Приглашаем на фестиваль «Пресса-2025″! / «Матбугат-2025» фестиваленә чакырабыз!

strukovskii_sad

Редакция газеты «Бердэмлек», входящая наряду с журналом и сайтом в медиа-холдинг «Самарские татары», на фестивале представит свою интерактивную площадку.

7 июня 2025 года в Струковском саду г.о. Самара состоится XXX Фестиваль СМИ — «Пресса-2025», посвященный Году защитника Отечества. Читать полностью

Язмыш дулкыннарында

8aws55pJul3CKWrxk4_dhHbXyvDlvIDw1CN4td_DDbo7cBRxUDI_gZJSznISwv_oF1F_lXRLbs9jMxP4nv2PrdQW

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына

Илебез шушы көннәрдә Бөек Җиңү юбилеен бәйрәм итте. Ватан сугышы халкыбызга күпме кайгы һәм газаплар китергән! Миллионнарча гаиләләр туганнарын, ирләрен югалтканнар. Җиңү яулап кайта алганнарының да язмышы төрлечә булган. Кече Ватаныбыз тарихын, сугыш афәте аша узган якташларыбыз истәлеген киләчәк буыннарга да илтеп җиткерү өчен туган як тарихын өйрәнүчеләр архивларда казыналар, табылган тарихи фактларны бастырып чыгарырга тырышалар. Оренбург җире дә үз геройларын хәтерли. Бүген сезнең игътибарыгызга язмышлары Оренбург һәм Самара өлкәләре белән бәйле булган сугыш чоры гаиләсе турында язма тәкъдим итәбез. Читать полностью

Бабамның хәрби юлы белән горурланам

YwDHNUtbnA8Сугыш… Нинди куркыныч сүз… Мин Бөек Ватан сугышы турында китаплардан укып, фильмнар карап, олы кешеләрнең сөйләвеннән генә ишетеп беләм.

Минем әбием Фәния Нурсәхи кызы үзенең әтисе турындагы истәлекләрен Хәрби диңгез флоты архивыннан алган белешмәләргә таянып язган һәм миңа да сөйләде. Бу сугыш истәлекләре Хәлимов Нурсәхи Җәмин улы турында. Читать полностью

Үткәннәргә бер борылып кара

yadNIhpYNXw

Руфинә ИСХАКОВА

2025 елда без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Россия президенты В.В. Путин 2025 елны махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм төрле тарихи чорларда Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән ватандашларыбыз истәлегенә “Ватанны саклаучылар елы” дип игълан итте.

Әйе, илебез азатлыгы хакына үз көчләрен, гомерләрен кызганмаган Бөек Ватан сугышы ветераннарын, Әфганстанда һәм Чечняда, махсус хәрби операциядә гомерләрен ая¬маган, хәрби бурычларын намус белән үтәгән солдатларны һәм офицерларны онытырга беребезнең дә хакы юк. Читать полностью

Хәтерләүдән курыкма син…

9Hj4KU59rXg18 май -  Халыкара музейлар көне

Үткәнеңне онытма син.
Бел син ерак бабаларның
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди моңнар, нинди көйләр
Безгә калдырып киткәнен.

Гомер уза, еллар үтә, тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек дөньясы ашыга-ашыга киләчәккә атлый, бик сирәкләре генә артка борылып карый. Ә бит туган илебезнең патриоты булу өчен без туган ягыбызны, тирә-як табигатебезне, ана телебезне яратырга, гореф-гадәтләребезгә, милли мәдәниятебезгә тугрылыклы булырга тиешбез. Шулай ук туган як тарихын өйрәнү дә зарур. Тарих – шушы авылда, шәһәрдә яшәгән кешеләр язмышы бит ул. Үз халкы тарихын белмәгән кешенең киләчәге юк. Ә моның өчен, беренче чиратта, үз гаиләң тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиешбез. Читать полностью

Тугры укучылар телим

jptwN0_CnKkАпрель ахырында миңа “Бердәмлег”ебезнең 35 еллык юбилеенда катнашырга насыйп булды. Самараның “Победа” мәдәният йорты фойесында гармун моңы агыла, куанычлы күрешү, очрашу авазлары ишетелә. Бәйрәм тантанасы бик ошады, хәтта күзләремә яшьләр килде. Читать полностью

Яктылыклылар «Самара боҗрасы»нда көч сынаштылар

Wv0gv-KCnCM2025 елның 13 маенда Самара өлкәсе мәгариф оешмаларының күпмәдәни коллективлары өчен «Самара боҗрасы» өлкә фестиваль-конкурсы узды. «Яктылык» мәктәбе укучылары, «Ләйсән» башкорт бию ансамбле төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Читать полностью

Ышанычлы дустыбыз син, «Бердәмлек»!

s2cXa6hWPzE“Бердәмлек” газетасының юбилее – ул 35 ел буе армый-талмый үз халкыңа хезмәт итү үрнәге, хезмәткәрләрнең үз эшенә тугры булуы, туган телебезне һәм мәдәниятебезне кадерләп саклау билгесе. Читать полностью

«Яктылык» мәктәбе “Игелек атнасы” акциясе үткәрә

6Q-1sOQhW_Q12 – 18 майда «Яктылык» мәктәбе Каюм Насыйри институтының Самара шәһәрендәге мәгариф-мәдәни үзәге белән берлектә икенче тапкыр “Игелек атнасы” үткәрә. Программада милли китап уку көннәре, “Игелек ярминкәсе” һәм башка чаралар каралган. Читать полностью

Күкләребез булсын гел аяз!

Y2gaukdJOqUКотлы булсын Җиңү бәйрәмебез,
Күкләребез булсын гел аяз,
Җиңү килсен җирне нурга күмеп,
Күңелләрдә булсын һәрчак яз.
Читать полностью

“Бердәмлек” газетасын саклап калыйк әле!

zfFjrwyaa1wГали авылының бер төркем активистларына “Бердәмлек” газетасының юбилеенда кунак булырга насыйп булды. Саимә апа Морзаханова белән мине алып барган өчен авыл җирлеге башлыгы Идрис әфәнде Муллабаевка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Читать полностью

«Бердәмлек» өлкә татар газетасының 35 еллык юбилеена мине дә, актив хәбәрчебез дип, зурлап чакырдылар

_uv7kfU4fR8Газетабыз һәр шимбә саен 1600 татар гаиләсенә кадерле кунак булып килеп керә. “Бердәмлек” газетасы өлкәбездә бердәнбер милли басма, шуңа да Татарстан ягыннан да игътибар зур. Мине дә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр һәм сүз бирделәр. Залга мөрәҗәгать итеп: “Бердәмлектә — көч, язылыгыз, укыгыз һәм туганнарыгызга, баларыгызга бүләк итеп бердәнбер газебазны бүләк итегез. Рәфгать абый ничәмә еллар саклап килгән басмабызны югалтмыйк”, — дип сөйләдем. Читать полностью

«Бердәмлек»кә – 35 яшь!

БезымянныйМаксатыгызга ирешеп, җиңү яулап,
«Бердәмлек»не 35 ел килдегез саклап,
Төрле ысуллар кулланып, янып-көеп,
Бар төбәкнең татарларын бергә туплап. Читать полностью