Кулларыннан гөлләр түгелә…

гуллярКеше сокланырлык әллә нинди хикмәтләр ясый белүче кешеләр турында әнә шулай диләр. Милләттәшебез, Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Линира Яхинбаева нәкъ шундыйлардан. Рәссамчы һөнәрен үзләштергән бу ханым менә инде утыз елдан артык балчыктан төрле әйберләр ясау белән шөгыльләнә.

Ул Үзбәкстанның Самарканд шәһәрендә туып-үсә. Балачактан, агач остасы булган әтисенә охшаптыр инде, кул эшләренә уңган була Линира. Моңардан тыш, бик тә кызыксынучан бала булып үсә ул. Кыз музыка мәктәбендә укып, баянда уйнарга да өйрәнә, тегү түгәрәгенә дә, хәтта мотоцикл клубына да йөри. Тик рәсем ясау, балчыктан сувенирлар, савыт-саба барлыкка китерү аның күңеленә күбрәк хуш килә. Шуңа күрә дә мәктәпне тәмамлагач, Линира сәнгать училищесына укырга керә. Биредә белем алганда ул шәхси һөнәрханәләргә йөреп, балчыктан төрле әйберләр ясарга да өйрәнә.
Рәссам буларак тагын да үсәргә теләгән Линира училище белән генә канәгать калмыйча, ерак ара дип тормый, Красноярск шәһәренә сәнгать институтына укырга китеп бара. Биредә ул керамикадан әйберләр ясау бүлеген тәмамлый. Яшь кенә кызга бер туганы да булмаган чит-ят җирдә яшәп укуы җиңел булмый, билгеле. Тик аңарда профессионал рәссам һәм скульптор булу теләге шулкадәр көчле була ки, ул бернигә дә карамастан, хыялын тормышка ашыру нияте белән яна.
гулляр2Институтта укыган чакта Линира үз мәхәббәтен табып, кияүгә дә чыга. Аларның кызлары туа. Аңа Әнисә дигән исем кушалар. Тик язмыш кушуы буенча яшь гаиләгә бәхет диңгезендә озын-озак йөзәргә насыйп булмый шул. Тиздән ул ире белән аерыла.

Укуын тәмамлаганнан соң, Линира әти-әнисенең туган ягы – Оренбург өлкәсе Северный районындагы Ибрай авылына кайта. Эш шунда ки, ул институтта укыган чакта әти-әнисе Самарканд шәһәреннән бирегә күчеп урнашкан булалар. Сеңелләренең яраткан шөгыленнән
башка яши алмаганын яхшы белгән абыйлары Линирага балчыктан ясаган әйберләрен яндыру өчен махсус мич салып бирәләр. Шулай ул авылда 10 елдан артык яшәп, хуҗалык эшләрен башкарырга да, керамикадан төрледән-төрле савыт-саба, сувенирлар, бизәнгечләр һәм башка нәрсәләр ясарга да өлгерә. Ә эш җимешләрен Самарага һәм башка авыл-шәһәрләргә илтеп сата. Шулай яраткан шөгыле ярдәмендә тормыш итәр өчен акча да эшли башлый Линира ханым.
Бервакыт шулай Самарага килгәч, ул “Стройфарфор” заводы аша узып барганда, бәлки, бирегә эшкә урнашу бәхете елмаер, дип, анда кереп чыгарга була. Мондагы махсус иҗади төркемнең җитәкчесе Владимир Иванович Смирнов Линира ханымның эшләре төшерелгән фотосурәтләрне карап чыга да, альбомның соңгы битен япканда: “Сезне бүген үк эшкә алабыз!” – дип аның талантына соклануын белдерә. Шулай Линира ханым кызы Әнисә белән Самарага күчеп килә. Заводта өч ел эшләү дәверендә милләттәшебез керамикадан бик күп үзенчәлекле, гадәттән тыш әйберләр ясый. Биредә аның эшен мактап туя алмыйлар. Нинди генә йөкләмә бирелсә дә, ул аны җиренә җиткереп, җанын-тәнен биреп башкара  һәм аның кулыннан искиткеч вазалар, тәлинкәләр, чинаяклар, җиләк-җимеш, агач төбе формасындагы чәй сервизлары һәм башка матур-матур савытлар килеп чыга.

гулляр3

Линира Яхинбаева оста чүлмәкче (гончар) дә әле. Гомумән, аның кулы бар нәрсәгә дә килгән. Юкка гына аның эшләрен Казан музеена алмаганнардыр инде. Линира ханымның фантазиясе бик бай. Ул үз эшендә төрле техника, төрле ысул-юллар куллана, үзен төрле яклап күрсәтә. Милләттәшебез ясаган әйберләренең һәрберсен үзе уйлап чыгара. Һәр эшенә махсус исем дә бирә ул. Әйтик, аның коллекциясендә “Хатын-кыз — яз”, “Диңгез хикмәте”, “Петербург” вазалары, “Печән өсте” чәйнеге, “Наз” композициясе һәм башка бик күп төрле нәрсәләр бар.

Үз һөнәрханәсен ачу теләге белән янып йөргән Линира ханым заводтан китеп, үз-үзенә эшли башлый. Тик, кызганычка, аның бу хыялы тормышка ашырылмыйча кала. Бүгенге көндә ул - матурлык салонында менеджер. Шулай да яраткан шөгылен ташламый Линира  ханым. Буш вакытының һәр минутын аңа багышлый.

гулляр6Эшкә тотыныр алдыннан идеяларыгыз ни рәвешле барлыкка килә? – дип сорадым мин әңгәмәдәшемнән.

– Һәр рәссамның үз фантазиясе. Минем барысы да үзлегеннән килеп чыга. Эшкә тотынгач та, ул җыр-моң, челтерәп аккан чишмә сыман үзеннән-үзе агыла. Ә идеяларның барысы да тормыштан алына. Әйтик, минем йөрәгемә, күңелемә үтеп кергән, тирән тәэсирләр калдырган әйберләрне сурәтлим мин. Барысын да кәефем, фантазиям әйтеп тора. Шулай урыс халкының Сретение дигән
бәйрәме миңа бик ошаган иде. Шуңа багышлап, ике кеше фигурасыннан торган композиция ясадым. Аларның берсе кош белән сөйләшә, ә икенчесе аны кулыннан һавага очырып җибәрә. Танылган рәссам Климтның мәхәббәткә багышланган бер картинасы илһамландырды, һәм мин аны балчыктан ясадым. Һәр эшемдә ниндидер уй-фикер ята, һәрберсе кемгәдер яисә нәрсәгәдер багышланган. Ягъни тормышта күңелемне кузгаткан нәрсәләрне балчыктан тормышка ашырам.
Әйе, бу эш бер дә җиңел түгел. Башта фигураны әвәләргә, аннары аны киптереп мичтә яндырырга кирәк. Буяганнан соң, тагын бер тапкыр яндырылган әйбергә инде махсус, мәсәлән, алтын төстәге буяу ягып, ул яңадан мичкә тыгыла. Күпме түземлек таләп итә бу эш! Тик Линира ханым кебек моның белән янучы кешеләргә ул бары тик ләззәт кенә китерә. Аңа нәтиҗәсенә караганда эш процессы күпкә ошый төшә икән. Бу ми нутларда эшкә бирелеп, бөтен кайгылар, проблемалар онытыла, ди ул.

гулляр4Линира ханым үз эшләре белән төрле күргәзмәләрдә, бәйрәмнәрдә, фестивальләрдә катнаша. Башка аның кебек осталардан ул шунысы белән аерылып тора – милләттәшебез ясаган фигураларына күләмле бизәкләр төшерә, шуңа күрә алар тере сыман тоелалар. Линира ханым шулай ук жгут кулланып та төрле әйберләр ясый. Алары аеруча матур килеп чыгалар. Төрле банклар, медицина үзәкләреннән аңа заказлар да бирәләр икән.
Гомумән, милләттәшебез ясаган әйберләрнең һәрберсе эксклюзив. “Ничек кенә тырышсам да, шундый ук нәрсәне яңадан нәкъ шулай ук кабатлап булмый. Ул барыбер башкачарак килеп чыга”, ди ул үзе бу турыда. Самараның күп кенә кафеларын бизәгән хайван фигураларын да Линира Яхинбаева ясаган. Шулай ук шәхси йортларда камин, мичләрне дә бизи ул. Моның өчен бер елга якын вакыт таләп ителә, ди. Менә нинди күләмле эш икән бит бу!

гулляр5Линира ханым гади сувенирлар түгел, ә көнкүрештә кулланыла торган файдалы әйберләр ясарга ярата. Аның сүзләренчә, эш җимешләре кешеләргә ошаса, аларда уңай тойгылар уятса, бу рәссам өчен — иң мөһиме. Үз сәләтенә тиешле бәя алган остага бу тормышта иң яхшы бүләк, дип саный ул.

Линира ханымның милли үзаңы да аның эшләрендә чагыла. Әйтик, “Печән өсте” дип аталган композициясендә түбәтәен кигән татар бабаеның оныклары белән арбада печәннән кайтып килүе тасвирланган. Аңа карагач, үзеңне чын-чынлап авылда кебек хис итәсең. Гомумән, аның барлык эшләре дә әйтерсең лә тере кебек күренә. Шулкадәре җанлы алар! Бу, әлбәттә, Линира ханымның ясаган һәр әйберенә үзенең хисләрен, тойгыларын салуына, яратып, чын күңеленнән иҗат итүенә, аларга җан өрүенә бәйле. Ә бер композициясендә Линира ханым үзен сурәтләгән. Җир шары формасында ясалган чәйнектә ул чүлмәкче станогы артында эшләп тора. Биредә үк ул үзе иҗат иткән шигъри юллар да язып куелган.
–  Иҗатыгыз тормышыгызда нинди урын биләп тора?
–  Мин аңа гомеремне багышладым. Студент елларында моның асылын әле яхшылап аңлап бетермисең икән ул. Бу эш сиңа ошый, һәм син аны башкарасың. Ә вакыт үтү белән яраткан шөгылыңнең тормышта сиңа нәрсә бирүенә төшенәсең.
– Ә ул Сезгә нәрсә бирде соң?
– Бу – минем тормышым. Әгәр дә кеше үзен берәр нәрсәгә багышламый икән, ул туры юлдан тайпылырга яисә кирәкмәгән белән шөгыльләнергә мөмкин. Яраткан эшем авыр минутларда миңа үз-үземне югалтмаска, илһамландырып, якты юлдан барырга ярдәм итә.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары».

 

 

 

Просмотров: 1324

Один комментарий

  1. Удивительный художественный дар и искусство.
    Замечательно красивый и загадочный образ, удачно выбранный момент, ракуср, мастерство и везение фотографа.
    Творческих и всяких иных Вам успехов, Линира.

    С уважением, Шамиль.