В связи с последними яркими событиями в российской финансово-экономической системе — а именно эпическим падением рубля, который на этой неделе падал в пропасть быстрее, чем отряд вьетконговцев, оступившихся на веревочном мосту — и действиями Центробанка, пытавшегося это падение хоть как-то замедлить, самой упоминаемой персоной в СМИ и социальных сетях стала глава Центробанка Эльвира Набиуллина. Несмотря на то, что ее имя уже достаточно давно на слуху, поскольку она работает в правительстве с начала нулевых, известно о ней довольно мало, поскольку журналистов Набиуллина сторонится и предпочитает лишний раз с ними не общаться. Самое время для того, что разобрать ее историю и заодно выяснить, в чем она реально виновата, а в чем совершенно невинна в истории с рублем. Читать полностью
Мәскәүне дә таң калдырган Ирек
Рузалия ханым әле дә бу турыда көлемсерәп исенә ала. Ирек ул чагында рәтләп сөйли дә белми, ә менә атасының гармуныннан һич кенә дә аерыла алмый интегә. Әтисе эшкә китәргә җыенып беткән инде. Ә Ирек шул вакытта бүлмәсеннән йокылы күзләрен уа-уа йөгереп чыга да:
- Әтием, бер генә тапкыр тагын уйнап күрсәт әле, — дип ялвара башлый. Гармун моңы бу кечкенә гөнаһсыз нарасыйга ашау, эчү, саф һава кебек яшәүгә көч бирүче, бик тә кирәкле гамәл булып тоелгандыр, күрәсең. Менә шулай кечкенәдән Ирек музыка дөньясына кереп чума. Өч яшь тулганда ул әтисе бүләк иткән үз гармунында уйный инде. Бу мизгелләрдә дөньяда аңардан да бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен. Читать полностью
«Иң мөһиме – яраткан хезмәтем»
Ел артыннан ел үтә. Гомер баскычының югары басмаларына менә төшкәч, адәм баласына үзенең үткән тормыш юлына борылып карап, нәтиҗә ясар чак килеп җитә. Камышлы районының Камышлы авылындагы шәхси “РуСтома” стоматология фирмасы җитәкчесе, теш табибы Рөстәм Әхсән улы Хисмәтов быел үзенең 60 еллык юбилей тантанасын билгеләп үткән иде.
Нинди кеше соң ул – Рөстәм Әхсән улы?! Бәлки, хәзер язылачак сүзләрем аның нинди бөек шәхес икәнлеген аңларга ярдәм итәр?! Читать полностью
Капитан Ибрай
1940 елда Баку хәрби училищесын тәмамлау турында таныклык алып, училище бусагасын атлап чыккан Ибраһим Йосыпов соңгы тапкыр пыяла ишеккә борылып карады. Һәр көнне шушы пыялада күреп узган шәүләсенә ул бүген шаярып күз кысты. Чибәр, төз буйлы, суң кулы белән ике ирне егарлык көче ташып торган баһадирга кече лейтенант формасы һәм фуражкасы бигрәк тә килешә икән. Аңа, кичәге солдатка, ә хәрби-техник курслар тәмамлаганнан соң – старшинага, бу погоннарны такканчы тугыз ел буе солдат боткасы ашарга, Кавказ тауларын аркылыга-буйга йөреп чыгарга туры килгән иде бит.
Карагыз инде хәзер, ерак Куйбышев өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылында туып-үскән егет — бүген офицер! Ул туган авылы Иске Ярмәккә шушы форманы киеп кайтса, авылдашлары тел шартлатып куярлар, биллаһи! Моңача Иске Ярмәктән офицерлар чыкканы юк иде бит әле. Читать полностью
«Тухватуллинские» здания Похвистнева
По мнению авторов книги «Тринадцать пятилеток Похвистнева», презентация которой прошла в мае 2014 года, почетный гражданин этого города Ильяс Ашрафович Тухватуллин по праву может сказать: «Похвистнево – это мой город. Я его построил». Он вместе с членами своей бригады возвел здесь детский дом-интернат и пансионат для детей-инвалидов, здание школ № 1,3,7 и нового военкомата, производственные объекты. Практически все четырех- и пятиэтажные дома в Похвистневе «выросли» благодаря его бригаде. Жильцы многоэтажек, расположенных на улицах Бакинской, Газовиков, Косогорной, Куйбышева, Строителей, а также в 119-м и 140-м кварталах, должны знать, что живут в «тухватуллинских» квартирах.
Ветерану войны и педагогического труда Аклиме Багаутдиновой на днях исполнилось 90 лет / Картлыкның да була матуры
Аклиму Галимовну в селе знают, пожалуй, все. Ветеран войны и педагогического труда, отличник народного просвещения, она сорок восемь лет проработала в Староермаковской школе, учила ребятишек не только читать и писать, но, прежде всего, быть хорошими людьми.
Читать полностью
Судьба в руках Шагита
Когда учащемуся Бугурусланского татарского педагогического училища (БТПУ) Ш.Галиеву, который получал повышенную стипендию, местный горком ВЛКСМ отказал во вступлении в комсомол как сыну репрессированного кулака, он написал письмо И.Сталину. Вскоре пришел ответ начальника его канцелярии, адресованный Оренбургскому обкому ВЛКСМ и Шагиту. Суть ответа была такова: сын за отца не отвечает, поэтому надо принимать юношу в молодежную организацию, если он достоин. 25 августа 1939 г. будущий учитель получил комсомольский билет.
Шагиту Закиевичу, отметившему в мае этого года свое 92-летие, нравится татарская пословица, которая в переводе звучит так: «Человек планирует, а судьба над этим смеется». Причем почетный гражданин Сызранского района полагает, что роль судьбы очень велика, хотя его и не назовешь фаталистом. За те полвека, которые он до появления под Сызранью провел в борьбе с тяготами жизни, Галиев не один раз преодолевал тяжелейшие преграды – наперекор судьбе. Читать полностью
Римма Сабитова: “Грипптан сак булыгыз!”
Кечкенә чагыннан ук әле яхшылап сөйләшә дә белмәгән Римма: “Мин влач булам!” – дип хыяллана. Мәктәптә укыганда да аның кесәсе һәрвакыт бинтлар белән тулы булыр иде. Кызының шулкадәр медицинага тартылуын күргән әнисе аңа санитар халатын, сумкасын тегеп бирә. Римма аларны горурлык белән йөртә.
Курчакларын, уенчык җәнлекләрен, дусларын дәвалап, табиб булып уйнарга ярата ул. Ә үзен дәвалаган балалар теш табибы Софья Николаевнаның ап-ак халатына, нурлы, мәрхәмәтле күзләренә, яхшы мөнәсәбәтенә сокланып туя алмый һәм нәкъ аның үрнәгендә табиб булырга тели дә.
Камышлы районының Яңа Усман авылында туып-үскән кыз аннан Самарда 9 – 10 медицина сыйныфларында укый.
Шулай киләчәктә югары уку йортына керергә яхшы нигез салына. Һәм Римма мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Самарның медицина институтына дәвалау факультетына укырга керә. Читать полностью
Девон, откройся!
Шагимардан Мухамеджанович Кильдеев никогда не был в графстве Девон, что находится в юго-западной Англии. Но с названием этого графства у него связаны самые трудные, самые ответственные и самые успешные годы трудовой биографии. В начале августа 1955 года на 38-й буровой, располагавшейся неподалеку от поселка Тимашево, бригада мастера Ш.Кильдеева впервые в Заволжье вскрыла девонские геологические отложения на глубине почти 3000 метров и получила фонтанный приток нефти. Дебит этой скважины уже с самого начала был очень большим – свыше 300 тонн «черного золота» в сутки. Так древний девон открыл свои кладовые на Мухановском месторождении. Со скважины бригады Кильдеева начался многолетний поход вглубь земных недр, где скрывались самые мощные нефтяные пласты. Читать полностью
Атларым – канатларым…
“Ялгыз кеше барлы булса да, зарлы”, — дип әйтә татар халкы. Хак сүз. Ир кешене эштән тәмле ашлар пешереп көтеп торырга, борчу-кайгыларын уртаклашырга сөйгән яры, күңелен юатырга сабый баласы кирәк. Ә андый бәхет кемгә ничек килә бит.
Камышлы районы Иске Ярмәк авылында яшәүче Фәрит белән Миләүшә Гайфуллиннарның бәхете, мәсәлән, аларны соңлабрак тапкан. Сөткә пешкәч, суга өреп тормаганнар, ике ялгыз тәвәккәлләгән дә, яңа тормыш сукмагыннан атлап киткән. Менә инде алтынсу-сары чәчле кызчыклары Илвина да үсеп килә. Шушы сабый бала хакына әти белән әни иртә-таңнан торып эшли, “булсын” дип тырыша. Читать полностью
“Моң чишмәсе”нең 35 еллык җырлы-көйле язмышы / Айсылу Абдеева — 35 лет на сцене!
Айсылу апа ӘБДИЕВАны юкка гына Самар өлкәсендәге «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм поэзия ансамбленең «моң чишмәсе» дип атап йөртмиләрдер. Ул милли көй-аһәңнәребезнең асылын аңлаган, татар җырларының бормаларын саклаган, моң агышын хәтерләткән чылтырап аккан чишмә суы сыман. Алай гына да түгел, Айсылу ханым — ансамбльдә ничәмә еллар эчендә алмашынган күп буын артистларын күргән «ветераннар»ның берсе. Өлкәбезнең татар сәнгатендә алны-ялны белмәгән талантлы шәхесләрнең иҗади күтәрелешләрен, аянычлы язмышларын саклаган серле, асылташлар белән бизәлгән кыйммәтле һәм зәвыклы сандыкка тиң.
Нәкъ 35 ел элек — 1979 елның октябрендә – яшь сылу кыз гади кызыксынудан «Ялкынлы яшьлек» ансамбленә килә. Җыр-моңга сәләтен тикшергән вакытта, халык көйләрен бик яратканга күрә, ул Таһир Якупов башкаруындагы “Карачтау авыл көе”н җырлап күрсәтә. Ә инде 2-3 атнадан соң кызны концерт программасына кертеп, сәхнәгә дә чыгаралар… Читать полностью
Мәчеттә татарны эзләп табу әлегә кыен
Бар бит бу дөньяда шундый эшлекле, курку белмәс, горур җанлы, Аллаһының берлегенә ышанып, башкаларны да шуңа инандырып яшәтүче кешеләр. Илаһи Ходаем, андыйлар күбрәк булсын иде, дигән теләктә калыйк. Хак динебезне халык арасында танытуга, үстерүгә үз көчләрен жәлләмәгән милләттәшләремне очратып сөйләшү — үзе бер бәхет, үзе бер могҗиза.
Сүз Новокуйбышевски шәһәре мөселманнары оешмасы рәисе, имам-хатыйб Әхмәткәрим Сәгыйрь улы Минекаев турында. Җиргә нык басарга, үтемле сүз әйтергә әтисеннән өйрәнгән абыебыз моннан нәкъ 16 ел элек татар җәмәгатьчелеге каршында мәчет төзү мәсьәләсен күтәреп чыга. Өч меңнән артык мөселман кардәшләребез яшәгән шәһәрдә нигә мәчет төземәскә?! Ләкин бу артык җаваплы эшне ялгызы ерып чыга алмас, дигән сүзләр халык арасында йөрмәде түгел, йөрде. Читать полностью
Не профессия, а призвание
Будучи по своему первому образованию технологом по переработке нефти Флорида Аглямовна ЛУКМАНОВА пришла в культуру совершенно случайно, можно сказать, не думая, не гадая, не ставя перед собой судьбоносный выбор. Просто однажды, уже в далеком 1987 году, на улице наткнулась она на объявление о том, что в куйбышевский кинотеатр “Вымпел” требуется методист без специального образования и заинтересовалась должностью. Через два года целеустремленную и энергичную работницу кинотеатра замечает директор Дворца культуры завода «ЦСКБ-Прогресс» (ныне Дворец культуры на площади им. С.М.Кирова) Иван Яковлевич Кононенко. Уже на следующий же день Флориду Лукманову переводят во Дворец культуры на должность администратора. И вот с тех пор минуло 25 лет… А за это время в сознании наших соплеменников ДК на площади имени С.М.Кирова превратился в центр культурного досуга татарского народа.
К тому же в этом году остающаяся всегда молодой и красивой Флорида Аглямовна отпраздновала и свое 60-летие. Одни юбилеи… А они обязывают подводить итоги…