өлгерми. Авыл мәчетендә аксакаллар: «Киләчәктә безгә төпле белемле, яшь хәзрәт кирәк», — дип, үзара киңәшләшкәннән соң, Рамилнең әти-әнисенә, үзенә мөрәҗәгать итәләр. Менә шуннан соң Рамил өлкәннәргә каршы килә алмый, аларның тәкъдимен кабул итә һәм унберенче сыйныфны укып тормый, Похвистнево районының Гали авылындагы мәдрәсәгә дин гыйлемен үзләштерергә дип килә. Мәдрәсәне уңышлы гына тәмамлагач, ул туган авылы Иске Ярмәккә кайтып, җиң сызганып, эшкә керешә. Өлкәннәр белән яшьләр арасында уртак тел таба белә. Аның тырышлыгы хакында мәхәллә янында мәдрәсә бинасы төзелә. Биредә ул авыл халкын гына түгел, киләчәк яшь буынга Ислам нигезләре һәм гарәп графикасы өйрәтә. Үзе дә Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә югары белем үзләштерә.

Әйтергә кирәк, Габдулла Мөхәммәткәримнең гомерләре буе колхозда көч куеп, лаеклы ялга чыккан әтисе Дамир, әнисе Зәрия улларының һәр адымына, уңышына сөенеп яшиләр. (Күптән түгел Дамир ага фани дөньяны калдырып, мәңгелеккә китеп барды — Самтатньюс).  Яшь хәзрәтнең Зөһрә исемле, дини белем үзләштергән тәрбияле кыз белән гаилә корып, бергә яши башлауларына унбиш ел тулып үткән инде. Алар Зөһрә абыстай белән дүрт балага: Эльзага, Зәмиргә, Розалинага, Раянага гомер бүләк иткәннәр.

image

– Габдулла хәзрәт, дүрт балагызга төрле исемнәр кушкансыз. Мәгънәләре нәрсәне аңлата соң? –
дип сорагач, ул: - Эльза – Аллаһыга ант, вәгъдә бирүче, Зәмир – тыйнак, әдәпле, Розалина – Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г.в.)нең иң яраткан гөл-чәчкәсе, Раяна – җәннәт капкасы, – дип аңлатты.

Габдулла Мөхәммәткәримнең егерме ел имамлык итү дәверендә, аның кылган изге эш-гамәлләре
югары бәяләнеп, ул 2013 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан «Россия патриоты» һәм «Район алдындагы казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләнгән. 2014 елда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте карары белән «Әл-Игътисам» (Сплоченность) медаленә лаек булган. Мин аның белән әңгәмә корыр алдыннан иң элек олы тормыш юлына якты маяк төсле юл күрсәткән Гали мәдрәсәсе турында сорарга булдым.

– Габдулла хәзрәт, мәдрәсәдә дин гыйлемен үзләштергәндә нинди онытылмас вакыйгалар исегездә калды? Бераз шулар турында искә алып үтсәгез икән.

– Гали авылы мәдрәсәсе тирә-якта танылган, данлыклы булуы белән аерылып тора. Биредә үз якларыбыздан гына түгел, төрле җирләрдән: Ульяновскидан, Чиләбедән, Әстерханнан, Кырымнан, Литвадан килгән шәкертләр белән белем алырга керештек. Әйтергә кирәк, төрле вакытлар булгалады. Ул вакытта мәдрәсә бинасы газ белән түгел, электроэнергия белән җылытыла иде. Әгәр дә көчле җил чыкса яки башка сәбәпләр аркасында ут сүнсә, өшемәс өчен, аркаларыбызны бер-беребезгә терәп йокларга да туры килде. Кайчакта тәһарәт алырга да, эчәргә дә су да булмый. Рәхәтләнеп юынырга мунча да юк иде. Гали авылы кешеләренә ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Алар безне мунча керергә дә, мәҗлескә дә дәшәләр иде. Шунысы бар: пешекчеләребезгә ярдәм итү нигезеннән зур, биш чиләкле савытта камыр басып, ипи пешерә идек. Бераздан соң, Габделәхәт хәзрәт Мингачевның оештыру сәләте көчле булу сәбәпле, берничә машина кирпеч бушатып, мунча төзештек. Аннан соң зур подвал, туң җирне казып, баз ясадык. Боларның барысы да — хуҗалыкта бик кирәкле әйберләр бит. Дини белем генә түгел, эшкә өйрәтүче хәзрәтебез Габделәхәт Мингачевка һәм безне дөрес итеп Коръән укырга, тормыш юлында үзеңне әдәпле, инсафлы итеп тотарга өйрәтүләре өчен Төркиядән килгән – ике Әхмәд, Локман, бигрәк тә Ясин һәм Үзбәкстаннан Кәмалхан (кызганыч, ул быел язын вафат булды) хәзрәтләребезнең барысына да, яшьли догалар укытып, Ислам диненә мәхәббәт тәрбияләгән Гыйльфениса әбиемә Аллаһының зур рәхмәтләре яусын!

Бүгенге көндә, Аллаһыга шөкер, мин белемемне, тәҗрибәмне дөрес итеп кулланырга тырышам.
Шуның өчен авылыбыздагы өлкән яшьлек әби-апаларны, балаларны дөрес итеп Коръәни-Кәримне укырга өйрәттем. Монысы да - минем өчен шатлык. Мин белем биргән яшь укучыларым, кайда гына яшәсәләр дә, мәчетләргә барып, намаз укыйлар, бирегә кунакка кайткач та, шул изге
эшләрен дәвам итәләр, миннән төрле китаплар алып укыйлар.

– Хәзрәт, әйтегез әле, сез укыткан укучылар арасында алдагы көннәрендә дини белем алуны
дәвам итәргә теләүчеләре юкмы? Һәм нигә?

– Кызганычка, юк шул. Чөнки аның сәбәбе нәрсәдә: ул шәкерт алган белемен файдалана алса икән. Бүгенге көндә безнең районыбызда унөч мәхәллә. Шуларның бишесендә — яшь имамнар, ә калганнарында - өлкән яшьтәгеләр. Әгәр дә өлкәннәр мәңгелек йортка күчсәләр, алар урынына кем килә?! Беркем дә килми.

Әгәр дә хөкүмәт тарафыннан булмаса, мөфтияткә бирелгән Грантлар аркылы аларга хезмәт хакы оештыра алсалар, бик әйбәт булыр иде. Аннан соң, яшьләргә үзләренә дә бераз тырышырга туры килә. Менә мин үзем умарта умартачылык белән шөгыльләнеп, табыш алырга, гаиләмне матди яктан тәэмин итәргә тырышам. Әйтергә кирәк, алдагы елларда Грант отулар булгалады.

image (36)– Мәхәлләләргә коммуналь-торак хуҗалыгына түләүләргә ташламалар бармы?

– Электроэнергиягә бар. Ә газ мәсьәләсе бик четерекле, чөнки күп оешмалар бүгенге көндә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, дип аталып йөртеләләр бит.

– Авыл мәчетегез рәсмиләштерелгәнме? Хөкүмәт тарафыннан нинди ярдәм күрсәтелә?

– Әйе, рәсмиләштерелгән булса да, әлегә бернинди ярдәм дә юк. Чөнки мәчетебез, русчалатып әйткәндә, «Местная мусульманская религиозная организация» дип атала. Әгәр дә ул мәхәллә, дип аталса, башкачарак булыр иде. Кызганычка, элеккеге мәрхәмәтле, ярдәмчел байларыбыз бик аз шул. Шулай булса да, шөкер, читтә һәм биредә яшәүче авылдашларыбыз, Гает көннәрендә бирелгән сәдакалар хакында кытлык күргәнебез юк әлегә. Шуның өчен хәзерге байларга: сез ун мәчет салганчы, бишне генә салыгыз. Ул мәчеттә хезмәт куючы имамнарга хезмәт хакы түләсәгез, бик саваплы булыр идегез, дип әйтәсе килә. Әлегә кайсыбер милләттәшләребездә милли үзаң уянып бетмәгән шул. Июнь ае башында Татарстанда үткәреләчәк дини форумда нәкъ шуның турыда сөйләргә уйлап торам. Аннан соң Изге Болгар җыенында катнашырга телибез.

– Хәзрәт, дини китапларда сәдаканы күрсәтеп бирергә ярамый, дип әйтелә. Ә хәзерге заманда без ни эшләсәк тә, барын да интернет челтәренә куеп, күрсәтергә тырышабыз. Сез бу турыда ни уйлыйсыз? 

– Әйе. Моның, бер яктан караганда, рияга яки мактануга керүе бар. Ә икенче яктан исәпләсәң, бу
гыйбрәт, үрнәк тә була ала. Ягъни кайсыбер кешенең акылы ачылып, минем җир йөзендә яшәү дәверендә бернинди изге гамәлләр кылганым юк, ин кемнән ким соң, дип уйлап, ул да төрле изге эшкә алынырга мөмкин. Хәзер бер мисал китереп үтәсем килә. Татарстанның данлыклы Апанай мәчетен төзергә керешкәч, дәфтәр барлыкка килде. Биредә кем күпме өлеш керткән булса, шулар язылып барды. Ул катгый тыелган булса, минемчә, бу эш эшләнмәгән булыр иде.

– Бөек Җиңү бәйрәмен ничек үткәрдегез соң?

– Шундый олуг бәйрәм көнне беркем дә йоклап калмагандыр, дип әйтер идем. Иң элек авылыбыздагы истәлек һәйкәле янында сугыш корбаннарын искә алу тантанасы булып узды. Аннан соң авыл Мәдәният йортында бәйрәм концерты үткәрдек.

Матур чараны Әлфия ханым Баһаутдинова белән мин алып бардык. Сәхнәдә фронт күренешләре, госпитальдә дәваланучы яралы, батыр сугышчылар һәм шулай ук моңсу җырлар, күп балалы хатын-кызларның авыр еллардагы язмышы чагылганын күреп, битараф калучы булмады, күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады. Менә шуннан күренә инде гади халыкка сугыш кирәкмәгәнлеге.

Аннан соң Юкәле тау башында «Җиңү аллеясы» ясап, бихисап төрле агачлар утырттык. Урман эчендә күмелгән Корбангали каберен зыярәт иттек. Седяково исемле авыл янындагы авылдашыбыз Батыргали Ваһапов каберен дә онытмадык. Зиратны биш гектарга зурайтып, тимер койма белән әйләндереп алдык. Тагын шуны әйтеп үтәсем килә: хәзер авылдагы 70 процент эшләрне мәчет алып бара дисәм, ялгыш булмас. Бөтен эш аксакаллар киңәше белән хәл ителә. Без проблемаларны күтәрүче урам концертлары үткәрдек. Балаларыбыз бер әзерлексез шәһәрдә үткәрелгән «Строевой подготовкада» катнашып, беренче урынны яулап,
Минск шәһәренә бару өчен бушлай путевка белән бүләкләнделәр. Аллаһыга шөкер, авылыбызда
тормыш бәрәкәтле, халкы дини, Аллаһы кушканча руза тотып, Корбан чалып, тыйганнардан тыелып, кушканнарны үтәп яшәргә тырыша. Чувашиядәге Шыгырдан авылыннан килгән кунаклар да шулай дип китеп бардылар.

– «Самар татарлары» журналы укучыларына ни әйтер идегез?

– Безгә, татарларга, берләшү кирәк. Әгәр дә бердәм булсак, ата-бабаларыбыз ялгышын кабатламабыз, чөнки берләшү җитмәгәнгә күрә, Явыз Иван Казанны басып ала алмас, тарихыбызда күп югалтулар булмас иде. Иншалла, киләчәктә мондый ялгышлар булмас, дип өметләнәбез.

Яшүсмерләребез ана телен камил белсеннәр иде. Ике татар баласының, үзара аралашканда, башка телдә сөйләшкәннәрен ишетсәм, алар ана телебезгә хыянәт итәләр кебек тоела миңа. Ә «Самар татарлары» журналын нәшер итү без - мөселманнарның йөрәгендә зур горурлык хисе тудыра. Әйтеп үтәсем килә: ул Самар өлкәсендә генә түгел, мәркәзебез Казанда да бик яратып укыла, зур хөрмәткә, ихтирамга лаек. Аны чыгаручылар Аллаһының рәхмәтендә булсыннар!

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Габдулла хәзрәт. Сезгә уңышлар телим.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Иске Ярмәк авылы,
Камышлы районы.

«Самар татарлары» журналы, №2 (11) июнь-август 2015 года.

 

Просмотров: 1500

Комментирование запрещено