Туган телне ныклап сөяргә,
Белем диңгезендә йөзә-йөзә
Үрмәләргә биек үрләргә.
Синең әкиятләрең дә безне
Яшь чакларга алып
кайталар,
Һәм шундагы сихри
гүзәллекләр
Балачакны озынайталар.
Урманнарда йөргән
чакларымда
Килә Шүрәлеңне күрәсем,
Аның белән шунда бер
серләшеп,
Былтыр хәлен килә
беләсем.
Яшәргә дип дөньяга
килгәнсең
Табигатьнең күркәм
язында.
Җырларыңа кушылып
җырлар идем,
Уйнасаң бер моңлы сазыңда.
Җырларыңа еш әйләнеп
кайтам
Тынычландырырга күңелне.
И Тукаем! Онытып буламы
соң
Синең кебек бөек
шагыйрьне?!.
Хәтерләрдә безнең
һәрвакытта
Син яшь булып һаман
каласың.
Һәм бүген дә безне эшкә
өндәп,
Алгы сафта үзең барасың.
Изидә ХУҖИНА,
“Яктылык” мәктәбе укытучысы.
Самара шәһәре
Просмотров: 1411



