Сәхнә — сихерле, тылсымлы дөнья ул

Алия КаримоваЭлек-электән татар халкы театр яраткан, спектакльләргә йөргән, тамаша караган. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да «Театр яктылыкка, нурга илтә», дип юкка гына әйтмәгәндер.

Камышлының үз театры бар — үзешчән халык театры. Бу исем аңа күптән бирелсә дә, бүгенге көнгә кадәр ул шушы статусын югалтмый, ел саен аны яклап килә. Менә 15 ел инде театрның режиссеры булып Гүзәлия Шакирова эшли. Ул гел эзләнә, яшь артистлар таба, шул ук вакытта ветераннар белән дә араны өзми.

Соңгы елларда театрга килгән бик күп яшьләр тамашачы күңелендә урын алып өлгерделәр инде. Шундыйларның берсе – сөйкемле һәм чибәр кызыбыз Алия КӘРИМОВА. Читать полностью

Линар Абсаттаров — фестивальләр лауреаты, автор-башкаручы

АбсаттаровЛинар 1977 елның 19 октябрендә Самара өлкәсе Камышлы районы Балыклы авылында икенче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк музыка ярата. 6-7 яшендә, әтисе гармунда “Әпипә”, Суда-суда” көйләрен уйнап күрсәткәч, малай бөтенләй гармунга, җырга гашыйк була һәм үзе гармунда уйнап җырлар көйли башлый. Мәктәп тормышында узган чараларда актив катнашып килә. Читать полностью

Кулларыннан гөлләр түгелә…

гуллярКеше сокланырлык әллә нинди хикмәтләр ясый белүче кешеләр турында әнә шулай диләр. Милләттәшебез, Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Линира Яхинбаева нәкъ шундыйлардан. Рәссамчы һөнәрен үзләштергән бу ханым менә инде утыз елдан артык балчыктан төрле әйберләр ясау белән шөгыльләнә. Читать полностью

“Әти рәхәтен түгел, әти сүзен дә ишетми үстем”

1373916872-389smАдәм баласының яшәешен күзәтеп барсаң, гаҗәеп нәрсәләргә тарасың. Һәр язмыш – үзенә бер роман. Дүрт ягы төзек, ата-ана канаты астында муллыкта үскәннәр дә бәхетле тормыш кора алмыйлар. Кайгы- хәсрәт дәрьясына чумганнар да тормышның бер дәверендә  бәхет ярына терәләләр.  Гомер буена иза чиккәннәр дә буа буарлык. “Сәлам” гәҗитәсе редакциясенә кемнәр генә килмәс! Араларында төшенкелеккә бирелгәннәр дә җитәрлек. Кайгыга батып, кыйбласын югалтмаганнар хөрмәт уята.  Хәсрәтле язмышын бизәгәннәр соклану хисләре уята. Андыйлар  халык арасында кайный. Саимә ханым Морзаханова, бәхетенә, Галидә туган. Бу авыл күпләргә сихәтлек мохиты тудыра. Читать полностью

Капитализм капкасын ачкан Сания

санияӘгәр дә ки, яшәешебезне билгеләр өчен бизмән эзләсәк, без һәрвакыт аерым шәхесләргә тукталабыз. Тормыш үзе бер океанны хәтерләтә. Иксез-чиксез тереклек, шулар арасында милләте буенча, дине буенча бер-берсенә охшамаган, санап бетергесез адәми затлар. Ләкин дә аларны хезмәтләренә карап, тарих киштәләренә шул ук кешеләр куя. Менә шул җиде иләк аша узганнар санаулы гына кала. Шул сайлы башларның берсе – Ибраһим кызы Сания Каюмова. Читать полностью

Музыкага багышланган гомер

14Рамил Батыршин — талантлы баянчы, музыкант, Самар филармониясенең рус халык инструментлары ансамбле җитәкчесе, Казахстанның Актүбә шәһәрендә уздырылган Халыкара оркестрлар һәм халык инструментлары ансамбльләре фестиваленең Гран при һәм Самар өлкәсе губернаторы премиясе иясе, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре… Читать полностью

Наил Тахаутдинов: “Техника белән эшләргә кулым әле дә кычыта”

13Авылдан чыккан күренекле татарлар арасында Самарның «Агроавто» ябык акционерлар җәмгыяте белән идарә итүче Россия Федерациясенең атказанган транспортчысы Наил Гариф улы Тахаутдинов та бар. Ул үзенең тормыш юлын болай тасвирлады. Читать полностью

Хезмәтенә күрә хөрмәте

19

Әңгәмәдәшем бик тә гади кеше. Ул үз гомерендә җитәкче булып та эшләде, тормышны да җигелеп тартты, күңеленә күпләрнең сере дә сыя. Аның hәр адымы, хезмәте якташларымның күз алдында булды. Хәзер инде ул лаеклы ялда. Ләкин элеккегечә сылу сынлы, гел елмаеп торучан, кешеләр белән ихлас күңелдән аралаша, ярдәм итә. Ара- тирә коңгырт күзләре генә моңсуланып киткәли. Анысы инде хәтер төенен кузгатудандыр. Анда бит төрлесе саклана: күңелне эретә торганы да, куандыра, бәхетле итә торганы да… барысы да. Читать полностью

Спорту он посвятил жизнь

DSC_0107Физическим воспитанием детей школьного возраста призваны заниматься семья и школа. Особое место в этом воспитательном процессе отводится учителю физической культуры. Поводом повествования о герое моего рассказа Фархате Сафиуллине послужил его прошедший юбилей. На днях ему исполнилось 70 лет. Читать полностью

Синең куллар мине сөя-сөя бишекләргә салган куллар ул

загруженное

Чиксез галәмдәге кечкенә зәңгәр шарның -җир дигән гүзәл планетаның үз куенына адәм балаларын да алып әйләнә башлаганына хәтсез гомерләр бит инде. Кемнәр генә килмәгән дә бу җиргә, кемнәр генә китмәгән? Әйе, без бик-бик төрле. Әмма уртагыбыз шул: адәм балаларының һәркайсы-Ана баласы. Без һәммәбез ана карынында яралып, ананың үзәгеннән өзелеп төшкән затлар. Якты дөньяга килүебез белән үк без әниләребезгә бурычлы.

Читать полностью

Беренче директор

БезымянныйСамарда унбиш ел элек ачылган «Яктылык» татар мәктәбе бүген башка төбәкләргә үрнәк булып хезмәт итәрлек. Россиянең күпсанлы шәһәрләрендә яшәүче бик күп татарлар милли мәктәп ачу турында хыялланса да, теге яки бу сәбәп аркасында “арбалары” һаман бер урында кала бирә. Чөнки бу эштә хыял гына җитми, монда тәвәккәллек тә, төпкә җигелеп тартырга әзер шәхесләр булу да зарур. Бу яктан Самар татарлары бик уңды. Читать полностью

Не ориентируясь в пространстве

207_3Альмира – творческая личность, она участвует в масштабных конкурсах наравне со столичными звездами, параллельно самарская дива эстрады занимается вокалом с талантливыми слабовидящими детьми Самары. Благодаря ей, многие ребята решили связать свою жизнь с музыкой. Несмотря на то, что 29-летняя Альмира от рождения не видит, девушка самостоятельно пробивает дорогу в жизни, а еще помогает таким же незрячим, часто отчаявшимся людям. Читать полностью

Кәшаф абзый 75 яшьлеген билгеләде

Кашаф 1 (1)Менә быелгы Корбан гаетен дә, Аллаһыга шөкер, бик матур итеп үткәреп җибәрдек. Күпләребез корбан чалды, мә­четләребезгә җыелып намазлар укыдык, садакаларыбызны тапшырдык. Мин шушы бәйрәм көннәрендә балачак хатирәләре булып күңелемдә сакланган вакыйгаларны да барлап исемә төшердем.

Читать полностью