Үз-үзеңне алдап яшәмә

artleo.com-10541“Бердәмлек”нең 8 санында (20 февраль, 2016 ел) “Вакыт яраларны төзәтми” дип аталган мәкаләдә Нурия исемле ханым укучыларыбызга бәхетсез мәхәббәте турында язып, йөрәк серен ачкан иде. Аның хатына җаваплар да килә башлады.

Нурия ханымның рөхсәте белән, без аларның икесен укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Бәлки башкаларга да гыйбрәт булыр. Читать полностью

Балачакның бар бер чагы

Kumpulan Puisi Sedih Untuk Ibu Yang Telah TiadaБалачакның бар бер чагы -

Барсын җыйган өй учагы,

Сыендырган, канат җәйгән

Әткәй-әнкәйнең кочагы.

 Тулы бәхет, тулы касә

Ташып тора, чайкалмаган,

Бар да өйдә, ерак җирләр

Беркем белән айкалмаган. Читать полностью

Татар теле өчен кем җавап бирә? Пушкин түгел, әлбәттә…

туган-тел-280x30026 апрель – Габдулла Тукай туган көн

Тукайның туган көне уңаеннан туган уй-фикерләр

Быел бөек милли шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Олы буын татарлары аның авыр тормышы, гаҗәеп сәләте, шигырьләре, татарның киләчәге өчен борчылып яшәве турында яхшы белсәләр, яңа буын кешеләре ул кадәр үк хәбәрдар түгелдер, дип уйлыйм. Читать полностью

“Саклап калыр бары уяулык”

Гали авылы хатын-кызлары калфак һәм изү чигәргә өйрәнәләр.

Гали авылы хатын-кызлары калфак һәм изү чигәргә өйрәнәләр.

Һәр милләт халкын башкалардан үзенә генә хас сыйфатлар аерып тора. Бу — аның теле дә, киеме дә, гореф-гадәтләре дә, сәнгате дә, көнкүреше дә. Безнең мөселман хатын-кызларын элек ерактан танып торганнар. Калфаклы, чулпылы кием кигән хатын-кызларыбыз турында: “Татар хатын-кызларының килүе әллә каян беленә, аның чулпылары челтер-челтер итеп зыңлый. Борылып карасаң, чынлап та татар хатын-кызы була иде” — дип язып калдырган алман галиме Карл Фукс. Шундый матур! Читать полностью

Ач, шигърият, серләреңне!..

Сабир Галимуллинны Фәрхәт Мәхмүтов бүләкли.

Сабир Галимуллинны Фәрхәт Мәхмүтов бүләкли.

Самараның Халыклар дуслыгы йортында шигърият кичәсе булып узды. Быел ул өченче мәртәбә үткәрелеп, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланды.

Беренче бәйрәмдә (ә бу бәйгене чынлап та шигърият бәйрәме дип атап буладыр) миңа да жюри әгъзасы буларак катнашырга насыйп булган иде. Казаннан балалар өчен шигырьләр язучы танылган шагыйрә Йолдыз Шәрапованың да килүен, аның белән бер жюри өстәле артында утыруыбызны һәм шигырь укучыларның кайсысына өстенлек бирергә дип гәпләшүләребезне дә хәтерлим. Ул чакта “Ипозембанк” тарафыннан бирелгән бүләкләр дә саллы булып (ялгышмасам, Гран-при бүләгенә зур телевизор тапшырылган иде), бәйгедә катнашучылар да шактый иде. Ә менә Татар­станның халык шагыйре, Габ­дулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Роберт Миңнуллин катнашындагы икенче конкурста миңа булырга туры килмәде. Шулай да, аның да уңышлы үтүе турында хәбәрдар идем. Читать полностью

Гали авылында “чегәннәр” концерт куйды

Сәхнәдә Гали авылының һәвәскәр артистлары.

Сәхнәдә Гали авылының һәвәскәр артистлары.

Безнең Гали авылында гади һәм шат күңелле халык яши. Аеруча Көлке көне — 1 ап­рельдә дус-ишләр, таныш-белешләр бер-берсен алдарга, шаяртырга ярата . Ә быел авыл Мәдәният йорты җитәкчесе Равил Маннанов бу көнгә карата һәвәскәрләр концерты оештырган иде. Ул аны Наилә Кыяметдинова белән бергәләп үзе алып барды. Читать полностью

Ислам нуры белән сугарылган тормыш бәхете

Гыйниятуллиннар гаиләсе.

Гыйниятуллиннар гаиләсе.

Дөньяда һәр әти-әнинең төп бурычы — балаларына яхшы тәр­бия бирү. Бу бик күп көч, исәнлек, тырышлык таләп итә тор­ган җитди вазифаларның берсе. Ләкин, ничек тырышсаң да, бала әти-әни ни сөйләгәнне түгел, ни эшләгәнне күреп, гоме­рен аларның үрнәгенә карап кора.

Камышлы районы Иске Усман авылында яшәүче Зәки­улла белән Фәйрүзә Гыйния­туллиннарның биш баласы да шулай, әти-әни үрнәгендә яши. Читать полностью

Талгату Туктаровичу Хузину присвоено почетное звание «Заслуженный строитель Самарской области»! / “Волгопродмонтаж” ачык акционерлар җәмгыятенең генераль директоры Тәлгать Туктар улы ХУҖИНГА “Самара өлкәсенең атказанган төзүчесе” исеме бирелде

12Генеральному директору ООО «Волгопродмонтаж» Талгату Туктаровичу Хузину присвоено почетное звание «Заслуженный строитель Самарской области» (постановление Губернатора Самарской области от 18.04.2016 № 91).
Читать полностью

“Яктылык” мәктәбе укытучысы Изидә ХУҖИНА: «Габдулла Тукайга»

f0486a1eb1205e0f0c860af8d1acd7ad_XLШигырьләрең безне өйрәттеләр

Туган телне ныклап сөяргә,

Белем диңгезендә йөзә-йөзә

Үрмәләргә биек үрләргә. Читать полностью

Саимә МОРЗАХАНОВА: «Артист булсаң, үрнәк бул»

469314Кайбер татар “йолдыз­ла­ры”ның киенүләрен тән­кыйть­ләп моннан берничә ел элек “Бердәмлек”тә язган идем инде. Менә тагын язарга булдым әле.

Татарстанның “Яңа гасыр” телеканалын яратып карыйм. Аеруча татарча концертларны калдырмаска тырышам. Күп җырчыларның моңы белән чын күңелдән ләззәтләнсәм, кайберләренең сәхнәдә тотышы, киенүе күңелемне кайтара. Иң кызыгы — сүзем яшь буын җырчылары турында түгел. Кайбер 50-55 яшьлек “йолдызлар” сәхнәгә ярымшәрә чыга башлады. Әллә үзләрен шулай яшәртәселәре киләме, әллә шуның белән тамашачыларны җәлеп итәргә телиләрме? Син кыска итәк, ачык түш белән түгел, моңлы тавышың, җырны үзенчәлекле башкаруың белән тамашачыны таң калдырсаң, булыр идең җырчы! Читать полностью

Яңа юнәлештә “Әйдәп баручы мәктәп”

Безнең мәктәп балалары әзерләнә.

Безнең мәктәп балалары әзерләнә.

2014 елның ноябрендә, II “Мобиль роботлар” өлкә турнирында Гали авылы укучылары җиңү яулап кайткач, өлкә мәгариф министрлыгының Төньяк-Көн­чыгыш идарәсе җи­тәкчесе Александр Николаевич Каврын үзенең приказы белән безнең уку йортын бу яңа юнәлештә “Әйдәп баручы мәк­тәп” дип игълан иткән иде. Шушы юлдан мәктәбебез эре адымнар белән атлап алга таба бара. Читать полностью

Оренбург өлкәсе татарларының “Яңа вакыт” газетасына – 25 яшь!

Редактор Яна Вакыт

Фәннүр Шәрифулла улы Гайсаров.

Хөрмәтле Фәннүр Шәрифулла улы, кадерле
“Яңа вакыт” газетасы хезмәткәрләре!

Оренбург өлкәсендә 1991 елда дөнья күргән “Яңа вакыт” татар газетасы данлыклы агалы-энеле Рәмиевлар нәшер иткән “Вакытъ” газетасының дәвамчысы булып санала. “Вакытъ”ка бүген — 110, ә менә “Яңа вакыт”ка 25 яшь кенә тулды. Шушы чирек гасыр эчендә “Яңа вакыт” Оренбург өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең йөзек кашына, көзгесенә, киңәшчесенә һәм таянычына әверелеп, бүген матбугат дөньясында, татар басмалары арасында лаеклы урын били.

Сезне, Фәннүр әфәнде Гайсаровны, газетаның алыштыргысыз мөхәррирен, барлык хезмәткәрләрен, штаттан тыш хәбәрчеләрен, басманың башында торган фидакарь милләттәшләребезне “Яңа вакыт”ның беренче саны чыгуына 25 ел тулу уңаеннан ихлас күңелебездән кайнар котлыйбыз һәм исәнлек-саулык, бәхет, шатлык-сөенечләр, халкыбызга хезмәттә яңадан-яңа уңышлар телибез.

Хөрмәт һәм ихтирам белән ут күршеләрегез — Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре исеменнән басманың баш мөхәррире Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.


 КОНТЕКСТ:

Татар “Таймс”ы

Депутатлар да туп уйнап үскән

Сулдан уңга - Самара шәһәр Думасы депутаты Валерий Барсук, Ильяс Бирюков, Евгений Конюхов һәм Альбина Мингалиева.

Сулдан уңга — Самара шәһәр Думасы депутаты Валерий Барсук, Ильяс Бирюков, Евгений Конюхов һәм Альбина Мингалиева.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә “Крылья Советов” футбол командасы капкачысы Евгений Конюхов укучыларга мастер-класс күр­сәтте.

Чараны Самара шәһәр Думасы, Совет районы адми­нистрациясе ярдәмендә “Яктылык” мәктәбе һәм шәһәр Думасы каршында эшләп килүче яшь­ләрнең иҗтимагый парламенты оештырган иде. “Яшь буын, гадәттә, танылган шәхесләрдән үрнәк ала. Шуңа да укучылар өчен шундый очрашулар оештырабыз. Бу балаларның үсешенә, аларның мөмкинлекләрен ачарга этәр­геч булып тора”, — диде яшьләр парламенты әгъзасы Диана Абрамушкина. Читать полностью